Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Илья Яшинга "ят агент" тамгасы куймаган өчен 30 мең сум штраф карары чыгарды


Илья Яшин
Илья Яшин

Яшин үзе "минем өчен бу тамга — мәсхәрәләү", диде. "Оппозиционерларны үзләренең илләренә каршы эшләүдә, чит дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклауда гаеплиләр. Элек дәүләт безне халык дошманы дип игълан гына итә иде, ә хәзер оппозиция вәкилләре үзләренә үзләре тамга да салсын дип уйлап таптылар", ди ул.

Бүген, 14 мартта Смоленски өлкәсенең Сафонов районы мәхкәмәсе "ят агент" тамгасы куймаган өчен дип оппозиционер сәясәтче Илья Яшинга 30 мең сум штраф түләтү карары чыгарган. Бу хакта RusNews җиткерә.

Бу утырышта Яшин "оппозиционерларны үзләренең илләренә каршы эшләүдә, чит дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклауда гаеплиләр. Элек дәүләт безне халык дошманы дип игълан гына итә иде, ә хәзер оппозиция вәкилләре үзләренә үзләре тамга да салсын дип уйлап таптылар. Без җинаять эзәрлекләве, административ эзәрлекләү янаганга үзебез үзебезне халык дошманына тиңләштерергә тиеш" дип белдергән. Аның шушы сүзләреннән соң хөкемдар трансляциянең тавышын сүндереп куйган. Шулай ук RusNews язуынча, Яшинга "Хөрмәтле хөкемдар, мин болай да төрмәдә утырам, шуңа миңа әллә ни куркырдай әйбер юк", дигән сүзләреннән соң җаваплылык турында хәтерләткәннәр.

Яшин үзен Youtube-тан (Ирландия) килгән акчалар өчен ят агент дип табуларын, әмма реестрда үзен Украин агенты дип теркәүләрен искәрткән.

"Мине — Русия сәясәтчесен, Русия ватанпәрвәрен нәрсәгә нигезләнеп ят агент дип таптылар? Минем өчен бу тамга — мәсхәрәләү. Илемә, халкыма һәрчак тугры булдым, тугры булып калам да", дигән ул.

  • Былтыр "Медуза" Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат тарату" эше нигезендә 8,5 елга колониягә хөкем ителгән оппозиционер сәясәтче Илья Яшинга каршы яңа җинаять эше ачулары бар. Бу юлы "ят агент" бурычларын үтәүдән качу турында (Җинаять кодексының 330.1 маддәсе), дип хәбәр иткән иде. Басма искәртүенчә, Яшин социаль челтәрләрдәге постларына "ят агент" тамгасы куймаган һәм җинаять эше ачылуга шушы сәбәпче булырга мөмкин.
  • Аерым алганда оппозиционерның Telegram-каналында быел сентябрьдән октябрьгә кадәр чорда чыккан алты язма турында сүз бара. Бу постларның барысы да диярлек Русия президенты Владимир Путинга кагыла, дип искәртә "Новая газета Европа".
  • Русия Юстиция министрлыгы Яшинны "ят агент" дип 2022 елның июлендә игълан иткән иде.
  • Илья Яшин - сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе. "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG