Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Навальныйның үлеменә фикер белдергәндә аны фамилиясе белән атады


Алексей Навальный каберендә бюллетеньнәр. Русиядә президент саулавы үтте, 2024 елның 17 марты
Алексей Навальный каберендә бюллетеньнәр. Русиядә президент саулавы үтте, 2024 елның 17 марты

Навальныйның үлемен ул "күңелсез вакыйга" диде һәм аны чынлап та алмашу турында сөйләшүләрен әйтте. Тик Русиягә кире кайтмасын дигән шарт булган. Путин Навальныйны фамилиясе белән ул үлгәннән соң гына атады дип искәртелсә дә, аны 2013 елда, исән чагында да бер тапкыр исеме белән атаган булган.

Русия президенты Владимир Путин Мәскәүдә Кунак ишегалдындагы матбугат очрашуында оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлеменә фикер белдерде һәм аны фамилиясе белән атады.

Оппозиционерның үлемен ул "күңелсез вакыйга" дип атады һәм аны чынлап та алмашу турында сөйләшүләрен раслады. Әмма Навальный Русиягә кайтмаячак дигән шарт булган.

Путин әйтүенчә, Навальныйны Көнбатыш илләрендәге тоткыннарга алмашу фикерен аңа "кайбер хезмәттәшләре" әйткән, тик аларның президент хакимиятеннән булмавы искәртелә.

"Минем белән сөйләшкән кеше әле сүзен дә әйтеп бетерә алмаган иде, мин инде: "Мин риза", дидем. Тик, кызганыч, нәрсә булды, шул булды. Тик бер шарт белән әйткән идем: аны алмашсак, кире кайтмасын, утырсын шунда дидем", дип сөйләде Путин.

Элегрәк "Агентство" һәм инглиз телле мәгълүмат чаралары Русия Навальныйны, Америка журналисты Эван Гершковичны һәм Американың элекке морпехы Пол Уиланны азат итәргә әзер булуы турында әйтте.

Расланмаган мәгълүматларга күрә, шуның өчен Русиягә Германиядә гомерлеккә хөкем ителгән киллер Вадим Красиковны һәм "АКШта хөкем ителгән тагын нинди дә булса русиялене" бирергә тиеш булганнар. Красиков 2019 елның августында чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен гомерлеккә төрмәгә утыртылды.

Путин Навальныйны фамилиясе белән беренче тапкыр, ул үлгәннән соң гына атады дип искәртелде, әмма ул аны исән чагында да ким дигәндә бер тапкыр исеме белән атаган булган - 2013 елда. Иске язмага сәясәт белгече Евгений Минченко игътибар иткән. Гадәттә Путин Навальныйның фамилиясен әйтмәскә тырыша иде.

17 март, якшәмбе көнне Русиядә президент өчен тавыш бирүләр төгәлләнде. Бюллетеньнәрнең 99,75 проценты саналды, Путинның 87,29 процент җыюы билгеле булды.

Сайлаучылар Навальный каберенә аның исеме язылган бюллетеньнәр китерде, шулай ук тавыш бирү тартмаларына да аның исеме язылган бюллетеньнәрне салдылар. Мәрхүмнең тол хатыны Юлия Навальная да шулай эшләде. Ул Русиянең Берлиндагы илчелегендә урнашкан сайлау бүлгесендә тавыш бирде.

  • Навальный 16 февральдә "Полярный волк" аерым тәртипле колониясендә үлде. Үлем турындагы йомгаклавында әйтелгәнчә, янәсе ул табигый сәбәпләр белән үлгән. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтерделәр дип саный.
  • Навальный үлгәннән соң Русия һәм чит илләрнең шәһәрләрендә сәясәтче истәлегенә күп санлы чаралар үтте. Йөзләгән кеше тоткарланды һәм кулга алынды. Мәскәүдә Навальныйны җирләргә 16 меңнән артык кеше килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG