Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан театр әһелләре Раил Садриевны яклап Тикшерү комитетына ачык хат белән чыкты


Раил Садриев
Раил Садриев

Алар аны театрдан читләштерүгә ризасызлык белдерә.

Татарстан театр әһелләре Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевка карата чикләү чараларын йомшатруны сорап Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга ачык хат белән чыкты. Мөрәҗәгать Татарстан театр әһелләре берлеге сайтына эленде.

Ачык хатны Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм 15 театр коллективы һәм театр әһелләре имзалаган. Алар арасында Камал театры, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, "Әкият" курчак театры, Тинчурин театры бар.

"Без кабатларга мәҗбүрбез: Татарстанның театр җәмәгатьчелеге бу вазгыятьткә борчу белдерә. Ләкин! Без монда явыз ният булган дип фикерләүдән ерак торабыз. Теләсә нәрсә була ала, тик нечкәлекләргә кадәр уйланылган гасыр аферасы гына түгел! Без моңа тулысынча ышанабыз!" диелә.

Мөрәҗәгатьтә Садриев "20 меңлек шәһәрдә заманча театр булдыра алды" диелә. Алар Тикшерү комитетының Татарстан җитәкчесенә Буа театры режиссерын "кичекмәстән эшенә керешергә тиеш" дип белдерә. Бу читләштерүне театр әһелләре Буа театры эше өчен куркыныч тудыра дип саный.

"Безнең өчен театр белән тормышы бер булган кешене профессиональ эшеннән читләштерү дөрес түгел, хаталы һәм һәлакәткә тиң. Сезон әле ябылмаган, коллективның тамашачы алдында үз йөкләмәләре бар. Һәм бу йөкләмәләрне үтәмәү барлык (театр) җәмәгатьчелек абруена күләгә булып ятачак!" диелә.

20 майда Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриев тоткарланды. 22 майда мәхкәмә аңа карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарды. Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитләр белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителмәячәк. Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны - Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.

"Дәрвиш" моноспектакле күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов турында. Андагы бердәнбер рольне Раил Садриев үзе уйный. Спектакль урыс телендә чыкты, соңрак Садриев аны журналист Искәндәр Сираҗиның тәрҗемә итәргә алынуын әйткән иде. Спектакльдә Нургали Хәсәнов (1852-1919) биографиясендәге бер эпизод – аның Төркиягә сәяхәте һәм Госманлы солтаны Габделхәмит II белән очрашу мизгелләре бәян ителә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG