Алексей Навальныйның әнисе Людмила Навальная Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге колонияне улына тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәгән өчен мәхкәмәгә биргән булган. Лабытнанги шәһәре мәхкәмәсе аның дәгъвасын кире каккан. Бу хакта Коррупциягә каршы көрәш фонды башлыгы Иван Жданов хәбәр итте.
Административ эшне туктатуны мондый дәгъваны бары тик Алексей Навальный үзе генә бирә ала дип аңлатканнар.
Шулай ук Навальная дәгъвасында колония тарафыннан улының нинди хокуклары, ирекләре һәм канунлы мәнфәгатьләре бозылуы, шулай ук хокуклары бозылуга китергән сәбәпләр аталмаган дип белдергәннәр.
"Алексей медицина ярдәме күрсәтелмәве турында колонияләргә каршы күп тапкырлар дәгъвалар тапшырды. Аларны кире кактылар. Хәзер аны үтерделәр һәм мыскыл итә торган аңлатмалар белән туганнарының да дәгъваларын кире кагалар", дип искәртә Жданов.
- 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан.Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный.
- Навальныйның җәсәден әнисенә 24 февральдә генә тапшырдылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум