Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы ике айда Татарстан бюджеты керемнәре арткан


Шул ук вакытта республикада җыелган салымнарның 65 проценты Мәскәүгә киткән.

2024 елның гыйнвар-февраль аен Татарстанның берләштерелгән бюджеты 8,1 млрд сум профицит белән тәмамланган. Февраль аенда керемнәрнең нык артуы күренә. Гәрчә, гыйнвар аенда бюджет дефициты 2,8 млрд сум тәшкил иткән иде. Республикада җыелган салымнар турында бүген Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Анфимова белдергәнчә, гыйнвар-февраль аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәре 69,2 млрд сум тәшкил иткән. Татарстан казнасына иң күп керемнәр физик затларның керемгә салымыннан (32%), табыш салымыннан (27%), оешмаларның милек салымыннан (15%), салым булмаган керемнәрдән (11%) һәм акцизлардан (10%) кергән.

Мәскәүдән күчерелгән финанслар 12,7 млрд сум тәшкил иткән.

Татарстанның чыгымнары, керемнәргә караганда азрак. Соңгы ике айда республика 61,1 млрд сум тоткан. Нәтиҗәдә, Татарстанның берләштерелгән бюджеты 8,1 млрд сум профицит белән бара.

Шул ук вакытта 2024 елның ике аенда Татарстанда 198,4 млрд сум салым җыелган. Шуларның 129,2 млрды — федераль үзәккә юлланган. Бу республика керемнәренең 65,1 проценты Мәскәүгә киткән дигән сүз.

2024 елның гыйнвар аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты дефициты 2,8 млрд сумнан артып киткән иде. Бу еллык дефицитның 40 проценты.

  • 2024 елда Татарстан берләштерелгән бюджеты кереме 467,4 млрд сум, чыгымнары – 491 млрд сум булыр дип көтелә. Еллык дефицит – 6,9 млрд күләмендә билгеләнгән. План нигезендә, Татарстан хакимияте еллык керем туплар өчен ай саен уртача 38,9 млрд сум җыеп барырга тиеш. Гыйнвар аенда бу күрсәткеч 12,1 млрд сумга азрак.
  • Ел башында Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов агымдагы ел Татарстан белән Башкортстан бюджетлары өчен яхшы ел булмаячак дип фаразлаган иде. Аерым алганда, ул җитештерү кимүенә, хезмәт хаклары артмавына, төзелеш базары төшәчәгенә әзер буларга кирәк диде.
  • 2023 елда Татарстан үз керемнәренең 846,7 млрд сумын Мәскәүгә юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG