Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "урыс фәне" турында сөйләшергә җыелдылар


Александр Дугин
Александр Дугин

Анда фәлсәфәче Александр Дугин, православ миллиардеры Константин Малофеев чыгыш ясады.

Хакимият яклы фәлсәфәче Александр Дугин фашизм, сепаратизм һәм милләтчелек белән көрәшергә чакырды. Бу хакта ул бүген Казан федераль университетында узучы Дөнья урыс халкы соборының Урыс фәнни форумында белдерде. Аның сүзләрен "Татар-информ" дәүләт агентлыгы китерә.

"Чын милләтчелек, фашизм һәм сепаратизмны эзлекле рәвештә тәнкыйтьләргә кирәк, чөнки бу әйберләр бар. Ул куркыныч тудыра, без аның белән көрәшергә тиеш", диде ул.

Дугин үз чыгышында фәндә нинди кыйммәтләрне алга сөрергә кирәклеге турында сөйләгән. Аныңча, һуманитар фәннәрне "эпистемологик суверенлыкка" тикшерергә кирәк. Моның өчен ул "традицион кыйммәтьләрне, тарихи мәгърифәтне һәм Русия президентының дөньяга карашларына бәйле чыгышларын" нигез итеп алырга чакырды.

Дөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары, православ миллиардеры Константин Малофеев исә, "урыс фәне"ндә читтән кертелгән һәм "Русиянең фәнни суверенитетына комачау иткән" әйберләрне аера белергә кирәк дип белдергән. Шулай ук ул Русиядәге югары уку йортларын халыкара рейтингларга кертүчеләрне "Русия яшәве өчен безгә каршы көрәшүчеләр" дип атаган.

  • Александр Дугин – "урыс дөньясы" идеологларының берсе, ул Русия гаскәрләрен Украинага кертү һәм аның бөтен җирләрен оккупацияләүне яклап чыгыш ясады. Дугин фикерләре Кремль сәясәтенә йогынты ясый дип саныйлар.
  • 2022 елның 20 августында Мәскәү янында фәлсәфәче Александр Дугин кызының машинасы шартлады. Дарья Дугина да әтисенең фикерләрен уртаклаша һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә иде. Әтиле-кызлы Дугиннарны Британиянең чикләүләр исемлегенә керттеләр.
  • Константин Малофеев — Дөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары, "Царьград" телеканалына нигез салучы, православ миллиардеры. Соңгы елларда ул Казанга сәфәрен ешайтты. 2023 ел ноябрендә Казан руханилар семинариясенең 300 еллыгын билгеләп үтүдә катнашкан иде.
  • 2019 елда Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады һәм һәйкәл кую чыгымнырының яртысын үз өстенә алачагын белдерде. Татарстан бу фикергә каршы чыкты. 2023 елда Әстерханда Явыз Иван һәйкәле әзер булуы һәм Татар бистәсе янында чиркәү төзелүе хәбәр ителде.
  • 2023 елда Себер ханлыгы башкаласы булган Искердә, нәкъ шәехләр һәм ханнар җирләнгән каберләр янында, билгесез кешеләр тәре кадап киткән. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу вакыйгалар артында татарга каршы сәясәт һәм "Мирас" оешмасы шурасы рәисе, Искер белән шөгыльләнүче Луиза Шәмсетдиновадан үч алу ята дип саный. Ул Шәмсетдинованың православ миллиардеры Константин Малофеев белән каршылыкта торуын әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG