Явыз Иванга бюст шәһәрнең тарихи үзәгендә, Совет урамында урнашкан йорт ишегалдында тора. 13 июль көнне ул православ йола нигезендә "изгеләштерелде".
Шәһәр идарәсе һәйкәлне җәмәгать урыннарында куярга әлегә рөхсәт бирмәгән. Һәйкәл кую инициаторы Әфган сугышы ветераны Сергей Голов белдергәнчә, хәзерге вакытта шәһәр хакимияте белән сөйләшүләр алып барыла, һәйкәл язмышы губернатор каршындагы махсус шурада каралачак диелә. Ул үзе һәйкәлне Әстерхан кирмәнендә урнаштырырга тәкъдим итә.
Һәйкәл торган ишегалды капкасы йозакка бикләнгән, гадәттә ул ачык торган дип яза җирле "Инфоштаб" басмасы.
Әстерхан ханлыгын басып алган Явыз Иванга бюст Голов җитәкчелегендәге Әстерхан өлкәсенең Ветераннар һәм башка иҗтимагый оешмалар координация шурасы дигән оешма тәкъдиме белән ясалган. Ул Краснодар меценаты Михаил Сердюков остаханәсендә әзерләнгән. Аның сыннарны Русия Украинадан тартып алган җирләргә дә җибәрүе мәгълүм.
Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимнәре моңарчы да яңгыраган иде. Әлеге мәсьәлә кимендә 2016 елдан бирле күтәрелеп килә. Ул чакта моны монархистларның "Великая русская империя" ("ВеРИм") оешмасы күтәреп чыкты. Әмма шәһәр мэры Алена Губанова бу бәхәсле нәрсә, бездә төрле халыклар яши, шәһәргә ул кирәкми дип каршы чыкты.
2019 елда бу мәсьәләне "Царьград" ширкәтләр төркеменең мөдирләр шурасы рәисе, Бөтендөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары Константин Малофеев күтәреп чыкты һәм һәйкәл кую чыгымнырының яртысын үз өстенә алачагын да белдерде.
Ул вакытта Һәйкәл кую тәкъдименә кайбер татар оешмалары, җәмәгать эшлеклеләре каршы чыкты. Шуларның берсе Мөслим Юнысов, Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсенә тыкшынуны сорап, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта киңкүләм мәгълүмат чараларында өч ай чамасы барган бәхәсләрдән соң, төрле милли азчылыклар оешмалары җитәкчеләре, галимнәр катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүе дә уздырылды. Шуннан соң бу мәсьәлә тынган кебек булды.
Чынлыкта һәйкәлне урнаштырырга теләүчеләр уңай вакытны гына көткән кебек. Һәрхәлдә, Мөслим Юнысов шулай дип саный.
"Үзегез беләсез, халык куркытылган. Авыз ачып нидер әйтергә шүрли. Шунда ук утыртып куюлары бар. Бюстны урнаштырырга теләүчеләр моны яхшы аңлый", ди ул Украинада барган хәлләргә ишарәләп.
Юнысов Явыз Иванның яңа бюстын медиадагы фотолардан күргән.
"Әстерхан шәһәрендәге Гужвин проспектында төрле билгеле кешеләр бюстлары куелган. Эстетик ягын, үлчәмен караганда Явыз Иванныкы да нәкъ шуларга тәңгәл китереп эшләнгән. Барысы да алдан уйланылган һәм куярга вакытны гына көтәләрдер", ди ул.
Явыз Иван бюстының инде әзер килеш бер ишегалдында торуы турында Азатлык сорашкан татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең күпчелеге белми булып чыкты. Шул ук вакытта алар Александр Невский исемендәге зур чиркәүең Әстерханның Татар бистәсенә терәп диярлек төзелүенә аптырауларын әйтте.
Чиркәү шәһәрнең башка бер урынында төзелергә тиеш булса да, тарихчылар, краеведлар тавыш куптаргач, аны башка урынга күчерергә булалар. Һәм ни гаҗәп, күпмедер вакыттан соң чиркәүне нәкъ Татар бистәсе янында Бакинская урамында сала башлыйлар. Хәзер анда кызу төзелеш эшләре бара.
Әстерханнан төбәкне өйрәнүче Наил Бәширов Азатлыкка әйтүенчә, тарихи яктан караганда, Әстерханда Татар бистәсе җирләре элек зуррак булган, хәзер аны кечерәйткәннәр. Шуңа чиркәү татар бистәсендә түгел, ә урамның икенче ягында төзелә кебек килеп чыга.
Инде Үзәк мәчет тә Татар бистәсе җирлегенә керми. Наил әфәнде әйтүенчә, бу 90нчы елларда шәһәрне бүлү нәтиҗәсендә килеп чыккан үзгәрешләр белән бәйле булуы ихтимал.
"Ярар, һичьюгы бистәне калдырдылар. Хәзер йортларның авария хәлендә булуына сылтап, кешеләрне күчереп, йортларны сүтәләр. Татар бистәсенең икенче ягында инде күпкатлы йортлар төзелә. Бернинди матурлыгы булмаган бер калыптагы биналар.
Татар бистәсендә агач йортлар. Мин яши торган йорт элек мәдрәсә булган, ишегалдыбыз иркен. Авария хәлендә дип сөйли башлагач, йорттагы бөтен халыкны күтәрдем, депутатларга хатлар яздык. Әлегә саклап кала алдык. Гомумән, бу авария хәлендә дип тамга салынган йортларны җимерү нәтиҗәсендә Татар бистәсенең 70%ы юкка чыгачак. Бу матурлыкны саклап каласы иде", дип уфтана ул.
Татар бистәсенең тарихи үзенчәлеген саклап калу турында ул Әстерхан татар милли мәдәни мохтарияте утырышларының берсендә дә сүз кузгаткан. Чиркәү төзелеше турында да татарлар белән киңәшләшү булмавына үртәлә.
"Әйтеп тә тормадылар. Әстерхан халкы белән киңәшләшеп, сораштыру уздырып була иде. Без хәтта ишетмәдек тә", ди ул.
Мөслим Юнысов та чиркәүгә һич каршы түгеллеген әйтә. “Әмма ни өчен нәкъ татар бистәсендә төзергә кирәк?", ди ул кайчандыр бу җирләрнең һәм сүтелгән йортларның Татар бистәсенә керүен искә алып.
Әстерхан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динара Мәҗитова әйтүенчә, Александр Невский исемендәге чиркәү Татар бистәсе чикләрендә төзелә дип әйтү дөрес түгел.
"Әле 90нчы елларда, тарихи мирасны саклау максатыннан, шәһәр хакимияте билгеләгән чикләр бар. Чиркәү ул Татар бистәсе чикләреннән читтә төзелә", ди Динара ханым.
Явыз Иван һәйкәлен куярга теләүчеләр, аның фикеренчә, Әстерхан активистлары түгел, ә читтәге кешеләр.
"Явыз Иван патша булган. Тарихи нечкәлекләргә кереп китмичә генә шуны әйтәм, әгәр ул вакытта Явыз Иванның максаты Русиянең чикләрен ныгыту булса һәм һәйкәл шуны истә тотып куелса, ул шәһәрдә түгел, Әстерхан өлкәсенең чигендә куелырга тиеш", ди Динара Мәҗитова.
Аның әйтүенчә, һәр халыкның авырткан урыны бар.
"Шул халыкның җан сыкравын истә тотмыйча, һәйкәлне татарлар белән бәйле урында куярга карар ителсә, без үз аргументларыбызны китерергә һәм һәйкәлне ул урында урнаштырмау өчен сөйләшүләр алып барырга әзер. Барысын да кануни кысаларда эшләячәкбез", ди Динара Мәҗитова.
- Азатлык элек уздырган сораштыру Казанның үзендә дә Явыз Иванга һәйкәл куюны хуплаучылар күп булуын күрсәтте.
- 2019 елны Явыз Иванга һәйкәл Чуашстан башкаласы Чабаксарда да куелды. Хакимият бу эшне фикер белешүләр уздырмый, киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртмый һәм шәһәр хакимияте сайтында мәгълүмат бирми генә башкарды.
- 2017 елда Явыз Иванга һәйкәл Мәскәүдә, 2016 елда Орел шәһәрендә дә куелды.
- Орел каласында аны татарларның Хәтер көненә туры китереп ачкан иделәр. Ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум