Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәүнең дару белән тәэмин итмәвен Русия Конституция мәхкәмәсенә шикаять иткән


Даруханә
Даруханә

Моңа кадәр республикада сирәк авырулар белән интергүчеләр дару ала алмауга зарланып килде.

Татарстан Дәүләт шурасы төбәкләрнең сирәк (орфан) авырулардан интегүче кешеләрне дару алырга мәҗбүр итүенә каршы чыккан. Республика парламенты "Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы" федераль канунны тикшерүне сорап Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта шикаять белән танышкан "Ведомости" хәбәр итә.

Татарстан мәнфәгатьләрен мәхкәмәдә республиканың Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин яклаячак. Шикаятьтә язылганча, бүген төбәк бюджеты хисабына кыйммәтле дарулар сатып алырга мәҗбүр итүдән файда юк, чөнки мәхкәмә карарыннан соң да төбәкләр аларны дәвалау белән тәэмин итә алмый. Бу уңайдан, 2021-2022 елларда мәхкәмә эшләре ике тапкырга арткан.

Дәүләт шурасы фикеренчә, бюджет дефициты хөкем сөргән төбәкләрдә авырулар хокукы тиешенчә яклана алмый. Моннан тыш, бу төбәкләр арасындагы миграциягә китерә, чөнки гаиләләр дару алып булган башка шәһәргә күчеп утыра. Мисал өчен, арка-мускул атрофиясе белән интегүче 19 яшьтән өлкәнрәк авырулар башка төбәккә күчәргә мәҗбүр булган, диелә. Әлеге авыруларга дәвалану өчен дөньяда иң кыйммәтле даруларның берсе — "Спинраз" препараты кирәк. Аның бәясе якынча 5,13 млн сум тора.

Татарстан бу вазифаны федераль бюджет үз өстенә алырга тиеш дип саный.

Хәзерге вакытта Мәскәү 11 авырудан дәвалау өчен финанслар бүлеп бирсә, төбәкләр 17 авырудан интегүчеләргә дарулар сатып алырга тиеш. Соңгы елларда Татарстан бюджетында дарулар белән тәэмин итүгә 1-1,7 млрд сум бүлеп бирелгән.

Русия финанс министрлыгы "Коммерсантъ"ка белдергәнчә, орфан авырулары белән көрәшүчеләр чыгымнарын федераль дәрәҗәгә күчерү дару белән тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләрнең бүленешенә каршы килә.

Соңгы елларда Татарстанда сирәк очрый торган авырулардан интегүчеләр республиканың дару белән тәэмин итмәве турында шикаятьләр ешайды. 2020 елда Резеда Аптеева ике яшьлек кызын Татарстан бюджеты хисабына дәвалый алмавын белдергән иде. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы үз вазифасын үтәргә ашыкмады, хәтта мәхкәмә карары да ярдәм итмәде. Бу хакта ул Азатлыкка сөйләгән иде. Соңрак матбугатта әлеге тема киң колач җәйгәч, Татарстан түрәләре Резеда Аптеевага ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

2020 ел ахырында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Әмирә Әхмәтованы дару белән тәэмин итү карарын Югары мәхкәмәдә шикаять итте. Әмирә бик сирәк авырудан интегә, Русиядә андый ике генә бала бар. Ул балаларның бавыр эшчәнлеге дөрес булып, үт суы бүленеше дәвам итсен өчен, көн дә билгеле бер вакытта "Орфакол" даруын эчәргә кирәк. Даруның еллык курсы 16 миллион сум тора. Әлегә алар бу дару белән хәйрия фондлары ярдәмендә тәэмин ителде.

2022 елда Сәламәтлек саклау министрлыгы Әмирә Әхмәтовага дару алу бурычын хәйрия фондына йөкләнелүе хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG