Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышеваның мәхкәмә утырышы ябык форматта узачак


Лилия Чанышева. Архив фотосы.
Лилия Чанышева. Архив фотосы.

8 апрель көнне Лилия Чанышеваның мәхкәмә утырышына кешеләр кертелмәячәк. Шул ук көнне активист Рөстәм Мөлековның да эше каралачак.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе 8 апрельдә активист Лилия Чанышеваның җинаять эше нигезендә шикаятьне караячак. Мәхкәмә утырышы ябык булачак. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәтенә сылтанып "Ъ-Уфа" яза. Шул ук көнне активист Рөстәм Мөлековның да эше каралачак.

Әлеге вакытта Лилия Чанышева Уфаның 1нче санлы тикшерү изоляторында тотыла.

Тоткынның ире Алмаз Гатин Лилия соңгы дүрт айда Пермь өлкәсендәге Березняки саласында урнашкан 28нче колониядә каты авырды дип әйтте RusNews-ка.

— Лилия авырды, сәламәтлеге нык какшады, аңа соңгы дүрт ай авыр бирелде. Изоляторга аңа ризыклар бирә алдым. Хатынымны 9 февральдән бирле күрмәдем. Ничек аны хәле — белмим. Әмма ул нык торырга тырыша, — дип сөйләде Алмаз Гатин. — Аны Уфаның 1нче тикшерү изоляторына 4 мартта китерделәр. Самардагы кассация мәхкәмәсе карары белән моңа кадәр чыгарылган апелляция карарлары юкка чыгарылды. Уфада яңа апелляция каралачак. Прокуратура аңа мәхкәмә чыгарган карар белән риза булмады. Минем хатыным гаепле түгел. Лилиянең эше тарихта калачак. Ул юридик институтлар кысаларында гына карала торган эш түгел. 8 апрельдәге чыгарылган карар белән тагын меңләгән кешеләрнең язмышы хәл ителәчәк.

Алмаз Гатин мәхкәмәгә кешеләр күпләп килергә, Лилия Чанышевага теләктәшлек белдерергә тиеш дип саный.

  • 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде. Ул Пермь өлкәсенең Березняки бистәсендә урнашкан 28нче колониягә этап белән җибәрелде.
  • Баш прокуратура Лилия Чанышевага карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады. Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды.
  • 4 мартта Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Навальныйның Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул итте.
  • Чанышева, Мөлеков һәм аларның адвокатларының гаепләү карарын гамәлдән чыгару мөрәҗәгатен мәхкәмә кире какты.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG