Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар математигы Азат Мифтахов 4 елга хөкем ителде


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Ул кырыс тәртипле колониядә утырачак.

Татар математигы Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады.

Бүген, 28 мартта, Екатеринбур шәһәренең Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе галим Азат Мифтахов эшенә нокта куйды. Хөкем карары чыгарыр алдыннан аңа соңгы сүз бирелде.

Мифтахов чыгышында "дәүләткә карата мәхәббәт" уянмавы, дәлилләр фальсификацияләнгәне турында әйтте. Ул, киресенчә, дәүләтне террорчылыкта гаепләде.

"Дәүләт үзенең террорчы асылын күрсәтә, моны анархистларның соңгы президент сайлавы алдыннан "ФСБ — төп террорчы" шигаре күтәреп урамнарга чыгуы да әйтә. Хәзер без тышкы һәм эчке сәясәтнең үтерү һәм куркыту конвейерына барып тоташканын күрәбез. Мине террорчылыкны аклауда ялган шаһитләр белән дәлилләгән вакытта федераль каналларда дәүләт сәясәте белән риза булмаучыларны массалы төстә үтерергә чакырулар ишетелә. Дәүләт террорчылык белән көрәшәбез ди, чынлыкта исә дәүләтнең террорга үз монополиясен сакларга омтылуын күрәбез", диде ул.

Мифтаховның минут ярым чыгышыннан соң мәхкәмә хөкемдары Алексей Колесников аны туктатты һәм журналистларга төшерүне тыйды.

Яшь галим үз чыгышында Украина сугышын да телгән алган. Ул Русия солдатларын "империализм кораллары" дип атаган.

Тикшерү фаразынча, былтыр хулиганлык турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк"дип әйткән. Хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйли.

Азат Мифтахов
Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.
2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.
Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.
Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде.
Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш иде.
2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган — тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
2023 елның 5 сентябрендә Кировның Первомайски мәхкәмәсе Азат Мифтаховны террорчылыкны аклау эше нигезендә кулга алды.
Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, диде ул.
"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.
Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG