Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда башланган "Tatar.Бу Хакатон" бәйгесендә татар телен өйрәнү өчен платформа ясарга тәкъдим итәләр


Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган, бүләкләү фонды 600 мең сум тәшкил итә.

17 май көнне Казанда "Tatar.Бу Хакатон" чарасы башланып китте. Ул татар галиме Рәис Бохараев истәлегенә багышлана. Татарча хакатон 2021 елдан бирле оештырыла.

Быел бәйгедә катнашучыларга эшне 3 юнәлештә алып барырга тәкъдим ителә:

  • Татар телен нәтиҗәле өйрәнү өчен платформа булдыру. Ул үз эчендә грамматикага өйрәтү, сөйләшү күнекмәләрен булдыру, кулланучыларның тел өйрәнүгә мотивациясен арттырырга исәптә алырга тиеш.
  • Татар телендә контентны арттыру өчен инструментлар булдыру. Моның өчен ясалма интеллект технологияләрен куллану тәкъдим ителә.
  • Татар мәдәниятен популярлаштыру өчен Telegram-бот уенын ясау. Бу юнәлеш кысаларында катнашучыларга мәгърифәти уен ясарга тәкъдим ителә.

Катнашучы такымнар бу эш юнәлешенең берсен сайлап алып, нольдән яңа продукт булдырырга тиеш булачак. Моның өчен такымнарда IT, дизайн, тел юнәлешендә эш итүчеләр бар. Иң уңышлы проектларны киләчәктә белгечләр ярдәмендә киң аудиториягә чыгару да мөмкин булачак.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр (бүләкләү фонды 600 мең сум тәшкил итә), Татарстан фәннәр академиясендә эшләп алу мөмкинлеге, белгечләрдән кире элемтә алу каралган.

Хакатон (инглизчә: hackathon: hacker (хакер) + marathon (марафон)) дип IT юнәлешендә белгечләр форумын атыйлар. Програмчылар, дизайнерлар, менеджерлар бергәләп җыелып, чикле вакытта теге яки бу проблемны чишә, үз продуктларын тәкъдим итә. Чара бәйге рәвешендә уза, ахырда проектлар якланып, җиңүчеләр билгеләнә.

Хакатонда мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша. Моның өчен аларга 2-5 кешелек төркем җыеп, гариза бирергә кирәк иде. Чара Казанның IT-паркында уза.

Узган елны татар хакатоны Kazan Digital Week кысаларында узды.

Әлеге чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада IT белгечләргә зур кытлык булуын белдерде. 2022 елгы уку елында Татарстанда 4,5 мең IT белгеч әзерләп чыгарылган булса, бүген республикага 10 мең IT белгеч кирәк, диде ул. Белгечләр бигрәк тә татар телен, мәдәниятен үстерү юнәлешенә кирәк.

2017 елда Татарстанның дәүләт теле булган татар теле мәктәпләрнең мәҗбүри програмы нигезендә укытылудан туктады, татар теле гариза язып, ихтыяри укуга калдырылды. Прокуратураның бу карарын Дәүләт шурасы депутатлары бер каршылыксыз кабул итте.

Шул ук вакытта, 2017 елгы тел низагын фән ягыннан өйрәнгән галимә Гүзәл Йосыпова элегрәк Азатлыкка сөйләвенчә, бу һөҗүм татар теле белән кызыксынуны арттырды, элек татар теле турында уйланмаган кешеләрдә дә "татар телен өйрәнү кирәкме" дигән рефлексия тудырды. Нәтиҗәдә татар теле белән бәйле проектлар саны артты, моңа дәүләт тә моңа күбрәк игътибар бирергә мәҗбүр булды, диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG