Казанның Вознесение тракты аша машина йөртүчеләрдән ничек акча алыначагын хәл итәләр. Әлегә анның суммасы билгеле түгел. Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
Сүз Җиңү проспектыннан алып М7 федераль трассасына кадәр дәвам итәчәк 8 км юл турында бара. Бүгенгә ике түләү юлы карала.
"М7 трассасыннан керүчеләрдән генә акча алырга мөмкинбез. Әгәр дә километрга карап санасак, бу юлдан баручы һәркем түләячәк. Хәзер исәпләү бара", диде ул.
Машина йөртүчеләрдән түләү ничек алыначагы май аенда гына билгеле булачак.
Вознесение трактының икенче өлеше түләүле юл булачагы турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйткән иде. Хәзергә бу юл төзелмәгән. Сәбәбе — финанс җитмәү. Фәрит Хәнифов сүзләренчә, 8 км юлны төзеп бетерер өчен 18 млрд сум акча кирәк. Шуның 9 миллиардын Мәскәүдән алырга телиләр. Хәзер федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барыла. Чыгымнарның яртысын Татарстан бюджеты һәм инвестордан җәлеп итәргә ниятлиләр.
Вознесение тракты төзелеше 2021 елда башланды. Ул 11,7 км озынлыктагы юл. Аны төзер өчен Татарстан рәсмиләре федераль бюджеттан инфраструктур кредитлар алды. 2022 елда 10,4 млрд сум өч объектка, шул исәптән Вознесение трактына бүлеп бирелде дип әйтелде.
Бүгенгә Вознесение трактының 3,8 км өлеше генә әзер. Аны 12 октябрьдә ачтылар. Юл Гвардия урамы белән Җиңү проспектын тоташтыра.
2023 елда Татарстанда 1,35 трлн сум салым җыелды.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республика керемнәренең 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчереләчәк дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум