Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе элекке министр Әгъләм Садретдиновны азат итү турындагы карарны гамәлдән чыгарган


Аны иреккә чыгару карарын Югары мәхкәмәгә прокуратура шикаять иткән. Садретдиновны яман шеш белән авыруы сәбәпле азат иткәннәр иде.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Буа районының элекке башлыгы һәм Татарстанның элекке экология министры Әгъләм Садретдиновны азат итү турындагы карарны гамәлдән чыгарган. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хәбәрендә әйтелә. Яллап кеше үтерткән өчен сигез елга хөкем ителгән Садретдиновны азат итү карарын быел февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган иде, прокуратура моны шикаять иткән булган.

Элекке министрны иреккә чыгару мәсьәләсе узган елның октябрендә үк карала башлаган, дип хәбәр ителгән иде.

Яклаучысы Равил Туктаров ул чакта Садретдиновның яман шеш белән авыруын белдергән. Үз чиратында прокуратура вәкиле диагноз дөрес куелганмы, юкмы икәнен ачыклау өчен мәхкәмә-табиб комиссиясе үткәрүне сораган. Мәхкәмә дүрт ай буе әлеге экспертизаның әзер булуын көткән.

28 февральдә үткән утырышта 1нче тикшерү изоляторының дәвалаучы табибы хәзерге вакытта Садретдиновның хәле уртача авырлыкта, ул сигезенче тапкыр химия ала диде. Шулай ук ул прокурорның сорауларына җавап биреп, Садретдиновның чире аза бара һәм 1нче тикшерү изоляторында яман шешне дәвалау өчен җиһазлар юк дип белдерде. Бу вакыт эчендә аны дәвалау өчен республика клиник хастаханәсенә (РКБ) алып чыга торган булганнар.

  • 71 яшьлек Әгъләм Садретдинов 2020 елның җәеннән бирле тикшерү изоляторында, ә 2022 ел башында аңа хөкем карары чыкты. Аны яллап кеше үтертүдә гаепле дип таптылар һәм 8 елга хөкем иттеләр.
  • Тикшерүчеләр фаразынча, 2003 елның июлендә Әгъләм Садретдинов үзенә карата төрле оешмаларга еш зарланган Буа җәмәгать активисты Рәшит Садыйковны үтерүне оештырган. Тикшерү фаразынча, Садретдинов Казанның "Кварталлар" җинаять төркеме әгъзаларына 180 мең сум түләгән, алар Садыйковны Буадагы үз өенең бусагасында утлы коралдан атып үтергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG