Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада TikTok-ка нәрсә яный? Социаль челтәрне чикләү турында төп сораулар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Якшәмбе көнне АКШта TikTok берара эшләмәде. Америкада аңа чикләүләр кертелергә тиеш. Дөньяның иң популяр видеохезмәтләрнең берсен нигә чиклиләр? Русиядә челтәр нигә томаланмаган бердәнбер эре чит ил платформасы булып кала? Азатлык аңлатуында укыгыз.

19 гыйнвар көнне АКШта популяр TikTok социаль челтәре эшләүдән туктап торды. Көн дәвамында кушымтаны ачканда мондый язу чыккан иде:

"Гафу итегез, хәзер TikTok-ны куллану мөмкин түгел.

АКШта TikTokны тыю кануны үз көченә керде, һәм сез аны куллана алмыйсыз. Трамп бу мәсьәләне чишү өчен президент вазифасына керешкәч эш башларга вәгъдә итте. Безнең белән калыгыз".

Соңрак социаль челтәр янә эшли башлады. АКШның бүген үз вазифасына керешәчәк яңа президенты Дональд Трамп социаль челтәрне тыю турында канунны кичектерәчәген белдерде. Шулай да гаять популяр булып киткән видеоплатформаның киләчәге күп сораулар тудыра.

Социаль челтәр ни өчен чикләнелә?

TikTok-ны тыю турында канун 2024 елның апрелендә кабул ителде. Бу иминлек мәсьәләләренә бәйле. АКШ хакимияте фикеренчә, TikTok дәүләт иминлегенә яный. АКШ Конгрессында белдерүләренчә, TikTok хуҗасы булган ByteDance ширкәте Кытайның күзләү хезмәтләре белән хезмәттәшлек итәргә мөмкин.

2017 елда Кытайда кабул ителгән канунга күрә, барлык Кытай оешмалары хакимияткә һәм Кытай күзләү оешмаларына мәгълүмат җыюда чит илләрдә дә ярдәм итәргә тиеш. Моннан тыш ByteDance-ның Һонконг протестлары вакытында катнашучылар турында мәгълүмат җыю очраклары да булган, бу да АКШ рәсмиләренең шикләрен арттырды.

2024 елның апрелендә кабул ителгән канунга күрә ByteDance ширкәтенә платформаны башка кулларга сату таләп ителде. Шулай да ширкәт платформаны саклап калу өчен көрәшеп карарга булды. TikTok 19 гыйнварда, Доналд Трамп инаугурациясенә бер көн кала барлык АКШ кулланучылары өчен тулысынча ябылды. Сүз 170 миллионнан артык кулланучы турында бара.

ByteDance, сүз ирегенә нигезләнеп, тыюны шикаять итәргә тырышты һәм аның канунсыз булуын дәлилләргә теләде. Әмма 17 гыйнвар көнне Югары мәхкәмә хөкемдарлары тыюны кануни дип тапты, нәтиҗәдә TikTok платформасы Америка базарыннан юкка чыгарга тиеш.

Бу мәсьәлә тирәсендә зур шау-шу нәрсә белән аңлатыла?

TikTok — дөньяда иң популяр социаль челтәрләрнең берсе. Аның уникаль алгоритмы, кулланучыларга кызыклы контент тәкъдим итеп, блогерлар һәм эшкуарлар өчен көчле коралга әйләнде. TikTok ярдәмендә эшмәкәрләр үз бизнесын үстерә ала, блогерлар исә зур аудитория туплый. "Америка авазы"ның "Хай, Tech!" проекты алып баручысы Андрей Цветков фикеренчә, "TikTok’ны тыю — бу иҗади һәм коммерцияле мөмкинлекләрне чикләү" булып тора.

Тыю гамәлгә кергәннән соң, TikTok кулланучылары һәм контент ясаучылар башка, альтернатив платформалар эзли башлый. Кайберәүләр YouTube, Instagram һәм Snapchatка күчәргә тырыша, кайберләүләр исә Xiaohongshu (инглиз телле дөньяда RedNote буларак билгеле) кытай челтәре белән кызыксына башлады.

Моннан тыш, Google Trends күрсәткәнчә, 19 гыйнварда АКШта "TikTok VPN" эзләүләре 1328%ка артты, бу тыюны урап үтү тырышлыклары барлыгын күрсәтә. Ләкин VPN куллану да платформаның кушымта кибетләреннән юкка чыгу мәсьәләсен чишә алмый.

Шуны да исәпкә алырга кирәк, TikTok платформасын дөньяның иң көчле икътисады булган Америкада тыю турыдан туры АКШ һәм Кытай арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр һәм глобаль технологик көндәшлек мәсьәләләренә бәйле. Бу низаг технологияләр, икътисад һәм мәгълүмат иреге дөньясында нинди нәтиҗәләргә китерәчәген фаразлау кыен.

Трамп роле һәм технологик көндәшлек

Бүген, 20 гыйнвар көнне Доналд Трамп рәсми рәвештә президент вазифасына керешә. Ул TikTok мәсьәләсендә карарны якын арада кабул итәчәген вәгъдә итте.

16 гыйнвар көнне АКШның сайланган президенты Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин белән телефоннан сөйләште. Әмма әлеге сөйләшү нәтиҗәсендә платформаның язмышы үзгәрмәде.

Азат Европа/Азатлык радиосының журналисты, China In Eurasia брифингы авторы Рейд Стэндиш фикеренчә, TikTok’ны тыю — АКШ һәм Кытай арасындагы технологик лидерлык өчен көрәшнең бер билгесе.

— ByteDance’ның платформаны саклап калырга тырышуы — Кытайның технологик алдынгылыгын саклап калу теләге белән бәйле, — дип аңлата ул.

Андрей Цветков исә TikTok тыюның икътисади нәтиҗәләренә игътибар итә. Аның фикеренчә, TikTok уңышы Америка базарында контент ясаучылар һәм эшкуарлар өчен уникаль мөмкинлекләр тудырды. Бу мөмкинлекләрнең югалуы икътисадка йогынты ясамый калмас, дип саный ул.

TikTok-ны саклап калу омтылышлары

Социаль челтәрнең тыелачагы билгеле булгач АКШның берничә эре эшкуары аны сатып алу тәкъдиме белән чыкты. Мәсәлән, миллиардер Фрэнк МакКорт җитәкчелегендәге эшмәкәрләр төркеме платформаның Америкадагы базасын сатып алу тәкъдимен ByteDance-ка җиткерде. Бу инициативаны Shark Tank програмында катнашучы танылган инвестор Кевин О'Лири да хуплады.

Американың иң популяр блогерларның берсе, MrBeast та (чын исеме Джеймс Дональдсон): "Яхшы, TikTok томаланмасын өчен, аны сатып алачакмын", диде ул. Бу белдерүдән соң блогерга берничә миллиардер ярдәм дә тәкъдим иткән диелә.

Bloomberg үз чыганакларына таянып язганча, социаль челтәрне дөньядагы иң бай кеше һәм Трампка аеруча якын дип саналган Илон Маскка тапшыру варианты да карала. Әмма бу очракта хезмәтне тулысынча сату түгел, ә сүз ByteDance белән бергә идарә итү турында бара диелә. Шул ук вакытта, ByteDance үзе бу сөйләшүләр турында хәбәрдар булмаска да мөмкин, ди басма.

Ләкин әлегә бу тәкъдимнәр җавапсыз калды.

TikTok һәм Русия

Шул ук вакытта, Русиядә TikTok бердәнбер әле томаланмаган эре чит ил социаль челтәре булып кала. 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, хакимият үз карашына туры килмәгән барлык Көнбатыш платформаларын берсе артыннан берсе томалый башлады. Meta ширкәтенә караган Facebook белән Instagram бик тиз томаланды, Signal белән Viber кебек мессенджерлар да илдә ачылмый, соңгы айда Русиядә Youtube та фактик рәвештә эшләми башлады.

Бу шартларда TikTok әлегә томаланмыйча, Русиядә ачыла торган платформа булып кала. Әлеге хәл Русиянең Кытайга якынаю омтылышы вә үзенең көчле һәм дустанә партнеры булып күрү теләгенә бәйле була ала. Шул ук вакытта, моны TikTok-ның илдә яңа контентны чикләү омтылышлары белән дә аңлатып була.

Шулай да Көнбатыш белгечләре TikTok-ны куллануда сак булырга чакыра. Ул кулланучылар турында бик күп мәгълүмат җыя ала, аның ярдәмендә Кытай күзләү оешмалары аерым кешеләрне күзәтергә дә ихтимал дигән борчулар әйтелә.

***

Русиядә бердәнбер зур ачык платформа булу сәбәпле, Азатлык та үзенең TikTok аккаунтын алып бара. Бүгенге көндә анда 10 меңнән артык кеше безнең видеоларны карый. Шулай ук безнең "Әйдә! Online" татар телен өйрәнүчеләр өчен платформаның да Тикток аккаунты бар.

TikTok платформасы тирәсендәге вазгыять технологик, икътисади һәм сәяси өлкәләрдә глобаль балансны үзгәртү потенциалына ия, ди белгечләр. ByteDance-ның көрәше, Трампның ихтимал карарлары һәм Америка кулланучыларының реакциясе дөнья күләмендә зур әһәмияткә ия. АКШта TikTok-ны чикләү тырышлыгы глобаль технологик көндәшлектә яңа этапны ачты, һәм бу вакыйгаларның нәтиҗәләре әле озак вакыт дәвамында сизелергә мөмкин.

TikTok — кыска видеоларны төшерү һәм карау өчен хезмәт, ул Пекинда урнашкан ByteDance ширкәтенә карый. 2018 елда эшләтеп җибәрелгән халыкара версиясе дөньяда иң тиз үсүче һәм популяр кушымталарның берсенә әйләнде.

TikTok Кытайда "Доуинь" исеме белән билгеле һәм Кытайның цензура кагыйдәләренә туры китереп аерым серверларда эшли.

Хәзерге вакытта TikTok-ның аудиториясе миллиардтан артык кулланучыны үз эченә ала һәм ул 150дән артык илдә популяр. Русиядә TikTok-ны 50 миллионнан артык кеше куллана дип санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG