Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең асаба халыклары оешмалары демократик илләрне Русиядәге сайлау нәтиҗәләрен танымаска чакырды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар Русиядә узган президент сайлавын ирексез, гаделсез, канунсыз дип саный.

Русиянең асаба халыклары оешмалары Русия Федерациясе президентын сайлау турында белдерү кабул итте. Аны Русия асаба халыкларының халыкара комитеты, "Свободная Якутия", Ойрат-калмык халкы конгрессы һәм башкалар имзалаган.

"Бу "сайлаулар" шул ягы белән үзенчәлекле - аларда Владимир Путин Халыкара Җинаять мәхкәмәсе эзли торган халыкара җинаятьче сыйфатында да "сайланды". Путин идарә иткән елларда Русия репрессив тоталитар режимлы дәүләткә әйләнде, анда азатлык һәм демократия тулысынча юк булды. Кремль сайлауларны оятсыз фарска, хакимиятне алга таба да яулап алу чарасына әйләндерде, сайлаулар юлы белән хакимиятне алмаштыруны мөмкин булмастай диярлек дәрәҗәгә китерде", диелә белдерүдә.

Имза калдыручылар Русиядә узган президент сайлавын ирексез, гаделсез, канунсыз дип саный.

"Русиядәге "сайлаулар" Путин режимы Украинага каршы башлаган агрессив, басып алу сугышы барганда узды. Бу режим атом коралы янаулары куллана. Бу асаба халыкларга төзәтеп булмастай зыян салып кына калмыйча, бөтен кешелек иминлегенә яный", диелә белдерүдә.

Русия асаба халыклары оешмалары демократик илләрнең хакимият оешмаларын "Владимир Путинны Русия Федерациясенең легитим сайланган президенты дип танымаска" чакыра. Шулай ук "Путин режимының кешелеккә каршы халыкара җинаятьләрен" тикшерүне, бу җинаятьләр өчен материаллар җыюны һәм әлеге эшкә асаба халыкларның вәкилләрен җәлеп итүне сорый. Мөрәҗәгатьтә Русия асаба халыкларының хокуклары тупас бозылуы турында махсус парламент тыңлаулары уздыру да сорала.

  • Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте Русия президентын сайлау нәтиҗәләре белән бәйле чыгарган белдерүендә бу сайлауларны "рәвеш китерү" дип атады. Шулай ук "Голос" Русиянең күпчелек төбәкләрендә тавыш бирүләрне үткәрүдә канан бозулар теркәгән: канунсыз агитация һәм тавыш бирергә мәҗбүр итүләрдән алып, бюллетеньнәр ташлау һәм бер үк затларның төрле бүлгеләрдә тавыш бирүен ("карусель").
  • Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән кимендә 22 млн тавышны хәрәмләшеп биргән булулары бар.
  • Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG