Accessibility links

Кайнар хәбәр

Явыз Иванның тәхеткә утыруына 475 ел. Аның сәясәте бүген никадәр кулланыла?


Мәскәүдә Явыз Иван һәйкәле
Мәскәүдә Явыз Иван һәйкәле

Татар һәм рус дәүләтләре тарихында зур эз калдырган, үз халкын да куркуда яшәткән, канкоешлар оештырган Явыз Иванның тәхеткә утырып идарә итә башлавына 475 ел. Бүгенге календарь белән ул 16 гыйнварга туры килә.

Азатлык тарихта рәхимсезлеге белән истә калган, каршылыклы шәхес булуына карамастан, бүген Русиянең кайбер шәһәрләрендә аңа һәйкәлләр куелырга тиеш дип саналган патшаның фигурасы ни өчен һаман да калкып чыгуын ачыкларга тырышты. Аның алымнарын кайсы җитәкче ничек итеп куллана һәм аны зурлау кемгә файдалы дигән сорауларны ачыкларга тырыштык. Аңа бәйле кайбер гыйбарәләр дөреслеккә туры киләме, рәхимсезлеге сәбәпләрен кайдан эзләргә дигән сорауларга КФУ доценты, тарихчы, Казан ханлыгы чоры белгече Марат Гатин җавап бирде.

Марат әфәнде, Явыз Иванның әнисе татар булган дигән сүзләр бар. Никадәр бу дөреслеккә туры килә, ул чыннан да татарча белгәнме, тарихи чыганаклар бармы? Балачагыннан нинди фактлар билгеле?

Марат Гатин
Марат Гатин

— Татар булган, татарча сөйләшкән дигән сүзләрне вакыт-выкыт ишетергә мөмкин, әмма бу бигүк дөреслеккә туры килми. Иван Дүртенченең анасы – Елена Глинская. Ул Мамай – XIV гасырдагы Алтын Урда җитәкчесе нәселеннән була. Глинскийларның шәҗәрә риваятләре нигезендә Мамайның улы Мансур Куликово сугышынан соң Литва чигенә күченеп бер дәүләти биләмә төзи. Ул бүгенге Украинадагы Глински дигән шәһәрне торгыза. 1390нчы елларда Мансур Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә һәм сугыш кырында һәлак була. Мансурның улы Литва кенәзләренә хөзмәт итә башлый һәм аның нәсел дәвамчылары христиан динен кабул итә. XVI гасыр башында бер фетнә нәтиҗәсендә Глинскийлар Литвадан Мәскәүгә качалар. Алар белән бергә яшь Елена да була. Ул Мәскәүдә 47 яшьлек Василий Өченчегә кияүгә бирелә. Елена Глинскаяга ул вакытта якынча 16 яшь була һәм ул ике малай тудыра: берсе - без белгән, аннары тарихта калган Иван, икенчесе - чукрак-телсез Юрий. Күрәсез, Еленада татар каны булса да, аны татар кешесе дип санау дөрес түгел. Аның татар телен белүе турында мәгълүмат тарихи чыганакларда әлегә табылмады.

— Явыз Иван рәхимсезлеге, кырыслыгы белән тарихка кереп кала. Моның сәбәпләре нидә дип саныйсыз? Ул үз кешеләренә дә, башка рус булмаган кешеләргә дә рәхимсез була. Хәзерге психотерапевтлар, психологлар аның балачагын тикшереп нинди диагноз куяр иде?

— Бөтен сәбәпләр балачакка бәйле, шул исәптән Явыз Иванның да шулай. Аның биографиясе билгеле һәм бүгенге күзлектән караганда, коточкыч. Өч яшендә атасын, ә җиде яшендә ул анасын югалта, Елена Глинская агулап үтерелә дигән фараз бар. Иванның балачагы Мәскәүдә чуалышлар һәм боярларның фетнәләре арасында уза. Бу психикага тәэсир итми кала алмый. Кечкенә Иван даими куркуда, теләсә кайсы вакытта аны үтерергә мөмкиннәр дигән халәттә яши. Төрле вакыйгалар, патша сараендагы интригалар, вәсвәсәләр аның башына шик, үч алу кебек идеяне кертеп утырта. Шундый атмосферада үскән кеше берничек тә шәфкатьле була алмый.

Соңгы вакытта Явыз Иванның рәхимсезлеген аның заманасы белән акларга тырышалар – XVI гасырда күп кенә Европа илләрендә шәфкатьсезлек табигый нәрсә булган. Ул аспект та бар, ул чорда Европада протестантларны үтергәннәр, һугенотларны суйганнар – тик анда идеяле дини сугыш булган. Ә Русиядә үз халкын ачыктан-ачык сәбәпсез юк итү барган. Тотканнар да кырганнар, суйганнар кешеләрне. Бу – патша сәясәте. Максатлары нинди булган, нәрсә теләгән ахыр чиктә – әлегә кадәр аңлаешсыз булып кала.

— Башка җирләрне, шул исәптән Казан ханлыгын яулап алу теләге ни өчен нәкъ Явыз Иванның башына килә алайса? Аңа кадәр татар дәүләтләре белән килешеп яшәүгә риза булалар, монда сәбәпчесе ни була, сезнеңчә? Эчке дошманны эзләү, аннары чит ил дошманнарын эзләү башланган кебек күз алдына килә.

— Русиянең мәктәп дәреслекләрендә Казан ханлыгын беръяклы урыс җирләрен талап яшәгән бер агрессив дәүләт итеп күрсәтү омтылышы бар. Ләкин Мәскәү кенәзләре үзләре Казанны яулап алу идеясе белән яши, 1460нчы еллардан башлап күпсанлы яулар оештырылган. 1487 елда урыслар беренче тапкыр Казанны алалар һәм биредә кенәзгә буйсынган курчак ханны утырталар. Курчак ханнарны Казанда утырту, алар белән идарә итү сәясәте 1550нчы еллар башына кадәр дәвам ителгән. Әлбәттә, моның белән риза булмаганнар, каршылык күрсәтелгән. Хәтта Мәскәү тарафыннан утыртылган кайбер ханнарның курчак ролен үтәргә теләмәгәннәре билгеле, мөстәкыйльлек өчен көрәш алып барганнар. Шуңа да Иван IV Казан ханлыгын бысып алырга һәм Мәскәү патшалыгына кушырга дигән фикергә килә.

— Явыз Иван идарә иткәндә "опричнина" төшенчәсе барлыкка килә. Бу коточкыч сәясәт. Үз кешеләрен куркуда тоту, аларны үтерү, милекләрен тартып алу. Халыкны куркуда яшәтү патшага уңайлы бер карасаң, әмма бу халыкны кыру, юк итүнең уңай нәтиҗәсе була алмый.

— Опричнина төшенчәсе Русиядә XVI гысыр уртасына кадәр кенәзнең тол хатынының җир биләмәсен аңлаткан. Явыз Иван чорында бу инде эчке сәяси чаралар системын аңлата башлый. Бу елларда Явыз Иван үз опричниклары белән бергә кул астындагы кешеләрдән җирләрне тартып ала, күп кешеләр, бигрәк тә зыялы һәм абруйлы кешеләр нахакка гаепләнеп, җәзалана. Алар сөргенгә җибәрелә, йә үтерелә. Шул ук вакытта патша урыс шәһәрләренә һөҗүмнәр һәм яу оештыра. Мәсәлән, Бөек Новгородны бастыра, опричниклар ай буе халыктан үч ала, шәһәрне канга батыра. Бу үзенә күрә үлем эскадроннары була, кешеләрне үтерүче отрядлар. Кайда, кемгә, ничек һөҗүм итүләренең бер системы да булмый. Опричниклар хатын-кызларны да, балаларны да кызганмый. Бернинди изге төшенчә белән эш итмәүләренең ачык мисалы – алар хәтта танылган Изге София соборын бөлгенлеккә төшерә, талап бетерә.

Опричнина сәясәте патшаның хакимиятен үстерү, көчен ныгыту, "самодержавие"не үстерү, урыс православ чиркәвен буйсындыру өчен җәелдерелә. Ливон сугышындагы уңышсызлыкларны илдә киң таралган хыянәт итеп күрсәтә башлыйлар, "гаепле"ләрне табып җәзага тарталар. Эчке дошманны эзләп, дистә меңнәр кешеләрне юк итү була бу. Күренекле урыс тарихчысы Н.М.Карамзин опричнина сәясетен Явыз Иванның җан авыруы белән аңлата.

— Кайсы җитәкче Явыз Иванның сәясәтен кабатлаган дип әйтергә була? Мәсәлән, Сталинны Иван Грозный белән чагыштырып буламы? Аның да репрессия тегермәненә кем генә эләкмәгән, зыялылар юк ителгән, аларның милекләре тартып алынган. Төнлә килеп теләсә кемне кулга алганнар, мәхкәмәсез, тикшерүсез кешеләр атып үтерелгән, лагерьларга җибәрелгән. Кырымтатарларга, башка милләтләргә дошман дигән тамга салына, сөргенгә җибәрелә, аларның йортларына башкалар килеп хуҗа була. Опричнинага бик охшаган.

Бүгенге Русия түрәләре Явыз Иванның уңай якларын гына күрмәкче була

— Кайбер параллельләрне күрергә була, әлбәттә. Нәкъ Сталин чорында Явыз Иванны реформатор, прогрессив патша итеп күрсәтергә тырышканнар. Бүген дә Русиянең югары рәсми кешеләре аның сәясәтендә ешрак уңай якларына гына игътибар итмәкче була, аның тискәре якларын ялган хәбәр дип саныйлар (бигрәк тә урыс булмаган чыгынакларда). Дәүләт түрәләрен, сәясәтне тәнкыйть итүчеләрне дә дошман, хыянәтечеләр дип күрсәтү очракларын күрәбез.

— Явыз Иванның патша булып утыруы Русия тарихына, урыс булмаган халыкларның язмышына ничек тәэсир итә?

— Явыз Иванга урыс күзе белән карасак, ул – каршылыклы патша. Бер яктан ул залим хаким булса, икенче яктан Мәскәү җирлеген икеләтә киңәйтә.

Татар күзлегеннән карасаң, Явыз Иванның уңай якларын эзләсәң дә табып булмый

Әгәр дә бу шәхескә татар, мари, чуаш һәм башка Идел буе халыклары күзлегеннән карасак, аның уңай якларын эзләсәң дә табып булмый. Казан җимерелә, татар дәүләтләре үз бәйсезлеген югалта. Идел-Чулман яр буенда яши торган җирле халыклар куыла. Татар халкы тулысынча диярлек үз шәһәр катламыннан мәхрүм кала, авылларга, урманнарга кысрыклап чыгарыла. Идел буе халыклары көчле этно-конфессиональ басымга дучар ителә. Иң мөһиме – татар халкы үзенең тарихи язмышына ия булудан туктый. Татарлар буйсындырылган халык хәленә төшә. Бу сәяси, икътисади һәм мәдәни үсешкә киртә куя.

— Кайбер төбәкләрдә, Идел буе республикарында Явыз Иван шәхесен көчле идарәче итеп күрсәтү шаукымы күзәтелә. Аңа һәйкәлләр кую инициативалары күренә. Сезнеңчә, бу шәхес данлауга лаекмы?

— Бу сорауга татарның карашы турында әйтү артык буладыр, ул билгеле инде. Моннан тыш, бу шәхес Русия җәмгыятен берләштерми, киресенчә, тарката гына. Хәтта урыслар өчен дә Явыз Иван каршылыклы патша. Һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсе патша Русиясендә дә, совет чорында да кузгатылмады. Шуңа күрә бүгенге көндә аңа һәйкәл кую кирәкмәгән бәхәсләргә һәм низагларга китерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG