Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балалар әтиләрен бик сагына". Тольяттида "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең эшләре карала


Юнир Исламголов
Юнир Исламголов

Тольятти шәһәрендәге (Самар өлкәсе) Автозаводски районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең җинаять эшләре карала. Мәхкәмәнең эш кәгазьләреннән күренгәнчә, Өметбай Дәүләтбирдин, Юнир Исламголов, Идел Кәримов, Кәбир Суярголов һәм Газизҗан Хәйбуллинны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкиленә гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллануда" гаеплиләр.

Тикшерүчеләр ОМОН вәкиленең каскасына кар эләгүне "көч куллану" дип саный

Ул машина йөртүче булып эшләде, хатыны белән бергәләп шәхси хуҗалыкта терлек үрчеттеләр

"ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Башкортстанның Хәйбулла районы Байгускар авылында яшәүче 59 яшьлек Өметбай Дәүләтбирдинны куәт оешмалары вәкилләре 2024 елның 5 февралендә, Зилаер районында яшәүче апасының өендә тоткарлый.

Улы әйтүенчә, Өметбай Дәүләтбирдинны куәт оешмалары хезмәткәрләре ике көн буе эзләгән, "аның туганнарына һәм танышларына килгәннәр, тентүләр үткәргәннәр". Улы әтисенең туберкулез белән авыруын да әйткән.

Шуңа карамастан 6 февральдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Андрей Лебедев Дәүләтбирдинны тикшерү изоляторына җибәрә.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Өметбай авылындагы иҗтимагый тормышта да актив катнашты: бөтен өмәләргә йөрде, үзенең техникасы белән ярдәм итте, агач үсентеләре утыртты

"Ул машина йөртүче булып эшләде, хатыны белән бергәләп шәхси хуҗалыкта терлек үрчеттеләр, — дип сөйләделәр Өметбай Дәүләтбирдин турында "ВКонтакте"дагы "Баймак. Аресты. Хроника событий" төркемендә. — Шулай ук Өметбай авылындагы иҗтимагый тормышта да актив катнашты: бөтен өмәләргә йөрде, үзенең техникасы белән ярдәм итте, агач үсентеләре утыртты. Элек аның тормышы ел фасылларына карап корыла иде: җәен терлеккә азык, печән әзерли, ә кышын ит сата. Әмма февральдән башлап бар да үзгәрде: Өметбайны Баймакта Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгән көнне "киңкүләм тәртипсезлекләрдә" катнашуда гаепләп, тикшерү изоляторына җибәрделәр".

Төркемдә ирнең күптән түгел туберкулез кичерүен, "гел табибка күренеп торырга һәм флюорография ясатырга кирәклеген" дә искәрткәннәр. "Аны иректә дүрт баласы һәм хатыны көтә, Өметбайдан башка гына хатыны хуҗалыкны алып бара алмаячак", дип язды активистлар.

Өметбай Дәүләтбирдин хатыны белән
Өметбай Дәүләтбирдин хатыны белән

Сак астына алынуын Дәүләтбирдин үзе дә, аның адвокаты да шикаять итеп карый. Әмма Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу үтенечләрне гел кире кагып килә. Мәсәлән, 2024 елның 19 мартында Өметбай Дәүләтбирдин Югары мәхкәмә утырышында чыгыш ясап, тикшерү изоляторында утырган вакытта сәламәтлеге начараюына зарлана. Адвокаты Сергей Подольский да шулай ук дип сөйли, хатыны белән әнисе Дәүләтбирдин тәрбиясендә булуын әйтә. Адвокат һәм гаепләнүче мәхкәмәдән чикләү чарасын йомшартуны сораса да, Башкортстан Югары мәхкәмәсе беренче мәхкәмәдә чыгарылган карарны үзгәрешсез калдыра.

Август башында Өметбай Дәүләтбирдинга ахыргы гаепләү белдерәләр. Ул "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче өлеше) һәм "хакимият вәкиленә гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллануда" (Җинаять кодексыныэ 318нче маддәсе, 1нче өлеше) гаепләнә. Хокук яклаучылар әйтүенчә, тикшерүчеләр "ОМОН хезмәткәренең баш киеменә кар эләгүен" көч куллану дип саный.

Аның кайда булуын, кайчан кайтачагын балаларга аңлатып булмый

30 яшьлек Юнир Исламголовны куәт оешмалары хезмәткәрләре 2024 елның 24 гыйнварында тоткарлый. Бу хакта аның хатыны Гөлфинә сөйләгән иде.

10 тәүлек Уфада утырды, 3 февральдә өйгә кайтты, әмма 5 февральдә аны кабат Баймакка алып киттеләр

— 24 гыйнварда Баймакка алып киттеләр, мәхкәмә булды, 10 тәүлек административ сак бирелде, — дип язды Исламголовның хатыны. — 10 тәүлек Уфада утырды, 3 февральдә өйгә кайтты, әмма 5 февральдә аны кабат Баймакка алып киттеләр. Шалтыратып, әле тагын Уфада мәхкәмә булачагын, адвокат табарга кирәклеген әйттеләр. Җинаять эше ачып, ирегеннән мәхрүм итәргә телиләр.

Гөлфинә Исламголова иренең гаиләдә бердәнбер туендыручы булуын, ике балигъ булмаган балалары барлыгын сөйләде.

Юнир Исламголовны 10 тәүлеккә кулга алган Баймак районы мәхкәмәсе карарында әйтелгәнчә (ирне Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.2нче маддәсе, 6.1нче өлешендә — "рөхсәтсез җыенда катнашуда" гаепле дип табалар), ул 2024 елның 17 гыйнварында "рөхсәтсез чарада катнашкан". Чарада янәсе "Алсыновка — азатлык!", "Үзебезнекеләрне бирмибез!", "Фаил, без синең белән!" дигән шигарләр кычкырган, "кар чистартучы һәм юлны тигезләүче техникага эшләргә комачаулаган".

6 февральдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Андрей Лебедев тикшерүнең үтенечен канәгатьләндереп, Исламголовны 2024 елның 17 мартына кадәр тикшерү изоляторына җибәрә.

— Юнир Исламголовның Аскар авылында кечкенә генә кибете бар, — дип сөйли ирнең танышлары. — Җәй көне бу кибеттә янгын чыкты, әмма ул барыбер халыкка арзанга гына идән япмалары сатып алу мөмкинлеге бирүен дәвам итте.

Ул барыбер халыкка арзанга гына идән япмалары сатып алу мөмкинлеге бирүен дәвам итте

"Баймак эше"ндә гаепләнүче башка кешеләр кебек үк, Исламголовның да сак астында тотылу вакытын берничә тапкыр озайталар.

— Безнең хәлләр ярыйсы, — дип язган тикшерү изоляторыннан узган елның апреле ахырында Исламголов. — Иң мөһиме — бөтенебез сау-сәламәт. Камерада икешәр кеше утырабыз. Китап укыйбыз, йөрергә чыгабыз. Безгә һәм якыннарыбызга булышуыгыз өчен рәхмәт.

5 июньдә, сак астында тотылу вакытын озайту белән бәйле чираттагы мәхкәмә утырышында туганнары Исламголов белән "бераз күрешеп, сөйләшеп алырга" җитешүен әйтә. "Бу сынауларны лаеклы итеп үтәрбез, ди, аның өчен борчылмаска куша", дип ирнең сүзләрен җиткергән иде туганнары.

Камерада икешәр кеше утырабыз. Китап укыйбыз, йөрергә чыгабыз.

"Якын кешебезнең тикшерү изоляторында утыруына 10 айдан артык булды. Берни үзгәртә алмыйбыз, шунысы нык кыен, — дип язган иде декабрь ахырында Гөлфинә Исламголова. — Балалар әтиләрен бик сагына. Ул бит гел яннарында иде, һәм кинәт кенә китте. Аның кайда булуын, кайчан кайтачагын аларга аңлатып булмый бит". Хатыны иренең сак астында тотылу вакытын 2025 елның маена кадәр озатуларын җиткерде.

"Полиция белән бәрелешләрдә катнашмадым, кар атмадым"

Тагын өч гаепләнүче — Идел Кәримов, Кәбир Суярголов һәм Газизҗан Хәйбуллин турында — берни билгеле түгел диярлек. Туганнары да, якыннары да алыр турында социаль челтәрләрдә һәм активистлар чатында хәбәр итмәде, редакция юллаган сорауларга да җавап бирмәгән.

"Idel.Реалии" ачык чыганаклар аша гаепләнүчеләрнең берсе — Кәримов Идел Хафиз улының турында кайбер мәгълүматлар тапкан. Ул 2011 елның мартында Башкортстанның Зианчура районында Байдәүләт авыл җирлеге депутатлары сайлавында катнашкан, әмма депутат була алмаган. Намзәтнең тәрҗемәи хәле турындагы белешмәләрдә аның 1998 елның 19 сентябрендә тууы, Байдәүләт авылында яшәве, урта һөнәри белеме булуы, районның мәдәният йортында мәдәни оештыручы булып эшләве әйтелә. Бу кеше Идел Кәримовның тулы адашымы, әллә чынлап та улмы -— анысы ачык түгел.

2024 елның 6 февралендә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Идел Кәримовны тикшерү изоляторына җибәрә. Аның сак астында тотылу вакытын берничә тапкыр озайталар, аппеляция шикаятьләрен мәхкәмәләр кире кага.

Кәбир Суярголов турында исә аны 2024 елның 4 февралендә Баймак район мәхкәмәсенең "рөхсәтсез оештырылган чарада катнашуда" гаепле дип табып, административ сак астына җибәрүе генә билгеле.

"Киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эше кысаларында тикшерү мәхкәмәдән аны сак астына алуны сорый. 5 февральдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе бу үтенечне канәгатьләндерә. Суярголовның сак астында тотылу вакытын берничә тапкыр озайталар.

Баймак районының Муллакай авылында яшәүче 58 яшьлек Газизҗан Хәйбуллинның тоткарлануы турында аның туганнары хәбәр итте. Бу хәл былтыр 5 февральдә булды.

6 февральдә Баймак районы мәхкәмәсе хөкемдары Рамазан Усманов Газизҗан Хәйбуллинны "полиция хезмәткәренә буйсынмауда" (Административ хокук бозулар кодексының 19.3нче маддәсе, 1нче өлеше) гаепле дип таба һәм сигез тәүлеккә сак астына җибәрә.

Мәхкәмә карарында Хәйбуллинның өйләнгән булмавы, кечкенә балалары юклыгы һәм "рәсми рәвештә эшкә урнашкан булмавы" әйтелгән.

Хәйбуллин үзе "полиция белән бәрелешләрдә катнашмавын, кар атмавын" әйткән.

Газизҗан Хәйбуллин (уңда)
Газизҗан Хәйбуллин (уңда)

8 февральдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндереп аны тикшерү изоляторына җибәргән. Хәйбуллин турында соңгы тапкыр сак астында тотылу вакытының 2024 елның 17 июненә кадәр озайтылуы гына хәбәр ителде.

2024 елның сентябре башында Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе биш гаепләнүченең дә эшләрен Тольяттиның Автозаводски районы мәхкәмәсенә карауга җибәргән.

19 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе җинаять эшен Башкортстаннан читтә карау турындагы карарны үз көчендә калдырды. Югары мәхкәмә "Башкортстан ФСБсының хатына" сылтана. Бу хатта әйтелгәнчә,"гаепләнүчеләр оппозицион медиа һәм "ят агентлар" ярдәмендә Башкортстан хөкемдарларына йогынты ясарга мөмкин".

"Idel.Реалии" ачыклавынча, Дәүләтбирдин, Исламголов, Кәримов, Суярголов һәм Хәйбуллин эше белән бәйле беренче мәхкәмә утырышы Тольяттиның Автозаводски районы мәхкәмәсендә 27 гыйнварда узарга тиеш. Аңа чаклы мәхкәмә утырышы Уфадан гаепләнүчеләрнең кайберләрен китермәү сәбәпле кичектерелеп килде.

"Idel.Реалии" белешмәләренчә, узган елның 16 декабрендә хөкемдар Наталья Ерёмина бөтен гаепләнүчеләрне дә сак астында тоту вакытын 2025 елның 26 маена кадәр озайткан.

  • Узган ел ахырында Тольяттида "Баймак эше" белән бәйле бер мәхкәмә тәмамланган иде инде. 5 декабрьдә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә хөкем карары игълан ителде. Халид Ишкуәтовны — 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Илфат Ишморатов белән Закир Колмөхәммәтовны — 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр.
  • Шулай ук Тольяттиның Автозаводски районы мәхкәмәсендә Фидан Исмәгыйлев, Айтуган Китиков, Шәфкать Үлмәсбаев һәм Раян Фәттаховның мәхкәмә утырышлары бара.

    Язманың оригиналы — Idel.Реалии сайтында.

"Баймак эшенә" багышланган барлык материаллар безнең сайтта махсус бүлектә тупланган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG