Accessibility links

Кайнар хәбәр

8 мартта төрки телле балкарлар үзләрен Үзәк Азиягә һәм Казакъстанга сөргенлеккә җибәрүләрен искә ала


8 март – балкар халкының матәм көне. 1944 елда Совет берлеге җитәкчелеге балкар халкын "сатлыкҗан" дип гаепли һәм Үзәк Азия белән Казакъстанга сөрә.

Балкар активистлары сөргенлек корбаннары истәлегенә митинг уздыру өчен рөхсәт сораган, әмма хакимиятләр аларга Хәтер көненең рәсми чараларына кушылырга һәм шуларда катнашырга тәкъдим иткән. Бүген, 8 мартта Кабардино-Балкария республикасында яшәүчеләр сөргенлектә булган туганнарының каберләренә бара, ә өлкәннәр яшь буынга сөргенлектә башларыннан кичкәннәрне сөйли. Бу хакта "Кавказский узел" яза.

8 март – балкар халкының матәм көне. Алар Төньяк Кавказның төрки телле халыкларыннан берсе булган һәм Кабардино-Балкар АССРнда яшәгән. 1944 елда Совет берлеге җитәкчелеге балкар халкын "сатлыкҗан" дип гаепли һәм Үзәк Азия белән Казакъстанга сөрә.

"Кавказский узел" басмасы мәгълүматынча, сөргенлеккә җибәрелүчеләрне ике сәгать эчендә алдан әзерләнеп куелган Студебеккер машиналарына төйиләр һәм "Нальчик" тимер юл станциясенә китерәләр. Сөргенлек җирләренә 14 эшелон белән 37 713 балкар җибәрелә. Аларның 52 проценты - балалар, 30 проценты - хатын-кызлар, 18 проценты- ирләр була. Моннан тыш "советка каршы элемент" дип 478 кеше кулга алына. НКВДның өч кешедән торган төркеме ату оештырган булырга да мөмкин.

  • Аңа кадәр Сталин режимы 1943 елның ноябрендә карачайларны, 1943 елның 28-29 декабрендә калмыкларны, 1944 елның 23 февралендә чеченнар һәм ингушларны депортацияли. Кырымтатарлар өчен матәм көне – 18 май.
  • Бу халыклар берничә көн эчендә җирсез, тораксыз, бернинди дә хокуксыз калды. Дистәләгән ел алар сөрелгән урыннарыннан беркая да чыга алмады, телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүдән мәхрүм булды. Депортациянең беренче елларында халыкларның өчтән бер өлешеннән артыгы авырулардан һәм ачлыктан үлде.
  • 1991 елның апрелендә "золымга дучар булганнарның хокукларын торгызу" турында канун кабул ителде, әмма күп кенә кырымтатарлар кире ватаннарына кайта алмады, кайтканнары да, милек һәм үзбилгеләнү хокукларын торгыза алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG