Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурдагы мәхкәмәдә математик Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эшенең чираттагы утырышы узды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Чираттагы мәхкәмә утырышы 27 март көнне булачак. Мифтаховның хатыны Елена Горбань бу көнне хөкем карары да чыгарга мөмкин дип фаразлый. Шул ук вакытта галимнең адвокаты Елена Сидоркина "Азат иректән мәхрүм итү белән бәйле җәзадан кача алмас дип уйлыйм", диде. 

Бүген, 13 мартта Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка ачылган җинаять эше каралган чираттагы утырыш үтте.

Бүген элек Азат утырган Киров өлкәсендәге 17нче колониянең отряд җитәкчесе Алексей Костицыннан шаһит буларак сорау алдылар. Ул Мифтахов белән бергә камерада утырган Трушковның Азатка каршы күрсәтмәләр бирүен әйтте. Имеш Азат "теракт кылуларына" уңай фикер белдергән. Бу сөйләшүнең кайчан булуын җитәкче әйтә алмады.

Шулай ук ул Азатны "Русия җәмгыяте традицияләрен кабул итми иде, мәсәлән Җиңү көнен кабул итмәде", дип гаепләде. Мифтахов тоткыннар җиңү көнен бәйрәм итәргә бурычлымы дип сораган иде, мәхкәмә бу сорауны кире какты.

Бүгенге мәхкәмәдә яклау ягы ясаткан лингвистик экспертизаны да эш материалларына кушып куйдылар.

Чираттагы мәхкәмә утырышы 27 март көнне булачак. Мифтаховның хатыны Елена Горбань бу көнне хөкем карары да чыгарга мөмкин дип фаразлый.

Шул ук вакытта галимнең адвокаты Елена Сидоркина "Азат иректән мәхрүм итү белән бәйле җәзадан кача алмас дип уйлыйм", диде.

29 февральдә Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә ачылган яңа җинаять эше белән бәйле беренче утырыш үтте.

Тикшерү фаразынча, былтыр хулигалык турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк"дип әйткән. Хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйли.

"Террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә аны тагын ике елдан биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

  • 2023 елның 5 сентябрендә Кировның Первомайски мәхкәмәсе Азат Мифтаховны террорчылыкны аклау эше нигезендә кулга алган иде.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
  • Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG