Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды


Райнур Хәсәнов
Райнур Хәсәнов

Ленария Мөслимова форум җитәкчелегеннән китүен утырышта башка эш юнәлешен сайлау белән аңлатты.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе булып IT-белгече Райнур Хәсәнов сайланды. 15 декабрь көнне Казанда узган Дөнья татар яшьләре форумы шурасы утырышында аның өчен тавыш бирделәр. Яшьләр Татар конгрессы бинасында җыелды, онлайн катнашучылар да күп булды.

Ленария Мөслимова форум җитәкчелегеннән китүен "төрле хәлләр" һәм башка эш юнәлешен сайлау белән аңлатты һәм вазифаны вакытлыча башкаручы итеп Райнур Хәсәновны тәкъдим итте. Шура әгъзаларының күпчелеге аны хуплап тавыш бирде.

Утырышта форумның соңгы елларындагы эшчәнлегенә тәнкыйди сүзләр дә яңгырады, форум эшчәнлеген активлаштыру кирәклеге әйтелде. Яшьләр Хәсәнов намзәтен хуплады, ул татар проектларын IT-юнәлешендә уңышлы алып барыр дигән өмет сүзләре әйтелде.

Чарада Дөнья татар яшьләре форумының киләсе зур җыены 2024 елның август аенда узачак диелде.

Райнур Хәсәновка 23 яшь, ул Башкортстаннан, Казанда урта һәм югары белем алган. IT-белгече, хәзерге вакытта КФУ магистратурасында укый. Соңгы елларда Татар яшьләре форумында актив эшчәнлек белән шөгыльләнә, аерым алганда, Ачык университет проектының кураторы булып тора.

  • Ленария Мөслимова Дөнья татар яшьләре форумы белән 2019 елның июннән бирле җитәкчелек итте. Ул форумның элекке рәисе Тәбрис Ярулинның кинәт киткәннән соң башта шура утырышында вакытлыча рәис вазифаларын башкаручы булып, соңрак форумда рәис буларак сайланды.
  • 2019 елда Тәбрис Яруллин Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән Тәбрис Яруллин барлык иҗтимагый вазифалардан китүен һәм Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда катнашмаячагын белдергән иде. Ул моны үз теләге белән аңлатса да, җәмәгатьчелек моңа ышанмады. Форум шурасы Миңнехановка ачык хат белән чыкты, интернетта "Мин/без Тәбрис Яруллин" дигән өндәмәләр таратылды.
  • Азатлык сөйләшкән белгечләр дә Ярулинны вазифасыннан китүе басым буларак бәяләгәде. Форумның элекке рәисе Руслан Айсин "Ярулинның активлыгын киметергә теләп аны эштән алдылар дип фаразлап була" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG