Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хөкем карары бик кырыс". Татарстанда тагын бер кеше Телеграмда язган сүзләре өчен җәза алды


4 февральдә 18 яшьлек Казан студенты Марат Мосыйфуллинның кулга алынуы билгеле булды. Ул Телеграмның ябык бер чатында урыс милләте кешеләренә каршы фикер белдерүе өчен 2,4 елга гомум тәртипле колониягә хөкем ителде. 

Татарстанның Югары мәхкәмәсе Казан федераль университетытының (КФУ) Икътисад һәм финанслар идарәсе институтының 18 яшьлек студенты Марат Мосыйфуллинның җәза мөддәтен бер айга киметкән. Русия дәүләт байрагын мәсхәрәләү маддәсен туктаткан. Шул ук вакытта икенче җинаять эше - "нәфрәт һәм дошманлык уяту" өчен хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Бу хакта KazanFirst һәм "Татар-информ" хәбәр итә. Карар 31 гыйнварда чыккан. Басмалар егетнең гаебен тануын һәм үкенеч белдерүен яза.

Марат нидә гаепләнә

Марат Мосыйфуллинны 2023 елның көзендә тоткарлыйлар һәм читкә китмәү шарты куялар.

2024 елның 11 декабрендә Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Мосыйфуллинны "дошманлык һәм нәфрәт уятуда" (Русия җинаять кодексының 282.2 маддәсенең "а" пункты) һәм Русия дәүләт байрагын мәсхәрә итүдә (329нчы маддә) гаепле дип таный һәм ике ел да биш айга гомум тәртипле колониягә ябу карары чыгара. Утырыш ябык тәртиптә уза. Маратны мәхкмә залында ук кулга алалар.

Марат Мосыйфуллин Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсендә, 2024 ел, сентябрь. Татар-информ фотосы
Марат Мосыйфуллин Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсендә, 2024 ел, сентябрь. Татар-информ фотосы

Тикшерү мәгълүматынча, егет 2023 елның көзендә Казанның Бауман урамында Русия байрагын яндырырга теләгән, әмма моңа көчле җил комачаулаган. Ул байракны яндырмаган, пычак белән кискәлгән. Имеш, аның иптәше боларны видеога төшереп торган.

Моннан тыш, тикшерү фаразынча, Мосыйфуллин Телеграмда Tatarlar Cati дип аталган төркемдә Tosja исеме белән "урысларны үтерергә һәм республикадан депортацияләргә кирәк" дип язган.

Бу вакытта Марат Мосыйфуллинга 17 яшь булган. Хакимият тарафлы "Татарская Якудза" телеграм каналы егет Русиядә "теләнмәгән" оешма дип танылган "Азат Идел-Урал" хәрәкәте эшендә катнашкан дип ышандырырга тырышты.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте егет һәм ул көнне тентү узган башка кешеләрнең оешмага катышы юк дип белдерде.

"ФСБның Татарстан идарәсенең балаларны "Русиядән аерылу өчен марш оештыруда" гаепләп статистика ясау омтылышы — чекистларның деградациясе үрнәге. Алга таба авылларда әбиләрне кулга алу һәм "Азат Идел-Урал"ны финанслауда гаепләү булачак", диелә мөрәҗәгатьтә.

Адвокаты Рим Сабиров Татарстанның Югары мәхкәмәсе карарын Самардагы Алтынчы кассация мәхкәсәсенә шикаять итәргә җыена. Бу хакта ул Татар-информга белдергән. "Хөкем карары бик каты" дигән ул.

Шаһитләр ниләр сөйләгән

Тикшерү мәгълүматынча, Мосыйфуллин утырган Телеграм чатта кимендә 100 кеше катнашкан. Алар арасында Tosja, moku dano һәм Iskandar иң активлары булган диелә.

Мәхкәмәгә бер шаһит төркемнең администраторы дип Kosmo_nоmad исеме белән язучы кешене атаган. Әлеге шаһит төркемгә кушылганда, анда 70ләп кеше торган. Чатта татарлар, ислам дине турында фикер алышканнар, Татарстанда, чит илләрдәге хәлләр, шул исәптән Украинадагы сугыш турында хәбәрләр җибәрелгән.

"2023 елда мин бу төркемнән чыгарга карар иттем. Аерым алганда, моңа Kosmo_nоmadның Татарстан суверенитеты турында сүз кузгатуы сәбәп булды. 2023 елның яз ахырында төркем кагыйдәләренә туры килмәгән язмалар барлыкка килә башлады. Шул исәптән Марат–Tosjaдан да", дип китерә шаһит сүзләрен Татар-информ.

Тагын бер шаһит Марат белән Вконтактеда фатир арендалау игъланы орчаклы таныша. "Ышанычка кереп Марат яңа дустын Tatarlar Cati-на чакыра диелә тикшерү материалларында.

"Анда татар милләтен саклау мәсьәләләре, татар халкының тарихы, Татарстанның бәйсезлеге турында фикер алыштылар. Кайберәүләр урыс милләте турында кискен карашларын җиткерде, Татарстанның тиздән бәйсезлек алуына ышаныч белдерде. Бу фикерләрне Марат та хуплый. Аның чатта администраторлык хокуклары да бар иде", дигән икенче шаһит. Аның сүзләрен дә Татар-информ китерә.

Моңа кадәр Азатлык радиосы татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллин турында язган иде. "Яңарыш Татар Халык Партиясы" (соңрак "Яңарыш! Без җиңәчәкбез! Мы победим!" дип үзгәртелгән) Telegram-каналындагы стрим вакытында әйтелгән сүзләре өчен аңа урысларга карата "нәфрәт яки дошманлык уяту" турында җинаять эше ачтылар. Чаллыдагы мәхкәмә Әһлиуллинның җинаять эшен карауны дәвам итә.

"Idel.Реалии" тикшергән материалларга күрә, 11 февральдә аудио-чат үткәрелгән көнне Татарстан прокуратурасының федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш кануннары үтәлешен тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары "Яңарыш Татар Халык Партиясы" Telegram-каналына "керү мөмкинлеге тапкан" һәм "Говорят Аксакалы" дигән тавышлы чатны тыңлап барган. Шул ук көнне прокуратура хезмәткәре тикшерү акты төзегән.

"Idel.Реалии" ачыклаганча, әлеге сөйләшү яздырылмаган. Канал администраторы Иршат Хәбиев моны "иминлек" сәбәпле дип аңлаткан. "Кемдер яздыруы мөмкин, сак булыгыз", дип кисәткән ул. Шулай итеп, прокуратура вәкиле әңгәмәне онлайн режимда тыңлаган һәм кулдан теркәп барган.

Былтыр "Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналында аудиоязма калдырган өчен 63 яшьлек пенсионер Рузилә Шәрәфетдинова 80 мең сум штрафка тартылды. Ул Русиянең административ хокук бозу кодексының ике маддәсе нигезендә хөкем ителде: 20.3.2 маддәсенең 2нче бүлеге (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыру) һәм 20.3.1 маддәсе (милләтара низаг чыгару). Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG