Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәясәткә таянып язылган тарих"


Казанда Русия фәннәр академиясенең "Халыклар һәм мәдәниятләр" дип аталган сериясе кысаларында рус телендә чыккан "Татарлар" томының яңартылган басмасын тәкъдим иттеләр. Бу китапның эчтәлеге белән килешмәүчеләр дә бар.

Китапны Казандагы Мәрҗани исемендәге тарих институты әзерләгән, ә проектның идеологы – Русия этнология һәм антропология институты мөдире, Русиянең күпмилләтле булуын аның иң зур җитешсезлеге дип санаучы академик Валерий Тишков.

"Татарлар" басмасының беренче томы 2001 елда ук чыккан иде. Сигез мең тираж белән дөнья күргән бу китап бик тиз таралып бетте. Икенче басма кечкенәрәк тираж белән (өч мең данә) чыкса да, күләме ягыннан беренчесеннән күпкә зуррак.

Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов яңа китапны тәкъдим итеп, татарларның төрле җирлектә яшәвен һәм төрле этнографик үзенчәлеккә ия булуын әйтеп, бу төрлелектә бердәмлек табу һәм аны күрсәтү максат булып торуын билгеләп узды.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Элек тә, хәзер дә халыкны ничектер бүлгәләргә тырышу тенденциясе бар, бу бигрәк тә җанисәп вакытында күренә. Ниндидер өстәмә халыклар уйлап чыгарырга тырышалар. Мәсәлән, керәшеннәр аерым, нагайбәкләр аерым дип күрсәтмәкче булалар. Бүген мишәрләр арасында да үзләренең аерым телләрен табарга тырышучылар бар. Татарларга төрлелек хас булуга карамастан, без бер халык. Безгә менә бу бердәмлекне күрсәтү мөһим иде һәм бу киләчәктә дә алга сөрелергә тиешле төп фикер. Бу том безгә шундый мөмкинлек бирде", дип сөйләде Хәкимов сәламләү чыгышында.

Яңартылган басманың мөхәррире – социологик фәннәр докторы Гөлнара Габдрахманова беренче басманың җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырганын, сигез меңлек тиражның тиз арада таралып бетүен әйтеп узды.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

"Китап, чыннан да, бик кирәкле булып чыкты. Тик яңадан бастырырга алынуыбыз моның өчен генә түгел. Соңгы 15 елда татар халкының мәдәниятен, тарихын тикшерү яңа мәгълүматләр бирде һәм без аларны шушы басмада чагылдырырга теләдек", диде галимә.

Габдрахманова әйтүенчә, кайбер өлешләр беренче китаптан үзгәрешсез алынган, яңа материаллар исә күбрәк татарларның тарихы белән бәйле. Мисал өчен, татарларның совет чорындагы үсеше турында яңа бүлекләр булдырылган. Моннан тыш татарларның 1990-2000 елларда үсеше хакында аерым бүлек барлыкка килгән.

"Бу бүлектә татарларда этномәдәни, дини вазгыятьнең ни рәвешле чагылуы, аларның этник, төбәк һәм гомумрусия тәңгәллеге ничек формалашуы бәян ителә”, диде Габдрахманова.

Шулай да яңа басманың эчтәлеге белән килешмәүчеләр дә табылды. Татарстан Фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты баш фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов хәтта басманы мәхкәмәгә бирү белән янады.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

"Монда әйтүләренчә, "Татарлар"ның беренче томы чыкканнан бирле күп вакыт узган, бу арада күп хезмәтләр дөнья күргән, бу томның этнологик өлешенә төзәтмәләр кертү таләп ителгән, ә калган бөтен өлеше үзгәрешсез диярлек калган. Иң җитди үзгәрешләр татар халкы тарихын тасвирлауның этник өлешенә кертелгән.

Бу ике басманы чагыштырып карасак, икенче басманың берничек тә яхшырмаганын күрербез, чөнки яңа томда татар халкының үсеше һәм этногенез тарихының төгәл һәм ачык концепциясе монда язылмаган. Беренче томны алыштырган очеркларда бер яңа әйбер дә юк. Алай гына да түгел, бу том хәтта татарларга каршы булып чыккан. Мин аны хәтта бастырырга да ярамый иде, дип саныйм”, диде Измайлов.

Бу китапта язылганнар - сәяси тарих

Ул автор буларак бу томда үз язмасы файдалануылуын бөтеләй белмәвен әйтә. Китапны тәкъдим итүгә дә чакыру алмавын белдерде.

"Мин китапның татар халкының этнографиясе бүлегенә караган өлешен гомумән фәнни түгел дип саныйм. Безнең Дамир Исхаков белән бергә язган Идел Буе Болгарстаны тарихына караган очерк бу китапка тагын кергән. Ни сәбәпле шулай эшләгәннәр – аңлашылмый. Чөнки мин бу томда катнашудан катгый баш тарттым. Фәнгә каршы булган хезмәттән үз исемемне алып атуларын таләп итеп, этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишковка хат та яздым. Тик, болар берсе дә эшләнмәде", диде Искәндәр Измайлов.

Аның сүзләренчә, бу китапта язылганнар - сәяси тарих. "Бөтен очерклар монда этник һәм этнологик якка түгел, ә сәяси тарихка багышланган. Бу өлешләрдә урта гасырлар татар этносы ничек үсеш алган, ничек итеп аннан бүгенге татар милләте барлыкка килүе турында бердәм концептуаль нигез юк. Беренче томда болар барысы да булса, икенче томда юк", диде Измайлов.

Ул китапта тикшерелмәгән мәгълүмат китерелүен дә әйтә. "Бу татар халкының бердәмлегенә суга, китап тискәре тәэсир ясый. Минем очеркны бу томда миңа бөтенләй дә әйтеп тормыйча кулланганнар, җитмәсә, аның асылын, эчтәлеген бозып күрсәткәннәр. Бөтен фәнни эшчәнлегем дәвамында каршы көрәшкән фикерләрне минеке дип язганнар.

Без монда ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, яңадан болгарчылык турында тагын бер басма булдырылганын күрәбез. Мин дирекцияне дә, бу томның редакциясен дә мәхкәмәгә бирергә җыенам. Бөтен тиражның кулланудан алынуын һәм тыелуын таләп итәчәкмен”, - дип тәмамлады үз чыгышын Искәндәр Измайлов.

Мәскәүдән килгән кунак – Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты чыгара торган "Халыклар һәм мәдәниятләр" күптомлы сериясенең җаваплы сәркатибе Людмила Миссонова бу проектның тарихын сөйләп узды.

Аның уйлавынча, бу китаплар "раса, этник һәм дини яктан түземлелеккә, халыкларның күптөрле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен толерант кабул итүгә" чакырырга тиеш.

Әлеге китаплар сериясен чыгару турындагы карар 1989 елның 1 ноябрендә кабул ителгән булган. Бу китаплар Совет Берлеге халыклары тарихын сөйләргә тиеш була, серия үзе дә "Совет Берлеге халыклары" дип атала. Тик Берлек таркалганнан соң, проект туктала, аннары инде аның исемен дә "Халыклар һәм мәдәниятләр", дип үзгәртелә.

1997 елда беренче томы дөнья күрә, ул рус халкына багышлаган. "Русские" томыннан соң Русиянең башка славян халыклары һәм күрше дәүләтләргә, аерым алганда "Беларуслар", "Украинннар", "Молдован" белән аерым "Гагаузлар" чыгарыла.

Аннары Идел буе һәм Урал яны халыклары турында китаплар дөнья күрә: "Коми", "Мари", "Мордва", "Удмуртлар". Русиянең монгол телле халыкларына ике том багышланган: "Бурятлар" һәм "Калмыклар".

Шуннан соң Кавказ халыклары турында китаплар чыга. Һәм бары соңгы елларда гына төрки халыкларга багышланган томнар күпләп чыгарыла башлый.

​"Бу серия 2001 елда нәкъ менә "Татарлар" томы белән башланды, чөнки татарлар – Русиядә сан ягыннан икенче халык", дип сөйләде галимә.

Миссонова сүзләренчә, эш барышында бүгенге Татарстан җирлегендә яшәүче татарлар гына түгел, ә бөтен Идел-Урал төбәге татарлары тарихы һәм бүгенгесе өйрәнелгән, шулай ук Русия белән чиктәш дәүләтләрдә яшәүче 6,5 миллионнан артык татарларны өйрәнү нәтиҗәләре дә бу хезмәттә чагылыш тапкан.

Ә инде "Татарлар"ның икенче басмасына килгәндә, аңа иң яңа тарихның күп кенә әһәмиятле вакыйгалары, аерым алганда Казанның меңъеллыгын гомумрусия тантанасы буларак билгеләп үтү, Татарстан башкаласының спорт үзәгенә әйләнүе кергән. Этносәяси үсеш бүлекләрендә федераль үзәк һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр динамикасы яңача ачыла.

"Бу басылган томда күп кенә бәхәсле сораулар чагылыш тапты, алар этнологик кына түгел, сәяси тарихка да кагыла, чөнки тарихи басма әзерләгәндә, сәясәттән баш тарту мөмкин түгел. Авторлар бөтен темаларга да бер карашта тормый", дип билгеләп узды Людмила Миссонова.

XS
SM
MD
LG