Татарстанда унынчы сыйныф укучыларын "бернинди искәрмәсез барысын да" биш көнлек хәрби әзерлек җыеннарына җибәрәчәкләр. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте.
"Бу безнең хәзерге заман ватанпәрвәрләрен тәрбияләүдә мөһим юнәлеш. Укучылар беренче тапкыр Калашников автоматын җыеп-сүтәргә, тезелеп басарга өйрәнә. Радиация, химикатлардан саклану, физик әзерлек. Һәр ел саен шактый кызыклы курслар үтә", дип чыгыш ясаган ул брифингта, бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.
Министр сүзләренчә, җыеннар Татарстан мәгариф министрлыгы һәм урыннардагы хакимиятләр белән "тыгыз бәйләнештә", "Авангард" "хәрби-патриотик" тәрбия үзәкләрендә узачак.
"Бүген шундый чираттагы курсны "Патриот"та башлап җибәрәбез", дигән ул.
2023 елның августында Татарстан хөкүмәт йорты хәрби хезмәткә чакырылу яшенә җитмәгән гражданнарны 2023-2024 уку елында хәрби хезмәткә әзерләүнең төп чаралары планын раслады. Бу документка ярашлы, Татарстан хакимият оешмалары, хәрби комиссариат, оешма җитәкчеләре, республика иҗтимагый берләшмәләре укучыларны хәрби хезмәткә әзерләүне, шулай ук мәгариф оешмаларында, яшьләр, балалар берләшмәләрендә хәрби- патриотик тәрбия эшен оештырырга тиеш.
- 1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) предметының програмы үзгәрде. Төп әйбер – "Башлангыч хәрби әзерлек" (НВП) кайтты. Ул 1990нчы елларда мәктәп програмыннан төшеп калган иде. 2024 елдан ОБЖ урынына югары сыйныфларда "Иминлек нигезләре" (ОБЗ) яки "Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау" (ОБЗР) дәресе кертелергә тиеш.
- Яңа кулланмага ярашлы, үсмерләр хәрби бүлектә биш көн дәвамында күнегүләр узарга тиеш. Малайлар – мәҗбүри, кызлар – "аерым бер билгеләнгән вакытта ихтыяри рәвештә" катнаша. Җыеннар мәктәпкә якын хәрби бүлектә яки "махсус оештырылган урыннарда" узарга тиеш. Анда аларны окоплар казырга, сафка тезелеп йөрергә, мылтыктан атарга, гранат атарга, сугыш кыры буйлап йөрергә, кан туктатырга һәм "атом төш шартлавы булганда ниләр эшләргә" кирәклеген өйрәтәләр.
- Мондый җыеннар уздыру турында Русия саклану министрлыгы һәм мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманнары 2010 елда ук чыккан иде. Ләкин бөтен мәктәпләр дә аларда катнашмады. 2023 елның язында, Украинада сугыш барган шартларда хәрби күнегүләрне мәҗбүри иттеләр һәм ата-аналар хәтта гаҗәпләнүләрен һәм ачуларын да белдерде.
- Майда биш көнлек җыеннар уздыру турында хисаплар җирле хакимият һәм мәгариф министрлыгына караган күп сайтларда чыкты.
- Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
- Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
- Узган елдан хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагы
Форум