Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү төрбәсендә яткан Казан ханы. Үтәмешгәрәй язмышы


Сөембикә улы Үтәмешгәрәй хан 1553 елның гыйнварында Александр исеме белән Чудов монастырендә чукындырыла
Сөембикә улы Үтәмешгәрәй хан 1553 елның гыйнварында Александр исеме белән Чудов монастырендә чукындырыла

Сөембикә белән Сафагәрәйнең улы Үтәмешгәрәйнең кабере Мәскәү кирмәненең Архангел соборында патшалар төрбәсендә урнашкан. Ул чукындырылып Александр исеме белән җирләнә. Азатлык хәбәрчесе шул төрбәгә барып кайтты һәм анда татар ханы турында ниләр сөйләгәннәрен тыңлады.

Мәскәү кирмәненең Собор мәйданы кирмән калкулыгының иң биек урынында урнашкан. Мәйданда Рюрик һәм Романов нәселләренең каберлекләрен саклаучы Архангел һәм Успен соборлары, тирә-ягында патриарх һәм патша пулатлары урын алган. Президент инаугурациясе уза торган тантаналар сарае да шунда урнашкан. Русия патшалары җирләнгән үзәк соборларның берсендә Казан ханнары каберлекләре дә бар. Азатлык хәбәрчесе кирмән музее уздыра торган көндәлек экскурсияләрнең берсенә булды, гидларның туристларга бу каберлекләр турында ниләр сөйләвен тыңлады.

Архангел соборы
Архангел соборы

XVI гасырда Василий III нигез салган Архангел соборы хәзерге көндә музей статусында. Чиркәү бәйрәмнәре вакытында биредә ябык гыйбадәтләр уздырыла, гыйбадәтне патриарх Кирилл уздыра. Ул вакытта соборга патриарх чакырган кунаклар гына уза ала. Биредә каберләре сакланган изгеләрнең бәйрәм көннәрендә дә бина гыйбадәтләр өчен кулланыла. Биредә Василий III, Иван III һәм IV туганнары күмелгән. Монда җирләнгән соңгы патша – Петр II.

Гид аңлатуынча, мондый соборларда ишектән керешли уң якта кала торган көньяк дивар мөһим урын булып санала. Биредә хакимлек иткән патша хөрмәт иткән кешеләрнең каберләре урнашкан. Мәсәлән, Архангел соборында иң беренче күмелгән Иван Калита көньяк дивар янында җирләнгән. Көнбатыш диварның ишектән керүгә уң кулда кала торган өлешендә патша фамилиясен йөртүче вак кенәзләр җирләнгән. Түрдә, ә бу – көнчыгыш дивар, чиркәүнең төп гыйбадәт урыны санала. Төньяк дивар янында исә патша нәфрәтенә дучар булган, җәзалап үтерелгән кенәзләр каберлекләре.

Керү белән ике якта калучы ике багана янында – татар ханнарының каберлекләре. Берсендә Александр Сафагиреевич дип язылган. Бу –​ Сафагәрәй белән Сөембикәнең улы Үтәмешгәрәй кабере. Икенче кабер исә Петр Ибрагимовичныкы. Бусы – Ибраһим хан белән Фатыйманың улы Ходайкол. Ул да көчләп чукындырылып җирләнә. Әмма гид бу каберлекләр турында туристларга бернинди дә мәгълүмат бирми. Татар исемле каберләрдә кем ята, ни өчен алар биредә җирләнгәне турында аңлатылган элмә такталар да юк.

Үтәмешгәрәй каберлеге
Үтәмешгәрәй каберлеге

Үтәмешгәрәй – Казан ханлыгының соңгы патшасы. Ул ятим калып, аннары анасыннан аерылып урыс паташасы сараенда тәрбияләнә. 19-20 яшендә үлә. Сәбәбе билгесез. Ул чукындырылган килеш урыс кешесе булып җирләнә. Үтәмешгәрәй язмышы турында бик аз билгеле, әмма урыс елъязмаларда ул берничә урында телгә алына. Азатлык бу хакта КФУ галиме, тарихчы Ленар Абзалов белән сөйләште.

Галим сүзләренчә, Үтәмешәгәрәй турында тарихи чыганаклар күп түгел, әмма шулар нигезендә дә аның тормышын күзаллап була. Ул аларның Казан ханлыгыннан чыгып китүен көчләп оештырылган депортация дип атый.

Ленар Абзалов
Ленар Абзалов

"Сафагәрәй белән Сөембикәнең улы 1546 яки 1547 елда туа. Төгәл елын әйтә алмыйбыз. Атасы Гәрәйләр, Чыңгызхан нәселеннән, әнисе дә затлы Идегәй нәселеннән була. Йосыф морза дәрәҗәле кеше була. Атасы вафатыннан соң Үтәмешгәрәй хан дип игълан ителә. Сафагәрәй үлгәннән соң, бу – 1548 ел, тәхет улына күчә, әмма ул бәләкәй була. Урыс дәүләте Казан ханлыгына берничә тапкыр һөҗүм оештыра, әмма урыслар өчен алар уңышсыз тәмамлана. Башта Сөембикәгә Кырым ханлыгыннан Оглан Кузычак ярдәм итә. Аның статусын әйтеп булмый, имеш-мимешләр дә күп, аны Сөембикәнең фавориты дип тә әйтәләр, әмма бу исбантланмаган. Һөҗүмнәрдән соң Казан ханлыгы авыр хәлдә кала. Оглан Кузычак та урыс дәүләтенә каршы торырлык түгел дигән фикергә килә һәм чыгып кача. Сөембикә терәксез кала. Урыс дәүләте үзенең таләбен куя башлый – ханбикә белән улын депортацияләүне сорый. Ике дәүләт арасында сөйләшүләрне Бибарс Растов белән Кол Шәриф алып бара.

1551 елның августында Сөембикә белән Үтәмешгәрәй башта төзелеп беткән Зөя ныгытмасына китерелә. Аннары икенче көнне Мәскәүгә җибәреләләр. Тарихи чыганакларга караганда, алар су юлы белән сентябрьдә урыс дәүләте каласына килеп үк җитә. Патша сараенда яши башлыйлар. 1552 елның җәендә Сөембикә Шаһ Галигә кияүгә бирелә. Ул Касыймга китә, ә Үтәмешгәрәй Явыз Иван сараенда кала. Аңа 5-6 яшь була. Бала белән ана аерыла. Башка алар бер-берсен күрми, очраша алмый", дип сөйли Абзалов.

Казан ханлыгы алынганнан соң Үтәмешгәрәй белән Сөембикәне коткару омтылышлары булган, әмма кулъязмаларда фактлар әлегә табылмады ди тарихчы. Бары тик фаразлар гына бар.

Сөембикә сәясәт коралы буларак кулланылган

"Сөембикәнең әтисе Йосыф морза кызын коткарасы килә, бу – билгеле факт. Аның хатлары бар, кызы, оныгы өчен борчыла, кайдалыгын белмичә изалана. Урыслар аның кайдалыгын яшерә. Никон язмаларына караганда, Сөембикә Казанда калырга теләгән. Үзен нинди дә булса татар олысында калдырырга сораган. Әмма аны тыңлаучы булмый, Сөембикә сәясәт коралы буларак кулланылган. Бер кызык документ бар. Явыз Иван ул елларда Ногай Урдасы илчеләренә Касыйм ханлыгына юлларны яба, ул урыннар аша йөрергә тыйган фәрман чыгара. Ягъни Йосыф морза кешеләре Сөембикәне табар, урланыр дип курыккан. Шушы документка нигезләнеп, Сөембикә Касыймда яшәгән дигән нәтиҗә чыгарып була. Әмма татар ханбикәсенең ни үлем вакыты, ни җирләнгән урыны да билгеле түгел.

Казан ханлыгы яуланып җимерелгәч, Кырым ханы Мәскәүгә һөҗүм ясый һәм Казан ханлыгына бәйсезлекне кайтаруны таләп итә. Әмма аның хатында Үтәмешгәрәй телгә алынмый. Бәлки, ул чукындырылганга күрә игътибардан төшеп калгандыр. Әйтә алмыйм. Бу хакта мәгълүмат юк", ди тарихчы.

Үтәмешгәрәй 1551 елдан алып 1566 елга кадәр Явыз Иван патша сараенда яши. Ул кол булып саналмый, Гәрәй нәселе кешесенә хөрмәт зур була, ул чукындырылып христиан урыс мохитендә үсә. Аның тормышы турында берничә елъязмада телгә алына.

"Үтәмешгәрәйне үтермиләр. Әйтергә кирәк, Гәрәйләр нәселе бик затлы санала, кыргый вакытлар булса да, дәүләтара дипломатия була. Аларны чукындырганнар, үз ягына авыштырганнар, әмма үтермәгәннәр. Дөрес, буйсынмаганнарны җәзалап үтергәннәр. Әмма 5-6 яшьлек баланы җәзага тартыр өчен дә бернинди дә сәбәп булмый. Әтисе, әнисе, бабасы да билгеле. Ул үтерелсә, тагын да зуррак каршылык тудырыр иде.

Татар ханнарын чукындыру гыйбадате һәрвакыт халык каршында оештырылган

Патша сараенда яшәгәч, ул урыс телен дә өйрәнә. Явыз Иван да татарча белгән дигән версия бар. Һәрхәлдә аңлагандыр. Балага христиан дине нигезләрен өйрәткәннәр. Өлкәнрәк татарлар чукындырыр алдыннан Чудов монастарынә җибәрелгән, христиан динен өйрәткәннәр, аннары гына халык алдына чыгарып бәкегә чумылдырганнар. Чукыну гыйбадате һәрвакыт халык каршында оештырылган. Махсус эшләнгән. Мәсәлән, Ядегәр Мөхәммәд белән шулай эшләгәннәр. Ул Симеон Касаевич буларак вафат була. Ни өчен халык алдында, мәйданда оештырлаганының сәбәпләре бар. Беренчедән, бу рәвешле кешене сындыру булган, икенчедән, христиан дине "поганый" татарларның диненнән өстен булуын күрсәтү мөһим булган. Идеология.

1553 елның 23 гыйнварында Үтәмешгәрәй Чудов монастарыендә чукындырыла. Аңа Александр исеме бирелә. Александр Сафагиреевич дип йөртелә башлый ул.

Үтәмешгәрәй каберлеге
Үтәмешгәрәй каберлеге


Урыс елъязмаларына караганда, 1557 елда сентябрьдә Явыз Иван инглиз илчеләрен кабул итә. Аның янында Александр Сафагиреевич булган дип языла. Әйтергә кирәк, Үтәмешгәрәйдән дә тыш патша сараенда Чыңгызхан нәселе кешеләре була. Мондый тантаналарда алар еш катнашкан. Урыс патшалыгы шуның белән чит дәүләт алдында үз дәрәҗәсен күтәргән. Алар урыс боярларыннан югарырак дәрәҗәдә булган, патшадан соң икенче урында торган. Күбесе – чукыныдырылган татарлар. Ислам динендә калучылар да була, әмма алар барыбер урыс дәүләтенә хезмәт иткән. Явыз Иванның Касыймда мәчет төзегәне билгеле. Бу Явыз Иван чит илләр алдында тәти булып күренер өчен эшләнә. Янәсе, менә без мөселаннарга лояль, алар ирекле, кыерсытылмаган.

Казанның соңгы ханы көчләп чукындырылган килеш, үз дәүләтен яулап алу хөрмәтенә төзелгән чиркәү тантансында катнаша

Тарихи чыганакларга караганда, Үтәмешгәрәй 1560 елда Явыз Иванның яраткан хатыны – Анастасия Романовнаның җирләү мәрасимендә катнашкан. Шул ук елның сентябрендә ул Покров соборы ачылышында катнаша. Бу – бүген безгә Василий Блаженный исеме белән таныш булган чиркәү. Явыз Иван аны Казан ханлыгын яулап алуга багышлап салдыра. Казанның соңгы ханы Үтәмешгәрәй әнисеннән аерылып, көчләп чукындырылган килеш үз дәүләтен яулап алу хөрмәтенә төзелгән чиркәү тантансында катнаша. Үзенә күрә бер фаҗигале символик вакыйга.

Тагын бер кызыклы факт. Үтәмешгәрәй 1563 елда Левон сугышы башлангач, анда да катнаша. Ул патша гаскәрендә була. Мөстәкыйль карарлар кабул итмәгән, чөнки аңа ул вакытта 16-17 яшь була", ди Ленар Абзалов.

Казан ханлыгының соңгы ханы Үтәмешгәрәйнең гомере кыска була. Ул 19-20 яшендә вафат була. Бик серле рәвештә. Ул үтерелгән дигән версия дә бар, әмма моңа дәлил юк, ди галим.

"Үтәмешгәрәй 1566 елда һәлак була. Үлем сәбәпләре билгеле түгел. Төрле версияләр бар. Үтерергә дә мөмкиннәр. Мәсәлән, чукындырылган Илһам хан Касыймда агулап үтерелә. Кем белә, бәлки, Үтәмешгәрәйнең үлемендә дә кемнеңдер кулы уйнагандыр. Әмма бу фаразлар гына.

Ходайкол каберлеге
Ходайкол каберлеге

Архангел соборында патшалар төрбәсендә Чыңгызхан нәселеннән ике шәхес кабере бар. Берсе Александр Сафагиреевич, икенчесе – Петр Ибрагимович. Ибраһим ханның улы Ходайкол. Икесе дә көчләп чукындырылган татар баласы", дип сөйли Абзалов.

Тарихчы фикеренчә, галимнәр алар хакында эзләнүләрен дәвам итәргә тиеш, ә җәмәгатьчелек татар ханнарының тормыш юлларын өйрәнү мөһим дип саный. Дәүләт тарафыннан алар хакында фәнни-популяр басмалар, медиапроектлар чыгарылырга тиеш, бу милли үзаңны тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулы була ала.

"Татар ханнарының нәселләрен Сергей Беляков, Булат Рәхимҗанов кебек тарихчылар өйрәнә. Әмма бу аз. Карагыз, урысларда ничәмә-ничә затлы китаплар чыга, телевизион, документаль, нәфис фильмнар күп. Ә без татар тарихын, шул исәптән татар ханнарын белмибез. Югыйсә һәрбересенең язмышы әсәр кебек. Үтәмешгәрәйнеке трагедия, әлбәттә. Аны һич истән чыгарырга ярамый. Аның рухына дога кылынулар да мөһим бүген. Киң җәмәгатьчелеккә бу сеңдерелсә, милли үзаңның үсешенә зур өлеш салыныр иде", дигән фикердә галим.

XS
SM
MD
LG