Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 100 еллыгы. Тарих кайдан башлана?


ТАССРны оештыру корылтаенда катнашучылар, 1920 ел

Узган атна Русия президенты Владимир Путин 2020 елда "Татарстан республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында" фәрман имзалады. Бу Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның шул ук хакта ике ел элек имзалаган фәрманын ритуаль хуплау булды. Чынлыкта хәзерге Татарстанның тарихы кайчаннан башланган соң?

Гомумән, хәзерге Татарстанның барлыкка килү датасы буларак берничә дата карала ала, әмма "рәсми" версия буларак 1920 елның 27 мае карала. Ул көнне Бөтенрусия үзәк башкарма комитетының һәм РСФСР Совнаркомының ТАССР төзү турында карары чыга.

Әмма нигә соң әле республика тарихының рәсми башлангычы итеп нәкъ менә совет чоры алына? Татар халкының дәүләт коруда мең еллык тәҗрибәсе булуы һәркемгә билгеле бит. Хәзерге Татарстан җирләрендә (һәм хәтта Татарстан гына түгел) Идел-Урал татарлары корган берничә дәүләт булган (кырымтатарларны һәм Себер ханлыгын корган Көнбатыш Себер татарларын исәпкә алмаганда). Бу – катлаулы мәсьәлә. Шулай да ачыклап карыйк.

Башта ук бер шактый мөһим нәрсәне искәртеп узыйк. Хәзерге Русия федерациясе Совет берлегенең варисы дип аталды. Хәзерге рәсми идеология (бик үк уңышлы булмаса да) тарихны "Русия империясе → Совет берлеге → Русия федерациясе" тарихи варислар схемасы нигезендә бәйләргә тырыша. Дөнья корылышының бу "идеаль" сурәтенә күз салсак, Николай II һәм Иосиф Сталин, үз әләмнәрен күтәргән һәм төрле бизәкләр таккан казаклар, наци Германиясен җиңү көнен бәйрәм итүләр бик сәер бер төркемне тәшкил итәләр. Ә бит ул җиңүне тәэмин иткән сәяси системга каршы 100 ел элек шул казак әләмнәрен күтәргәннәрнең идеологик элгәрләре сугышкан.

Күп кенә мөһим нәрсәләрнең беренче ноктасы, тарихи башлангычы итеп совет чорын күрсәтү гадәткә кергән

"Керпе белән еланны аталандырырга" омтылуларга, "тарихны татулаштырырга" маташуларга карамастан, эчке каршылыклар сәбәпле, барлык бу пропагандистик тырышлыклар файда китермәячәк – киң җәмәгатьчелек аны кабул итмәячәк. Шул сәбәпле бу тарих чылбырында төп урынны "Совет берлеге → Русия федерациясе" бәйләнеше алып тора. Шуңа күрә күп кенә мөһим нәрсәләрнең беренче ноктасы, тарихи башлангычы итеп совет чорын күрсәтү гадәткә кергән. Хәтта XXI гасырда да бездә 23 февральдә "совет" армиясе көне, 10 ноябрьдә "совет" милициясе көне бәйрәм ителә. Әлбәттә, "совет" сүзе хәзер кулланылмый, әмма барлык бу бәйрәм даталары нәкъ совет чорында барлыкка килгәнгә күрә, ул үзеннән-үзе күздә тотыла.

Русиядәге милли республикаларның юбилейларын совет чорына бәйләү дә шушы мантыйкка бик туры килә. Татарстаннан тыш, мондый юбилейларны Русиядәге башка милли республикаларда, шул исәптән 2019 елда Башкортстанда да уздыдырга әзерләнәләр.

Татарстан барлыкка килүнең башка күп кенә даталары да бар

Әмма, инде югарыда язылганча, татар халкының дәүләт коруда бик зур тарихи "йөге" булу сәбәпле, Татарстан барлыкка килүнең башка күп кенә даталары да бар. Әгәр Казан ханлыгын алабыз икән, (ә бит аңа кадәр Идел Болгары да булган), ул инде хәзерге кечкенә Татарстаннан берничә мәртәбә зуррак һәм милли сәяси мираска ия дәүләт булган. Ягъни Казан ханлыгы асылда татарларның һәм Идел-Урал буйларында яшәүче башка халыкларның дәүләте булган. Ә Алтын Урда империягә тартымрак, бик күп төрле халыкларны үз эченә алучы дәүләт булган.

Алтын Урда харитасы
Алтын Урда харитасы

Әгәр дә Татарстанның рәсми тарихы Казан ханлыгыннан башланса, республика аның варисы буларак танылыр иде, ә бу инде Идел буендагы башка төбәкләргә тәэсирне киңәйтү өчен идеологик нигез була ала. Әлбәттә инде, үзәкләштерүче һәм барлык нәрсәне Мәскәүгә бәйләп куючы кызыл Кремльнең хәзерге тәҗрибәсенә бу һич тә туры килми.

Суверенитет датасы – 1990 елның 30 августы – Республика көне буларак билгеләнүче дәүләт бәйрәме Татарстанның туган көне буларак кабул ителә алмый, чөнки ул чакта де-факто бары республиканың статусы гына үзгәрде. Татар автоном совет социалистик республикасы (ТАССР) Татар совет социалистик республикасына (ТССР) әверелде, ягъни статусы белән автономнан Совет берлеге республикасына тиңләште. Шуның өчен репрессияләнгән Мирсәет Солтан-Галиевтан башлап, Татарстанның совет чорындагы күп кенә буын җитәкчеләре берничә мәртәбә мондый статуска ирешергә тырышып карады. Статус үзгәрү яңа республика төзелүне аңлатмый, шуңа күрә 1920 елда рәсми рәвештә төзелгән республика варислыгы һичшиксез дәвам итә.

Инкыйлаб чоры вакыйгаларына карасак, республиканың башлангычы буларак 1920 елдан кала тагын берничә датаны алырга мөмкин: мәсьәлән, 1917 елның 29 ноябре һәм 1918 елның 22 марты.

Идел-Урал җөмһүриятен игълан итү тантанасына чакыру
Идел-Урал җөмһүриятен игълан итү тантанасына чакыру

1917 елның 29 ноябрендә Уфада Милли Мәҗлес Идел-Урал штатын оештыру һәм аны гамәлгә ашыручы коллегия төзү турында карар чыгара. Идел-Урал штаты (соңрак 1918 елда Идел-Урал республикасы итеп үзгәртелә) асылда милли түгел (ягъни Татар республикасы түгел), ә Идел буе халыкларының күпмилләтле автономиясе була, гәрчә аны төзүдә төп рольне нәкъ менә татарлар башкарса да. Асылда ул "федерация эчендәге федерация" була. Визуаль яктан әлеге федератив республика нәкъ Казан ханлыгы биләмәләрендә урнаша һәм заманында ханлыкка кергән халыкларны берләштерә. Әмма ул бәйсезлеккә дәгъва итми, ә федератив Совет Русиясенең бер өлеше буларак карала.

Әгәр 1918 елның 22 мартын, Татар-Башкорт республикасы игълан итүне алсак, монысы да тарихи яктан шактый дөрес булыр иде. Идел-Урал штатыннан аермалы буларак, ул нәкъ татарларның һәм башкортларның үзбилгеләнүе өчен төзелгән милли республика була. Татар социалистлары (Галимҗан Ибраһимов һәм Мулланур Вахитов) гына түгел, совет хөкүмәте дә аны шундый итеп күрергә тели. Соңрак Ватандашлар сугышы үзгәрешләр кертә, аның икегә бүленүенә китерә – ягъни бу уртак татар-башкорт проектының эволюциясе була.

Совет хөкүмәте 1919 елның мартында башкорт хөкүмәте белән килешүгә ирешкәннән соң һәм совет дәүләте кысаларында Башкорт республикасы төзелгәннән соң, Татар-Башкорт республикасы төзү турында декрет гамәлдән чыккан дип таныла. Әмма монда да федераль үзәк өчен "җитешсезлек" бар – бу датага игътибар юнәлтү уртак Татар-Башкорт республикасы төзү планы гамәлдән чыгарылганнан соң Уфа губернасының татарлар тупланып яшәгән өч өязенең язмышы мәсьәләсен искә төшерә. Ул референдум аша хәл ителергә тиеш булса да, гамәлгә ашырылмый, өязләр югарыдан күрсәтмә нигезендә генә Башкортстанга кушып куела. Бу татарлар яшәгән зур территориянең "үз республикасыннан" аерылуына китерә. "Башкортстандагы татар мәсьәләсе" менә шуннан килеп чыга да инде.

Идел-Урал дәүләте проекты
Идел-Урал дәүләте проекты

Менә шул сәбәпләрдән Татарстанның 100 еллыгын 2020 елда бәйрәм итү федераль үзәкнең идеологик контрольдә тоту һәм барлык республикаларны тигезләү (бу милли үзбилгеләнүне бик теләмәгән республикаларга да кагыла) мантыйгына туры килә дә. Кем әйтмешли, барысы да бер рәт булып атларга тиеш.

Республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү бер мизгелгә генә кайтып калмый

Шулай да, бер нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк – төп проблем даталарны аңлату белән генә бәйле түгел. Республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү бер мизгелгә генә кайтып калмый, ул Татарстанның 1920 елда оештырылуына кадәрге еллардагы төрле вакыйгалар бәйләнешен дә үз эченә алачак. Әлеге процесс кысаларында 1920 елда Татарстанның игълан ителүенә китергән барлык мөһим тарихи вакыйгаларны искә алып булыр иде – шул нәрсә милләтне формалаштыручы "хәтер сәясәте" дип атала да инде.

Һәм чыннан да борчылу һәм сагаю уяткан нәрсә – Татарстанда республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү өчен бернинди дә әзерлек алып барылмау. Шуңа күрә татар дәүләтчелеге яңару этапларының юбилейлары бернинди игътибарсыз калдырылды: тарихи борылыш булган I (1917 елның мае) һәм II (1917 елның июле) Бөтенрусия мөлелманнары корылтайлары. Нәкъ менә шул җыеннарда милли автономия төзү зарурлыгы турында карарлар кабул ителгән дә бит. Һәм тагын да мөһиме – 1917 елның ноябрендә Татар милли парламентының җыелып Идел-Урал штатын игълан итүе һәм 1918 елның мартында Татар-Башкорт республикасы турында декрет чыгару.

Төп проблем – республика юбилееның 2020 елда билгеләнүе түгел, ә менә шул хәтер сәясәтен махсус рәвештә булдырмау

Гади халык татарларның үзбилгеләнүенә нигез булучы хәзерге Татарстанның төзелүенә китергән бу вакыйгалар турында берни дә белми. Төп проблем – республика юбилееның 2020 елда билгеләнүе түгел, ә менә шул хәтер сәясәтен махсус рәвештә булдырмау. Нәтиҗәдә гади халыкның аңында бушлык һәм моңа кадәр монда берни дә булмаган, 1920 елда башка халыклар белән бергә татарларга да мәҗбүри рәвештә милли республика бүләк иткәннәр дигән уй барлыкка килә.

Ә күрше Башкортстанда республика барлыкка килү турында бәхәсләргә карамастан, 100 еллыкны 2019 елда бәйрәм итүгә әзерлек инде күптән башланды. Татарстанда исә бу юнәлештә бернинди дә хәрәкәт күренми, ә вакыт кимегәннән кими бара. Татарстанның 100 еллыгына багышланган сайтны гына ачып җибәрделәр.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG