Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты идеологиясе нигезендә эшләнгән "Татарлар" ("Татары") томының 3нче басмасы дөнья күргән. Бу хакта Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм китапны бастырган "Наука" нәшрияты хәбәр итә. Аны 2 400 сумга саталар.
Тарих институты хәбәр итүенчә, 2017 елда урыс телендә дөнья күргән "Татарлар" томының икенче басмасы сатылып беткән. Ул 3 мең данәдә басылган булган. Шуңа да нәшрият яңадан бастырырга булган.
"Татарлар" басмасының беренче томы 2001 елда чыкты. Сигез мең тираж белән дөнья күргән бу китап тиз арада таралып бетте. Икенче басманы 2018 елда тәкъдим иттеләр. Ул өч мең данә тираж белән чыкса да, күләме ягыннан беренчесеннән күпкә зуррак.
Икенче басма Гөлнара Габдрахманова, Вадим Трепавлов, Рәүфә Уразманова редакциясе нигезендә Мәрҗани исемендәге тарих институты әзерләгән, ә проектның идеологы – Русия этнология һәм антропология институты мөдире, Русиянең күпмилләтле булуын аның иң зур җитешсезлеге дип санаучы академик Валерий Тишков.
Икенче басманы тарихчы Искәндәр Измайлов тәнкыйтьләп, анда хаталар булуын, болгарчылык теориясе хөкем сөрүен һәм тарихның сәясиләштерелүен атады.
"Бөтен очерклар монда этник һәм этнологик якка түгел, ә сәяси тарихка багышланган. Бу өлешләрдә урта гасырлар татар этносы ничек үсеш алган, ничек итеп аннан бүгенге татар милләте барлыкка килүе турында бердәм концептуаль нигез юк. Беренче томда болар барысы да булса, икенче томда юк", диде Измайлов.
Ул вакытта Измайлов үзенең мәкаләсен хезмәттә файдаланырга рөхсәт итмәвен, тулы тиражны кулланудан алынуын һәм тыелуын таләп итеп мәхкәмәгә бирү белән янаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум