1 апрельдә Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә шахтачыларны коткару эшләре төгәлләнде. Коткару эшләре тау токымнары кабат ишелү һәм коткаручыларга зыян килү куркынычы сәбәпле туктады. Җимереклекләр астында калган 13 кешене — шул исәптән Башкортстанның биш ир-егетен дә — һәлак булды дип таныдылар.
Һәр ай саен өйгә кайтып йөрде, графигы шундый — бер ай вахтада, бер ай өйдә
"Пионер" мәгъдәнлеге карый торган "Покровский рудник" ширкәтендә һәлак булган таучыларның гаиләләрендәге һәр әгъзага (әти-әнисе, тормыш иптәше, балалары) шахтачының бер еллык хезмәт хакы кадәр акча биреләчәк дип белдерделәр. Шулай ук ширкәт таучыларның балаларына балигъ булганчыга кадәр ай саен әтиләренең бер айлык хезмәт хакы кадәр акча биреп барачак.
Азатлык "Окно" бәйсез журналистлар сайтына таянып, Башкортстан таучыларының язмышын барлады. Аларны коткарып була алыр идеме?
Mkset мәгъдәнлектә җимерелгән тау токымнары астында калган Башкортстан шахтачыларының шәхесләре турында язма чыгарды. "Бу — Юрий Марков, Вадим Николаев, Ролан Шәрипов, Олег Симонов (дүртесе дә Сибайдан) һәм Эмиль Вәлиханов (Учалыдан)
"Эшеннән китәргә җыена иде"
"Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде. Бу — Русиядә алтын чыгаручы иң зур оешмаларның берсе. Мәгъдәнлек Урал тау-металлургия ширкәтенә карый.
Бу ике атна эчендә без көн саен менә аларны коткарырлар дип ышанып яшәдек
Эчтә 13 кеше калды. Шахта җимереклекләре астында калган бөтен эшчеләр дә монда вахта белән башка төбәкләрдән килеп эшләгән. Кайберләре — Байкал артыннан, кайберләре — Башкортстаннан.
30 яшьлек Ролан Шәрипов Ерак Көнчыгышка киткәнче Сибай тау баету комбинатында эшләгән. Соңгы елларда ширкәттә проблемнар башланган: хәзер аны республика карамагына биреп, инвестор табарга телиләр. Таучыларның күбесе башка төбәкләргә эшкә китә: Шәрипов башта Алтай төбәгендә эшли, аннары "Пионер"га күчә.
– Әйе, төрле төбәкләрдә эшләде, — ди Ролан Шәриповның әнисе Эльвира. — Кеше үзенә кайда әйбәт, шуны эзли. Улым анда зуррак хезмәт хакы өчен китте. Эшеннән зарланмады, иминлек техникасына бәйле яки башка проблемнар турында сөйләмәде. Гомумән, эше турында сөйләми иде. Һәр ай саен өйгә кайтып йөрде, графигы шундый — бер ай вахтада, бер ай өйдә.
— Соңгы вахтасын эшләп, бөтенләй китмәкче иде, — дип сөйли Роланның туганы Родион Шәрипов. — Иминлек техникасы бозыла дип әйткәне булмады. Үзем генә интернетта укыдым, мәгъдәнлектә ярык барлыкка килгәнен, алар аны болай гына ябыштырып куйган. Әмма боларны тикшерү әйбәтрәк күрсәтер дип уйлыйм.
20 мартта "Амур.Лайф" басмасы Ролан Шәриповның әтисе сүзләрен бирде. Ир сөйләвенчә, ул 15 мартта — казага өч көн кала — киткән булган. Өйдә хатыны һәм ике баласы калган. Шәрипов беренче сменага чыккан көнне үк мәгъдәнлек җимерелгән. Роланның әтисе дә — тәҗрибәле шахтачы. Улының исән калуын "50гә 50" дип бәяли, җир асты сулары шахтаны баскандыр дип фаразлый.
"Пионер" шахтасы җимереклекләре астында ятучы Башкортстан эшчеләренең туганнары үзләренә хакимияттән игътибар булмавын белдерде. Мәсәлән, берсенең хатыны "АиФ" басмасына мәгъдәнлек белән бәйле бөтен яңалыкларны медиадан беләм, республика хакимиятләре безнең белән элемтәгә чыкмады диде.
Ролан Шәриповның хатыны һәм мәктәп яшендәге ике улы калган.
Күмәргә булса да бирегез. Каберенә барып йөрер өчен.
— Бу ике атна эчендә без көн саен менә аларны коткарырлар дип ышанып яшәдек, — ди Эльвира Шәрипова. — Әмма өметләр өзелде. Хәзер иң мөһиме аларны табып, безгә күмәргә бирүләре. Күмәргә булса да бирегез. Каберенә барып йөрер өчен. Карагыз, коткару эшләрен тәмамладылар, вакыт узу белән аларны онытачаклар. Беркем дә берни дә эшләмәячәк. Шушы көннәрдә ширкәт җитәкчелеге безгә берни хәбәр итмәде, бернинди мәгълүматыбыз юк иде.
— Кая җибәрәләр, шунда эшли, — дип сөйләгән "Известия"гә тагын бер шахтачының абыйсы. — Ул эшкә дип китте, чөнки карадгы авылда яши, эш юк, акча юк, кайда туры килә, шунда эшлибез. Аның хатыны, асрамага алынган баласы бар. Авылда нишләмәк кирәк? Ничек булдыра алалар — шулай исән калырга тырышалар.
"Кайгы уртаклашмагыз"
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ике атна дәвамында таучылар булган өлешкә турылап җирне бораулады. Бу скважинада коткаручылар видеокамералар төшермәкче булды. Төшергәч шуңа тап булдылар: аста — су.
Юра исән. Үземне берни эшли алмастай көчсез итеп тоям. Тәмуг бу. Әмма ни генә булмасын, могҗизага ышанам.
Башкортстаннан Кристина Маркова ире Юрийны коткаруга өметләнгән.
— Коткару эшләрен туктаткач та, мин кайгы уртаклашуны тыям, — ди Маркова. — Аларның үлеменә ышанмыйм. Юра исән. Үземне берни эшли алмастай көчсез итеп тоям. Тәмуг бу. Әмма ни генә булмасын, могҗизага ышанам.
Сибайдан тагын бер таучы Вадим Николаевның туганы казада ширкәт җитәкчелеге гаепле дип саный. Ул Сhange.org сайтында петиция чыгарды. "Русия президенты Владимир Путиннан Амур өлкәсендәге "Пионер" шахтасыннан шахтачыларны коткару белән бәйле хәлне контрольгә алуын сорыйм. Телевизордан алдыйлар. Чынлыкта булганча сөйләмиләр. Вакытны әрәм итәләр, кешеләр үләргә мөмкин, зинһар, булышыгыз. Вакытны нигә сузарга?"диелгән мөрәҗәгатьтә.
— Кеше гомеренә төкереп карыйлар, — ди Башкортстанда яшәүче хатын. — Гаепле кешеләр җавап бирергә тиеш, гәрчә безнең туганнарны инде кайтарып булмаса да. Ни өчен алар эшләрне 27 мартта туктатты? Берни эшләмәделәр! Вакыт узып китте, кешеләрне коткара алырлар иде дип уйлыйм. Яки аларның гәүдәләрен булса да таба алырлар иде. Хәзер моңа да өмет юк.
Туфрак күчеп йөрү сәбәпле коткару чарасын унынчы көнне туктатып тордылар. Коткаручылар шахтага төшәр өчен дүртенче кое чокымакчылар иде, әмма токым кабаттан бәреп чыгу куркынычы булганга бу эшне кичектерделәр.
Бер таучының туганы Ксения кое казырга түгел, җимерекләрне араларга иде дип саный. Шул ук вакытта ул ирләр шахта җимерелү белән беренче сәгатьләрдә үк һәлак булганнардыр дип уйлый.
— МЧС скважина чокыды, беркемне дә казып чыгармады, бер нәрсә дә эшләмәде. Кое казып, анда камера төшерәбез дип өметләнделәр. Камера кешеләрне табар, аларга шушы кое аша дарулар, ризык төшерәбез диделәр. Башта бер кое казыдылар, аннары — икенчене, өченчене. Хәзер сигезенчене казыйлар. Бөтенесендә бозлы кызыл балчык чыга. Бәлки, мин дөрес фикер йөртмимдер, ләкин аларга җимерекләрне араларга кирәк иде. Коткаручылар тулы көчкә эшләмәде. Шахтачыларның беренче көнне үк үлүләрен аңлыйлар иде. Алар бу коеларны анда беркемнең дә юклыгын, су тулганын раслар өчен казыды. Ирләрне коткарып та булмагандыр. Алар җимерелү белән беренче минутларда ук үлгәндер дип өметләнәм. Ачлыктан, салкыннан интегеп үлүләре турында уйлыйсым килми, — дип сөйләгән ул Газета.Ру басмасына.
"Бер гади кешене гаепләп куячаклар"
Казадан соң "Пионер"ның идарәче мөдире Алексей Бирюковны кулга алдылар. Тикшерү фикеренчә, Бирюков шахтадагы эшләр су белән тулы карьер янында барганын белгән, әмма суны суыртып чыгаруны оештырмаган. Су карьерның бер диварын җимергән, нәтиҗәдә туфрак ишелгән. Моннан тыш, Ростехнадзорның Ерак көнчыгыш идарәсенең Амур өлкәсендәге куркыныч җитештерү объектларын күзәтү бүлеге җитәкчесе урынбасарын һәм баш инспекторын ике айга кулга алдылар. Шулай ук "Пионер" мәгъдәнлеге баш инженеры да ике айга кулга алынды. Аларга карата "Ваемсызлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.
Тау токымында кызыл балчыклы урыннар булган, алар туфрак басымы астында ишелгәндер дип саный тау инженеры Илья Гребенюк. Аның сүзләренчә, әгәр таучылар шахта җимерелү белән исән калган булсалар да, аннары анда кислород бетә, чөнки коелардан боз һәм кызыл балчык чыгу җилләтү системының бозылуы турында сөйли.
Эксперт фикеренчә, таучыларның җәсәдләрен коткаручыларга куркыныч янамаганда да чыгара алачаклар. Белгечләр токым үрнәкләрен тикшерергә һәм алдагы эшләрне проектларга тиеш: җимерекләрне чистарту, җир астындагы юлларны ремонтлау яки яңа юллар салу, экспертиза. Бу эшләр бер елга сузылырга мөмкин. Әмма гамәлдәге юллар тиешле дәрәҗәдә имин булмаска мөмкин, димәк, яңа систем төзергә туры киләчәк, ә таучыларның җәсәдләрен таба алмаячаклар.
Русия күмерчеләре һөнәр берлеге рәисе Рубен Бадалов шахтадагы каза өчен җаваплылыкны бер гади кешегә аударып калдырачаклар дип уйлый.
— Бу — алтын мәгъдәнделеге, кешеләр анда килешү төзеп эшли. Барысы да тау эшендә белгеч булмаска да мөмкин. Экстремаль шартларда белгечләргә дә исән калу авыр, ә инде белгеч булмаганнарга... Әлбәттә, алар урамнан килгән кешеләр дип әйтергә ярамый. Кимендә эш тәҗрибәсе, махсус белем кирәк. Шул ук вакытта канунсыз хезмәт очраклары да бар. Берәр гади кешене гаепләп куярлар, чөнки кайчак тикшерү бөтенләй икенче якка таба борыла, ә турыдан-туры гаепле кешеләр җаваплылыктан кача, — дигән Бадалов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум