Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан ханлыгы Мәскәү белән килешкән булса да, барыбер яуланыр иде"


Искәндәр Измайлов

1552 елның октябрендә Казан ханлыгы бәйсез дәүләт булудан туктый. Бу вакыйга татарның хәтерендә саклана. Аның тирәсендә имеш-мимешләр дә күп, татарлар үзләре гаепле, урыс ягында күпләп татар сугышкан дигән белдерүләр ясала. Тарихчы Искәндәр Измайлов аңлатма бирә.

Казан ханлыгы һөҗүмнәрдән саклану өчен нинди чаралар күргән? Казаннар Мәскәүгә дустанә мөнәсәбәттә булса, яулап алынуны булдырмаска мөмкин булыр идеме? Сөембикәне Мәскәүгә бирү үзен аклаганмы һәм дипломатларның эшләре ни өчен уңай нәтиҗә бирмәгән? Явыз Иван гаскәрендә күп татар булган дигән сүзләр никадәр дөреслеккә туры килә? Бу тарихи вакыйгалар турында тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов белән сөйләштек.

— Искәндәр әфәнде, 1552 елны Казанны яулап алу –Мәскәү кенәзлеге тарафыннан беренче һөҗүм булмаган. Моңа кадәр Мәскәү өчен уңышсыз тәмамланган ике яу булган. Һөҗүмнең кабатланачагы билгеле кебек. Казан ханлыгы үзен һөҗүмнәрдән саклап калу өчен нинди чаралар күргән?

— Идел буенда яшәгән ике зур халыкның һәм дәүләтнең үзара мөнәсәбәтенең күп гасырлы катлаулы тарихы бар. Бу тарих үзара сәүдә элемтәләре, казанышлары һәм сугышларга бай. Һөҗүмнәр санына караганда, урыс гаскәрләре һөҗүмнәре болгар һәм татар һөҗүмнәреннән, әлбәттә, күбрәк була. Билгеле бер вакытта, Казан ханлыгы төзелгәннән соң, Мәскәү дәүләте Урта Иделне яулап алуга күбрәк көч куя башлый. Бу экспансия һәм һөҗүм сәясәте аеруча XV гасырның икенче яртысында һәм Явыз Иван җитәкчелек иткәндә көчәя башлый. Иван VI патшалык итә башлагач, Казан ханлыгын яулап алу сәясәте агрессивракка әйләнә һәм ике дәүләт арасында башка мөнәсәбәтләргә альтернатива калмый диярлек.

Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә сугышсыз протекторатны бирсә дә, барыбер яулап алынган булыр иде

Сугыш 1546 елда ук башлана. Шул вакытта Казанда Сафагәрәй хан идарә итә, бу Мәскәүдә зур ризасызлык тудыра, чөнки Мәскәү Казан белән Кырымның бер хан ярдәмендә берләшүеннән һәм көчәюеннән курка. Шуңа күрә Мәскәү дәүләте үзе уйлап тапкан куркынычны юкка чыгарырга омтыла. Әлбәттә, чынлыкта Казанның да, Кырымның да яңадан Мәскәү дәүләтен яулап алу көче булмаган, тик Мәскәү сәясәтендә элекке тискәре мөнәсәбәтләр һәм күбрәк яңа җирләр яулап алу омтылышы өстенлек итүе кала.

Иван Пересветовның "челобитные" дип аталган документлары сакланган. Анда кызыклы урын бар: "Урыс җирләре янында "җәннәт урыны", Казан ханлыгының бәрәкәтле җирләре урнашкан һәм анда яшәүчеләр безгә дошман. Бу куркынычны юкка чыгарырга, бу җирләрне яулап алырга кирәк". Һәм шундый өстәмә дә игътибарны җәлеп итә: "Бу җирләр безгә дустанә булса да, барыбер ул җирләрне яулап алырга кирәк." Менә шунда Явыз Иванның агрессив сәясәте чагыла да: Казан ханлыгы һөҗүмнәрне туктатса да, Мәскәү дәүләтенә сугышсыз протекторатны бирсә дә, ул барыбер яулап алыныр иде. Ахыр чиктә ул Мәскәүгә буйсыныдырылган булыр иде.

Моны ул вакыттагы Казан сәясәтчеләре аңлаган дип уйлыйм. Бу Сафагәрәй вафатыннан соң Сөембикә идарә иткән вакытта ачык күренә. Башта аларны Мәскәүгә озаткач, Казан халкы яулап алуны булдырмаска тырышкан, Мәскәү гаскәрләре даими һөҗүм иткән. Сакланган документларда "агрессив күрше янында торасың икән, каршы торырга кирәк" дигән сүзләр дә сакланган. Ягъни, халык барысы да хәрби сугышка таба барганын аңлаган.

— Мәскәү дәүләтен һөҗүмгә нәрсә этәргән? Бу татарлар үзләре һөҗүм итәчәк дигән куркумы, әллә икътисади казанышлар теләгеме?

— Урыс сәясәтчеләре риторикасында төп басым татарларның Мәскәү дәүләтенә гел дошман булуына ясалган, бу куркынычтан котылу өчен Казан мәсьәләсен кичекмәстән хәл итәргә кирәк диелгән. Әмма төп максат – яңа җирләр яулап алу уйнаган.

Эш шунда ки, ул вакытларда Мәскәү дәүләтендә йомышлы кешеләргә таратыла торган буш җирләр бетә диярлек. Чиркәү җирләре дә тартып алынган һәм таратылган. Иң зур монастырьлар да җирләреннән мәхрүм кала. Мәскәү дәүләте Казанга гына каршы сугышмаган бит. Ул Левон ордены белән дә, Речь Посполитая белән дә, шведлар белән дә даими сугышлар алып бара. Ә бу үз чиратында күпсанлы йомышлы кешеләр, сугышчылар таләп итә. Алар сугышсын өчен аларга җир бирергә кирәк, ә җир җитми.

— Мәскәү кнәзлегенең җире кечкенә, ә кешеләре күп булып чыгамы?

Мәскәү дәүләтендә йомышлы кешеләргә таратыла торган буш җирләр беткән

— Нәкъ шулай. Кешеләр саны, бәлки, күп булмагандыр, тик дәүләткә хезмәт итү авырлаша башлый. Мәсәлән, элегрәк кешеләр елына 1 ай хезмәт итсәләр, хәзер алардан ярты еллык хезмәт таләп иткәннәр. Кешенең хуҗалыгы зур түгел икән, өйдә ярты ел булмаса, аның хуҗалыгы бөлгенлеккә төшә, киләсе елны ул атын та таба алмас. Бу хакта күпсанлы зарлар, "челобитный" кәгазьләр сакланган. Ә якында гына – җәннәт җирләр, Урта Идел. Җирләр бай уңыш китерә, аларны йомышлы кешеләргә дә, монастырьларга да таратып була.

Моннан тыш Казан ханлыгы көнчыгышка, Себер юлында киртә булып тора. Бу да проблем, чөнки урыс дәүләте ул вакытта җәнлек тиреләрен экспортлаган, аны Европада күп сатып алганнар. Җәнлек тиреләре өчен "мал" Себердә булган, ә Казан ханлыгы бу юлда киртә булып торган, ниндидер туры юллар кирәк булган.

— Казанны яулап алу өчен Мәскәүдә нинди тактика сайлый? Хәрби һөҗүмнән тыш дәүләтне эчтән дә көчсезләндерү сәясәте булган кебек, чөнки Казан ханлыгы эчендә Мәскәү яклы элита да булган, димәк Мәскәү аларны үз ягына авыштырып, эчтән дәүләтне көчсезләндергән. Шулаймы?

— Сөембикәне тәхеттән алгач, хан тәхетенә Шаһ Гали утыртылган. Ул "тынычлык" сәясәтен алып барган, баш күтәрә алган бөтен кешеләрне юкка чыгарган, төрмәләргә утырткан. Ул Казаннан ядрәләр һәм дары запасларын да чыгарган дип санала. Аның хакимияте белән канәгать булмаучылар күп була. Ризасызлыкны сүндерер өчен Шаһ Гали табынга элитаны җыеп, аңа каршы чыгарга теләгән элитаның 80-800ләп вәкилен юк иткән дигән фараз бар. Ягъни зыялыларны юк иткән, кечкенә дәүләт өчен бу – зур югалту.

Тик Мәскәү дәүләте тактикасы Казан ханлыгын эчтән генә юк итү булмаган, һөҗүм стратегиясе дә бик яхшы уйланылган булган. 1550-1551 елларда Зөя кирмәне төзелә. Шул рәвешле Казан диварлары астында диярлек кирмән күтәрелә. Әйтеп китим: Казан көчле һәм заманча кирмән булган, аны яклаучылар яхшы коралланган һәм шәһәрне сакларга әзер булган, шуңа ада аңа һөҗүмнәр нәтиҗәсез була урыс гаскәрләре өчен. Зөя барлыкка килгәч, аны кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен уңышлы кулланган, бу кирмән Казанны яулап алуда зур роль уйнаган.

— Дөрес, Зөя кирмәне кыска вакытта төзелә, тик Казан ханлыгының да үз күзләүчеләре, аналитиклары булгандыр бит? Мәскәү дәүләтенең һөҗүм әзерләве билгеле булган, Казан ханлыгы ничек әзерләнгән?

Морзаларның бер өлеше Явыз Иван Казанның эчке эшләренә тыкшынмас дип уйлаган

— Казан ханлыгы морзалары бу янауны күргәч, Шаһ Галине тәхеттән бәреп төшергән. Тик шуны аңларга кирәк: морзаларның бер өлеше Явыз Иван патша булса, ул Казанның эчке эшләренә тыкшынмаячак, аның исеменнән морзалар үзләре җитәкчелек итәчәк дип уйлаган. Әлбәттә, хаталы фикер, патша Казан элитасыннан җирләрне тартып алачак иде. Казан элитасы моны аңлаган, әмма соң һәм Казанга патша вәкилләре ант кабул итәр өчен килгәч, алар баш күтәргән, Казан капкасын япканнар. Бу – 1551 елның көзе.

Казан гаскәре Зөя кирмәненә һөҗүм иткән, тик ул кирмән дә көчле сакланган, азык-төлек тә җитәрлек булган. Шулай да Казан халкы ул вакытка көчен тупларга тырышкан. Мәскәү дә үз ягыннан тулы басып алуга әзерләнгән. Ике як та мәсьәләне тыныч хәл итеп булмаячагын аңлаган.

Казан ханлыгы җитешсезлеге – морзаларның үзара көндәшлеге аркасында хәлсез булган. Бердәмлек булмаган. Менә бу бердәмлек булмавын да, Шаһ Гали тарафыннан Казанның көчсез калдыруын да файдаланып, Мәскәү дәүләте Казанны яулап алу юлына чыккан.

— Ике яктан дипломатларның эше турында бик аз билгеле. Илчеләр арасында сөйләшү ничек барган, Явыз Иван белән очрашу алганнармы?

Дипломатлар арасында танылган шагыйрь Мөхәммәдьяр да булган

— Кызыклы факт: Казан ханлыгында халыкара дипломатия белән сәидләр шөгыльләнгән. Танылган шагыйрь Мөхәммәдьярның да алар арасында булуы билгеле. 1549 елда, чираттагы дипломатик вазифаны үтәгәндә, Мөхәммәдьяр Рязаньда үтерелгән. Дипломатик хатларда аның үтерелүе искә алына, Мәскәү дәүләте исә аның үлемендә үз гаебен танымый, янәсе ул ниндидер низаг, талашта ялгыш һәлак булган. Мин үзем анда очраклы талаш булуга ышанмыйм, дипломатик илчеләрне бармак белән дә тияргә ярамаган.

Бәлки, ул анда ниндидер мөһим мәгълүматны белгән һәм уңышлы сөйләшүләр алып баргандыр, әмма нәрсәдер булган, аны үтергәннәр. Без Мөхәммәдьярны шагыйрь буларак беләбез, тик ул ханлык җитәкчелегенә якын кеше булган, мөгаен, сәидләр сафына да кергән. Бу ике дәүләт арасында илче үлеменең беренче очрагы булса кирәк.

Дәүләтләр арасында мөнәсәбәт дипломатик арадашчылар аша корылган. Явыз Иван үзе илчеләрне кабул иткән, моның турында язмалар сакланган. Сөйләшүләр даими булган, ике ил арасында документация алышынган.

Шуны да истә тотарга кирәк: ул чакта Иван IV яшь егет булган. Ул тәхеткә 17 яшендә килгән, бу елларда аңа 20-21 яшь. Урта гасырлар өчен бу яшь инде җитди саналган, тик барыбер аны сәяси эшләрдә тәҗрибәле дип атап булмый. Күпмедер күләмдә Казан мәсьәләсен хәл итәргә, яңа җирләрне хезмәт итүчеләргә таратырга кирәк дип аны Рада ышандырган дип уйлыйм.

— Ике дәүләт арасында сөйләшүләр, килешүләр барганда дипломатик адым – Сөембикәне улы белән Мәскәүгә җибәрү никадәр дөрес була? Әлеге көндә ул татарларда оят вакыйга дип телгә алына, әмма бу ниндидер страгегия булгандыр, аннан татар дәүләте нәрсә откан?

Казанда чынлыкта ханнар идарә итмәгән, идарәне дүрт нәсел вәкилләре башкарган

— Ул чакта мондый карар кабул итүчеләр аны бердәнбер дөрес дип санаган, күрәсен. Кабул ителгән фикерләргә карамастан, Казан ханлыгы абсолют монархия түгел. Казанда чынлыкта ханнар идарә итмәгән. Идарәне дүрт нәсел – Ширин, Барын, Аргын һәм Кыпчак башкарган, бөтен сәясәтне алар алып барган. Аларның ризалыгыннан башка сугышны да башлап булмый, ниндидер реформалар да үткәрелми. Бу морзалар хәрби һәм административ эшләрне үз кулында тоткан, аларсыз хан хәтта көчле гаскәр дә җыя алмаган.

Мондый вазгыять шуңа китергән дә, бу дүрт морза нәселе ханнарны үзләренә кирәк булганча борган. Ягъни, алар бу хан Казан ханлыгы мәнфәгатьләренә туры килми, сәясәтне дөрес якка алып бармый, Мәскәү белән мөнәсәбәтне артык бозган дип санасалар, алар бу ханны җиңел генә тәхетеннән бәреп төшергән. Әйтик, Сафа Гәрәйне, ялгышмасам, өч тапкыр тәхетеннән төшергәннәр. Аны бер тәхетеннән бәреп төшергәч, 1546 елда ул ногайлар ярдәме белән кире кайткан, ул чакта Сөембикәгә өйләнгән. Ягъни, бу шул морзалар карары булган.

Морзалар кечкенә Үтәмешгәрәйгә хакимият биргәндә, үзләре идарә итәргә җыенган. Сөембикә исә, Кырым гвардиясен кулланып, бу морза нәселләрен хакимияттән читләтергә омтылган. Аларга бу әлбәттә ошамаган һәм алар ханбикәгә ярдәм итүдән туктаган. Мәскәү гаскәре һөҗүм итә башлагач, Сөембикә кача, аны тотып кире Казанга кайтаралар. Карачи бәкләр аны Мәскәүгә озатырга ризалык бирә. Үтәмешгәрәйне аннан тартып алалар, бала чукындырыла һәм Успен соборында җирләнә. Сөембикәне, ул Кырымга кача алмасын өчен, Шаһ Галигә кияүгә бирәләр.

Шуннан соң бу дүрт нәсел вәкилләре, сугыш бик озакка сузылырга мөмкин, ул Казан ханлыгының көчен юкка чыгырачак дип солыхка риза булалар, Шаһ Галине хан дип кабул итәләр. Тик вакыт узгач, Шаһ Гали дә бу морзаларга каршы мәкерле эшләрен башлый. Менә шундый сәяси көрәш даими барган.

Искәндәр әфәнде, күз алдына китерик әле, 1552 елның августында Явыз Иван гаскәре Казан диварлары янында тора. Кирмән эчендә һәм тышында нинди вакыйгалар була? Казаннарның нинди саклану стратегиясе булган?

— Урыс дәүләтенең яхшы уйланылган һөҗүм стратегиясе булган. Казаннарның вакыты һәм ресурслары чикләнгән булса да, алар нәтиҗәле стратегия уйлап тапкан. Бер яктан, өмет Казан кирмәненә булган, бу – яхшы сакланган, ныгытылган үзәк, ул вакыт өчен заманча саналган кораллар, ядрә атучы пушкалар булган. Кирмәндә озакка җитәрлек азык-төлек әзерләнгән. Икенче яктан, дошманны көчсезләндерү нияте дә булган, гаскәрләр дивар янында инде ничә ай торган, авырулар башлана, яраланучылар күп, азык-төлек җитми башлый... Моңарчы мондый стратегия нәтиҗәсен биргән.

Шул чакта инде казаннар читтән ярдәм булмаячагын аңлаган

Шулай ук якындагы урманда Ябанчы бәк гаскәре әзер торган. Кирмәннән байрак күтәреп, сигнал биргәндә, бу атлы гаскәр урманнан чыгып, урыс гаскәренә һөҗүм иткән, мәсәлән, азык-төлек отрядларына кереп, ризыкларын алып киткән. Күпмедер вакыт бу атлы гаскәр уңышлы һөҗүм итә алган, тик соңрак мәскәүлеләр мәкерле адым белән аны тар-мар итә. Моннан тыш урыс гаскәре Казансу буйлап урнашкан башка кирмәннәрне дә тар-мар итә, Арча кирмәненә дә һөҗүм ясый. Чирмешләрнең дә һөҗүмнәре урыс дәүләте тарафыннан юк ителгән. Шул чакта инде казаннар читтән ярдәм булмаячагын аңлаган.

Казаннар каршы тора алмаган нәрсә – дары зарядлары. Урыс гаскәре җир астын казып, дивар астында дары шартлаткан, шул рәвешле кирмән диварының бер өлеше юкка чыккан. Беренче мондый шартлау хәзерге КФУның химия корпусы тирәсендә булган. Мәскәүләр һөҗүм иткән, тик казаннар шул җирдә бөтен көчен җыеп, һөҗүмне кире кага алган, бик тиз вакытта шунда яңа дивар төзегән. Икенче көнгә Мәскәү гаскәре килсә, яңа дивар күргән. Искитәрлек, шулай тиз дивар төзи алганнар. Тик монда мәкерле уен булган, казаннар бар көчне шул урында җыйгач, мәскәүләр диварны башка урында, хәзерге Бауман белән Профсоюз урамнары башланган урында шартлаткан. Анда Ташаяк дип аталган кечкенә урам булган, шунда Таһир мунчасы торган. Янәсе, шәһәрне саклаучылар тоннель казуны шул мунча аркасында күрмәгән һәм тиешенчә әзерләнә алмаган, диләр. Дивар шартлагач, Мәскәү гаскәре эчкә керә һәм шәһәр яклаучыларны икегә бүлә. Шул вакытта Казанның язмышы хәл ителә.

Җәмигъ мәчете янында Мәскәү гаскәрен Кол Шәриф шәкертләре белән каршы алган, алар үлемнәренә кадәр шунда сугышкан. Шуннан соң Казанны яклаучылар хан сарае ишегалды янында җыелган, анда сугышкан. Ядегәр хан җиңелүне таныган, шуннан соң христианлыкны кабул иткән һәм начар яшәмәгән.

Казан кирмәне урамнарында калган шәһәр саклаучылар шәһәрдән китү омтылышын ясаган. Бер төркем чолганышны бәреп чыга, Казансуны кичеп, хәзерге Гаилә үзәге торган җирдә Курбскийның атлы гаскәренә һөҗүм иткән, аларны тар-мар иткән һәм урманнарга кача алган. Башка сыймаслык хәл, никадәр батырлык. Бу 12 октябрь көнне булган.

Ниндидер капитуляция документы булганмы?

Татарлар ул чакта каршы тормасалар, көчләп чукындырылган булыр иде

— Юк, беркем дә кәгазьләргә кул кумаган, ул вакытта андый документлар кулланышта булмаган. Шәһәр яулап алынган. Шул факт җиткән. Ядегәр үз гаиләсе белән бирелгән, әмма ханлыкны бирмәгән. Шуңа күрә Казан ханлыгы яулап алынган дип санала. Биш еллап каршы тору очраклары, сугышлар әле тынмаячак. Тарихчылар мондый баш күтәрүләр 1580нчы елларга кадәр дәвам иткән дип саный. Шуңа йомышлы урыс кешеләренә дә бу җирләрне тарату җиңел бармаган, тулысынча моңа XVII гасырда гына ирешелгән. Татарлар ул чакта каршы тормасалар, көчләп чукындырылган булыр иде, каршы тору киләчәктә көчләп чукындыру һәм урыслаштыру сәясәтен тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.

— Еш кына Мәскәү гаскәрендә татарлар да күп булган дигән сүзләр йөри. Бу дөресме, күпертүме? Гомумән, ике якта кемнәр һәм никадәр гаскәр булган?

— "Казанская история" документында чыганаклар бик шикле. Аның беренчел редакциясен публицистик әсәр дип кабул итәргә кирәк, аның максаты да җиңүне мактау, матурлау һәм Казанны яулап алу кирәклеген аклау була. Мәскәү ягында 150 мең кеше, алар арасында 30 мең Касыйм татарлары булган диелә, ә Казан ягында, имеш, 30 мең гаскәри сугышкан. Бу мөмкин түгел. Казанда XIX гасырда да 30 мең кеше яшәмәгән, XVI гасырда бу ничек мөмкин була ала? Бу сан унга тапкырланган. Минемчә, Мәскәү гаскәре саны 30 меңнән артмаган, бу шул чор өчен гаять зур армия, аны ашатырга да кирәк бит әле. Шәһәрне яклаучылар 5-6 мең чамасы булган дип уйлыйм, күбрәк түгелдер. Ул чакта Казанда якынча 12-15 мең кеше яшәгән.

Касыйм татарлары күпме булган соң? Үзләренең иң яхшы вакытларында, Польша һәм Литвага һөҗүмнәр вакытында Касыймның атлы гаскәре 3-4 мең кешедән артмаган. Бу, әлбәттә, элиталы гаскәриләр булган. Әйтик, Новгородка каршы сугышта нәкъ татарлар хәлиткеч роль уйнаган. Алар гадәттә күзләү, дошманны куу кебек рольләр үтәгән, мобиль һәм актив булган. XVI-XVII гасырда да урыс армиясендә алар зур роль уйный, ләкин аларның саны бөтен гаскәрнең 5-7%ыннан артмаган. Бу гаскәриләр милләт категориясендә фикер йөртмәгән. Алар ялланып алынган гаскәриләр, бетте китте. Көчләп чукындыру башланганчы милләт, дин мәсьәләләре күтәрелмәгән дә, аны уйлаучы да булмаган. Соңыннан гына дәүләтләр, халыклар кырыла башлагач, кешеләр дини, милли яссылыкта берләшергә кирәк, шулай гына исән кала алабыз дигән нәтиҗәгә киләләр.

— Татарлар Явыз Иван ягында да сугышкан дигән белдерүләр нигә күбәйде дип саныйсыз?

Ул вакытта милләт категориясендә фикер йөртү булмаган

— Бу татарларны бүләгәләргә тырышу, төрле төркемнәрне бер-берсенә каршы кую омтылышы. Әйтик, менә сез мишәрләр, имеш, гел Мәскәү ягында сугыштыгыз дип төрттерәләр... Бу – урта гасырларга милли элементлар, милли хисләрне кертү омтылышы. Әйтәм бит, ул чакта андый категорияләрдә фикер йөртү булмаган. Әйтик, Англия йөзьеллык сугыш вакытында Францияне яулап алган дип әйтәләр, ләкин ул чакта Англия белән француз дворяннары идарә иткән бит. Чынлыкта бу инглиз-француз мөнәсәбәтенә берничек кагылмаган. Монда да шул ук хәл, милли хисләр турында сүз бармый, бу тарихны сәясиләштерү омтылышы. Куликов сугышы да чынлыкта Алтын Урданың ике җитәкчесе арасында гади сугыш булган, ә аны, хәзерге төшенчәләр белән заманчалаштырып, урыс халкының татарга каршы көрәше дип кабул итәләр.

— Димәк, татарлар бер-берсенә каршы сугышкан дип әйтеп булмыймы?

— Юк, алай әйтү дөрес булмас.

— Казан алынганнан соң Себер, Әстерхан, Кырым ханлыклары нигә берләшә алмаган дип саныйсыз? Аларның бер-бер артлы Казан ханлыгы кебек юкка чыгуы билгеле булгандыр?

— Бөтенесендә төрле мәнфәгатьләр. Бердәм Алтын Урда таркалгач, алар шуңа күрә төрле дәүләтләргә аерылган да. Элиталарның төрле максатлары һәм омтылышлары булган. Мәсәлән, ул чактагы иң эре дәүләт булган Ногай Урдасы Мәскәү дәүләте белән дус булырга омтылган. Сөембикәнең әтисе Йосыф бәк керем, сәүдә өчен Мәскәү белән элемтәләр урнаштырган. Мәскәүнең атлы гаскәрләре нәкъ Ногай Урдасы атларыннан торган. Кечкенә татар дәүләтләренең берләшү мөмкинлеге булмаган. Себер ул чактагы Европа сәясәтеннән гомумән читтә булган.

— Казанга Госманлы империясе дә ярдәм итә алмавы нәрсәгә бәйле?

— Төрекләрдә дә шул ук хәл, аларның үз тормышы, үз максаты. Ул чакта Госманлы Маҗарстан, Австрия белән озын сугышлар алып барган, Урта диңгездә сугышкан. XVII гасырда гына Госманлы империясе Көнчыгыш Европада актив сәясәтен башлаган, урыс дәүләте белән алар күпкә соңрак каршылык итә башлаячак.

— Казанның яулап алынуында татарлар үзләре гаепле булып чыгамы?

— Тарихта кемдер гаепле дип әйтү гаделсез. Урта гасырларда бер халык та фәрештә булмаган, барысы да хәзер кабул итмәслек гамәлләр башкарган. Кемнедер аклауны да дөрес дип санамыйм, тарихта мораль бәяләү дә мөһим, тик корбан үзен яулап алуда үзе гаепле дип әйтү дә дөрес түгел. Ил эчендә тотрыксызлык, элиталарның үзара көрәшүе беркемгә дә бу дәүләтне яулап алырга хокук бирми.

Икенче яктан, әлбәттә, Казан ханлыгы эчендә бердәмлек булмау аны яулап алуда роль уйнаганын күрәбез. Бердәмсезлек, ниндидер компромиссларга килү омтылышы – болар барысы да күршедәге агрессив дәүләт тарафыннан көчсезлек билгесе буларак кабул ителгән.

Көрәшеп һәлак булу, тезләнеп яшәүдән яхшырак

Тарихтан гыйбрәт алырга кирәк дисәгез, бердәмлек булу, бердәм максатлар булу, бәйсезлек – төп кыйммәтләрнең берсе дигәнне аңлау дияр идем. Менә болар заманында Казан сәясәтчеләренә җитмәгән. Тик аларның соңгы мизгелдә шәһәрне каһарманча яклавы хөрмәткә лаек дип саныйм. Ул чактагы җитәкчелек тезләнмәгән, ахыргача көрәшкән. Көрәшеп һәлак булу, тезләнеп яшәүдән яхшырак дип саныйм.

​— Соңгы елларда Хәтер көне турында сөйләшүләр күп. Федераль үзәкнең бу вакыйганы үткәрүдән куркуы нәрсәгә бәйле? Хәтер көнен рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертү хакимияткә тискәре мөнәсәбәтне киметер идеме?

— Мин бу көн истәлекле, трагик дата булырга тиеш дип саныйм. Әйтик, Израильдә холокост билгеләнә. Әйе, бу трагик дата, ул каршы тору белән бәйле түгел, халыкны юк итү белән бәйле. Шулай да, ул "бүтән беркайчан да" шигаре астында уза. Хәтер көненең максаты да шунда дип уйлыйм: кешеләр үз тарихының фаҗигале вакыйгаларын истә тотарга һәм алардан гыйбрәт алырга, киләчәктә моңа юл куймаска тиеш.

Федераль үзәкнең куркуы монда милләтчелек чәчәк атуда түгел, ә безнең үз тарихыбызны хәтерләвебез һәм милли хокукларны кысу сәясәтенә каршы чыгуыбыз. Бу хәзер "тренд"та түгел, илдә империя традицияләре көчәя бара. Алар без тарихыбызны Мәскәү күзлегеннән карарга тиеш дип саный. Без исә тарихны үзебездә күргәнебезне, үзебез белгәнне әйтәбез.

Татарстан элиталарына да бу ошамый, чөнки шул рәвешле Мәскәүнең яралы җиренә баскан сыман була. Алар федераллар белән төрле преференцияләр турында килешә, ә монда җәмәгатьчелек бу мәсьәләләрне күтәреп тора. Инде 30 еллап Казанны яклаучыларга һәйкәл куярга вәгъдә итәләр, әмма мәсьәлә хәл ителми. Гәрчә ул кабатланырга тиеш булмаган тарихны хәтерләтү булыр иде. Ул Русия дәүләтендә барлык халыклар тигез хокукка ия булырга тиеш, үз телләрен, тарихын өйрәнергә һәм белергә хокуклы икәнен күрсәтер иде. Һәйкәл менә шуның билгесе булыр иде.

— Бу вакыйгалар турында ниндидер кино, документаль фильмнар да төшереп буладыр?

Мәскәүгә безнең тарихыбыз турында начар фильмнар төшерергә ярый, ә безгә ярамый булып чыга

— Әйе, фильмнар да яхшы чара. Әйтик, берничә ел элек Беренче каналда Казанны яулап алу турында урыс гаскәрләренә дан җырлаган фильм чыкты. Анда шулкадәр күп ялган фактлар иде. Хәтерлим, ул чакта бездән интервью алганнар иде, без нинди хаталар, ялганнар булуын аңлаттык, ләкин моны телевизордан күрсәтмәделәр. Материал бик кискен дип санаганнар, күрәсең, яки аларның идеологиясе белән туры килми.

Ничек килеп чыга: Мәскәүгә безнең тарихыбыз турында начар фильмнар төшерергә ярый, ә безгә ярамый булып чыга. Аңлашыла, бу кешеләргә ошамый, алар моңа ниндидер протест белдерергә тели. Протестны һәрвакыт кысаларга кертергә теләгәндә, ул кире бәреп чыга. Без моны 1980нче еллар азагы - 1990нчы елларда милли хәрәкәт күтәрелешендә бик яхшы күрдек. Шуңа 1990нчы еллардагы кайбер артык хисси чыгышларны да озак вакыт дәвамында бу тема тыелган булуы белән аңлатып була. Хәзер исә без яңадан шул ук хата ясыйбыз, табу темаларны билгелибез. Бу яхшыга китермәс, чөнки хакыйкать һәрвакыт ялганнан, әйтеп бетермәүләрдән яхшырак.

Хәтер көне сезнең өчен нәрсә ул? Аны ничек билгеләргә? Милли активистлар фикере
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:34 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (17)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG