Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Энгел Фәттахов ришвәттә шикләнелеп тоткарланган, аның өендә тентү бара


Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Тентүдән соң Фәттаховны Тикшерү комитетына сорау алуга алып барачаклар диелә.

Татарстанның элекке вице-премьеры, элекке Мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттахов өендә тентү бара. Бу хакта "Бизнес-Онлайн" һәм "Татар-информ" хәбәр итә.

Фәттахов Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә диелә. Тентүне Икътисади иминлек идарәсе хезмәткәрләре алып бара, шуннан соң Фәттахов Татарстанның Тикшерү комитетына сорау алуга китереләчәк.

Фәттахов Җинаять кодексының 290нчы маддәсе нигезендә ришвәт алуда шикләнелә, дип яза үз чыганакларына сылтанып "Бизнес Онлайн". Ришвәт күләме 20 миллион сум тәшкил итә диелә. Әлегә бу хакта башка мәгълүматлар юк.

Хәзер ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә һәм "Чишмә" агрофирмасын җитәкли. 2022 елда фирманың кереме 114 млн сум булган, ә чиста табышы – 33 млн, дип яза "Бизнес Онлайн".

Энгел Фәттаховка 62 яшь. Ул Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1993 елда муниципаль хезмәттә эшли башлаган, Актаныш һәм Сарман район идарәләрендә эшләгән. 1998 елда Актаныш районын җитәкли башлаган.

2012 елда Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры булып билгеләнгән иде, параллель рәвештә республика вице-премьеры булды. 2017 елда Татарстан мәктәпләрендә татар теле укытылуын яклады, моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

Шуннан соң Фәттахов Актаныш районына кайтты, аны берничә ел җитәкләде. Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.

Белешмә: Энгел Фәттахов

  • 1961 елның 12 июнендә Актаныш районының Чишмә авылында туган.
  • 1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
  • 1983-1984 елларда "Сельхозтехника" оешмасының Актаныш районы бүлегендә инженер-контроллер булып эшли.
  • 1984-1985 — Актаныш районы комсомолының икенче секретаре
  • 1985-1989 — Актаныш районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле вазифаларда эшли.
  • 1989-1993 — Казан авыл хуҗалыгы институты укытучысы.
  • 1993-1995 — Актаныш районы башлыгының беренче урынбасары.
  • 1995-1997 — Сарман районы башлыгы урынбасары.
  • 1997-1998 — Сарман районы башлыгының беренче урынбасары.
  • 1998-2012 — Актаныш районы башлыгы.
  • 2012-2017 — Татарстан мәгариф һәм фән министры.
  • 2013-2017 — Татарстан вице-премьеры.
  • 2017-2018 — Актаныш районы башкарма хакимияте җитәкчесе.
  • 2018-2022 — Актаныш районы башлыгы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG