"Җәзалауларга каршы такым" юристы Альбина Мөдәррисова "Аспекты" каналына "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең туганнары хокук яклаучылар белән элемтәгә бик бармый дип әйткән. Күптән түгел юристлар Баймакка килгән, әмма кайбер зыян күрүчеләрнең гаиләләре белән сөйләшә алмаганнар.
"Алар безне махсус җибәрелгән агентлар дип уйлады, янәсе без бу вакыйгаларда катнашканнарны ачыкларга телибез. Зыян китермәячәгебезне, ярдәм күрсәтергә килүебезне дәлилләү өчен күп көч куярга туры килде. Кешеләр җинаять эзәрлекләвеннән яки административ җәза бирелүдән курка", ди ул.
Мәсәлән, Башкортстанда гыйнвар аенда Фаил Алсыновны яклау чарасында катнашкан һәм ОМОН хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганнан соң үлгән Рифат Даутовның гаиләсе хокук яклаучыларның ярдәменнән баш тарткан.
"Аларны нык куркытканнар. Алар гаделлек эзләү һәм гаеплеләргә җәза бирүдән баш тарту хәерлерәк дип саный", дигән Мөдәррисова.
Шулай ук Баймакта үткән протестлардан соң кулга алынган Дим Дәүләткилдин юристлар ярдәмен ала алмаган. Әйткәндәй, Дәүләткилдиннең туганнары аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын сөйләгән иде. Аның авыр хәлдә булуы да әйтелде. Ә күптән түгел аны Уфа тикшерү изоляторында тоту вакытын озайттылар. Ул 17 июньгә кадәр изоляторда калачак.
"Аның янына адвокатларны кертмиләр, минемчә, аның белән нәрсәләр булуы турындагы мәгълүмат читкә чыкмасын өчен, аны нык күзәтәләрдер. Без адвокат җибәрдек, ул Дим белән очрашыр өчен берничә тапкыр тикшерү изоляторына килде, әмма җитәкчелек аны төрле сәбәпләр табып кертмәде. Без аңа бөтен документларны җибәрдек, бу хат барып җитте, тик аны Дим үзе алдымы икән - анысы зур сорау тудыра", дигән юрист.
Комитет шәхси иҗтимагый тикшерүен үткәрә. Бу дәлилләрне теркәп аларны тикшерүгә күрсәтергә булышачак диелә. "Без гаризалар һәм шикаятьләр язарга, дәгъвалар тапшырырга булышабыз, безнең ярдәм - бушлай. "Җәзалауларга каршы такым" җинаять эзәрлекләвеннән якламый, без көч кулланудан яклыйбыз", дип искәрткән Мөдәрисова.
- 7 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум