Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Татар ата-аналары балаларына караганда татар телен яхшырак белә һәм урыс телен белүне дәрәҗә дип саный


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ата-аналар һәм укытучылар милли телләрнк мотивациясе көчле булган укытучылар бирергә тиеш дип саный.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар һәм саха (якут) милли мәктәпләрендә туган телләрнең торышы турында тикшеренү үткәргән. Бу хакта Институт матбугат үзәге хәбәр итә.

Социологик тикшеренүне социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова үткәргән. Ул Саха (Якутия) һәм Татарстандагы милли мәктәпләрдә туган телдә сөйләшүче укучы һәм ата-аналар арасында оештырылган. Галимә мондый нәтиҗәләргә килгән:

— ата-аналар балаларга караганда милли телләрне яхшырак белә. Шул ук вакытта алар урыс телен кешенең белем дәрәҗәсе күрсәткече һәм дөнья мәдәниятенең бер өлеше буларак кабул итә;

— якут мәктәпләрендәге өлкән сыйныф укучылары һәм Казандагы ата-аналар якут һәм татар телләрен примордиаль мәгънәдә, ягъни туган тел һәм ата-аналар теле буларак активрак кабул итә. Якутски шәһәренең өлкән буыны үз телен аерым статус һәм кыйммәтләр дип күрә. Казан балалары исә, татар телен татар мәдәнияте белән тиңли;

— ата-аналар һәм укытучылар милли телләргә балаларны тәрбия, белем бирү, уңай мохит тудыру аша өйрәтергә кирәк, шулай ук укучыларга белемне мотивациясе көчле булган укытучылар бирергә тиеш дип саный.

Моңа кадәр Тарих институты Татарстанда татарлар арасында диндарлык көчәюен ачыклаган иде.

2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар кими. Узган уку укучыларның 63 проценты аны өйрәнгән. 2017 елда бу күрсәткеч 69 процентны тәшкил иткән.

Татар теленнән имтихан бирүчеләр дә кими. Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 7 укучы тапшырды. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG