Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышта яраланган Башкортстан "срочнигына" компенсация түләүдән баш тартканнар


Мәхкәмәсе фикеренчә, армиягә алынган солдатның “махсус хәрби операция”гә җибәрелүе канунга каршы килми.

Самар шәһәрендә алтынчы кассация мәхкәмәсе Башкортстаннан армиягә алынып, сугышка эләккән һәм анда яраланган егеткә компенсация түләттерүдән баш тарткан. Бу хакта мәхкәмәнең карарында әйтелә.

2021 елның июнендә Әлшәй районыннан Вил Хәкимов армиягә чакыртып алына. Ул Тамански дивизиясенең 15нче мотоукчы полкында хезмәт иткән. 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп кергәннән соң аны сугышка җибәрәләр.

Озак та үтми аның БТРына снаряд төшеп ул яралана. Егет операция кичерә. Соңрак аны яраксыз дип Русия хәрби көчләреннән чыгаралар һәм инвалид дип таныйлар.

Вил Хәкимов хастаханәдә дәваланган вакытта аның әнисе хәрби прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Хәкимовның сугышка җибәрелүе хата аркасында килеп чыкканын таныйлар. Шуннан соң ул Русия саклану министрлыгыннан рухи зыян өчен 2 млн сум компенсация таләп иткән. Егетнең әнисе армиягә алынучы солдатның сугышта катнашуы белән риза түгел. Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе 900 мең сум түләтү карары кабул итә. Соңрак Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу карарны үз көченнән чыгара. Самарның алтынчы кассация мәхкәмәсе дә Вил Хәкимовны якламаган.

Самар мәхкәмәсе карарында әйтелгәнчә, армиягә алынган солдатның "махсус хәрби операция"гә җибәрелүе канунга каршы килми. Моннан тыш, мәхкәмә Вил Хәкимовның яралануы хәрби бүлек җитәкчеләренең хатасы белән бәйле булуына дәлилләр китерелмәде дип санаган.

  • Ике ел элек 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операция"дә бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
  • 2022 елның апрель уртасында баткан "Москва" крейсеры экипажы арасында да "срочниклар" булуы ачыкланды.
  • 1 апрельдән Русия армиясенә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Русия гаскәренә 150 меңләп кеше, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстаннан 9 мең кеше чакырылачак.Русия баш штабы армиягә алынучылар Украинадагы сугышка җибәрелмәячәк дип ышандыра. Белгечләр моңа бик ышанмаска чакыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG