Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан укучылары өчен татарча Qazan Quiz уеннарында 300ләп укучы катнашты


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чара "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында үткәрелде.

15-16 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында "Qazan Quiz" дип аталган белем бәйгесе уеннары узды. Анда Казан мәктәпләреннән 300ләп укучы катнашты, дип хәбәр итә Дөнья татар яшьләре форумы үзенең Telegram-ында.

Укучыларга татар теле, әдәбият, мәдәнияткә бәйле сораулар, биремнәр тәкдим ителде. Җиңүче командалар исә соңрак узачак "Qazan Quest" уенында катнашачак. Ул Казанны белү һәм Казанның татар урыннарын билгеләүгә багышланачак, дип форум.

Әлеге чаралар 26 апрель көнне узачак "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында үткәрелә. Аны Дөнья татар яшьләре форумы оештыра. Җиңүчеләр шулай ук "Мин татарча сөйләшәм" концертында бүләкләнәчәк.

Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе беренче тапкыр Казан кирмәнендә узачак. Ел да уза торган бу чараны быел кайда үткәрү турында бәхәсләр узган иде, аны Казан циркы янында үткәрү тәкъдиме интернетта тәнкыйтьләнде.

  • "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле үткәрелә. Башта ул милли активистлар көче белән үткәрелгән иде, соңгы елларда ул Татарстан дәүләт програмына кертелгән.
  • Акция кысаларында төрле елларда "Татар дозор", мәктәпләрдә "Мин татарча сөйләшәм" чаралары үткәрелә иде. Аның максаты – мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында татар теле әһәмиятен алга сөрү.
  • Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук рәхмәт хатлары бирелә. Узган ел "кара исемлеккә" "Иске шәһәр" префектурасы һәм IT-парк керде.
  • Чара быел аны үткәргән Дөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе, Райнур Хәсәнов җитәкчелегендә уза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG