Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга Мьянмадан эшче мигрантлар китерә башлаганнар  


Иллюстартив фото
Иллюстартив фото

Моны "түбән квалификацияле, аз хезмәт хакы түләнә торган" эшчеләргә ихтыяҗ нык зур булган өчен дип аңлаталар. Алар "Алабуга" махсус икътисади зонасында эшли.

Татарстанга Мьянмадан эшче мигрантлар китерә башлаганнар. Моңа кадәр Русиягә бу илдән эшчеләр җәлеп итмәгәннәр, шуңа күрә Татарстан — Приморье һәм Амур өлкәләре белән беррәттән, әлеге ил ватандашларына эш биргән беренче төбәкләрнең берсе булачак. Бу хакта "Бизнес Online" яза. Басма әңгәмәдәше моны "түбән квалификацияле, аз хезмәт хакы түләнә торган" эшчеләргә ихтыяҗ нык зур дип аңлата.

Басмага Татарстанның хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта республиканың "Алабуга" махсус икътисади зонасында 21 бирма милләте вәкиле эшли. Барлыгы Мьянманың 39 ватандашын китертергә телиләр, шуңа тиздән Татарстанга тагын шундый 18 кеше килергә тиеш. Алар бирегә ничек килгән һәм нинди белгечлекләргә эшкә урнаштырылган икәнлеген министрлыкта ачыкламаганнар.

Басма мәгълүматынча, "Алабуга" махсус икътисади зонасында Вьетнамнан килгән 84 белгеч тә эшли. 2024 елдан бирле "Алабуга" Африка белән Пакыстаннан хатын-кызларны да эшкә җәлеп итә.Моның өчен "Алабуга Старт" дигән програм эшли башлады, дип яза басма. "Русияләр 30-40 мең сумга эшләп йөрергә әзер түгел, ә өченче дөнья илләрендә хезмәт хакы әз, 200 доллар тирәсе генә", дип аңлаттылар моны "Алабуга"да.

Сайтларындагы мәгълүматка күрә, мигрантларга хәзерге вакытта алты юнәлештә иң күбе мең доллар хезмәт хакы белән эш тәкъдим итәләр. Чит ил програмы нигезендә махсус икътисади зона 88 илдән, шул исәптән Мьянмадан да эшче көчләр җәлеп итә, диелә язмада.

"Бизнес Online" белешмәләренчә, "Алабуга" Төньяк Кореядан да белгечләр китертмәкче була.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.
  • Русия Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дроннар җыярга Казакъстан яшьләрен дә туплый башлады. Астанада таратыла торган "Алабуга Политех" көллиятенең реклам буклетларында 14 яше тулган балаларны эшкә алуларын язганнар. Анда "Дошманны юк итүче һөҗүм дроннары җыю – кәттәлек", "Безнең барыбызга да "махсус хәрби операциядә" җиңү кирәк", дигән сүзләр язылган.
  • "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы журналистлары белешмәләренчә, "Алабуга Политех"та укучылар аена 400 доллар тирәсе акча эшли. Шул ук вакытта заводтагы эш шартларын "коллык" дип атый. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы турында Азатлык та язды.
  • Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, студентлар баш күтәрүдән, канәгатьсезлек белдерүдән курка. Белем алу турындагы килешүгә ярашлы, аларга нинди дә булса мәгълүматны тарату тыела. Бу таләпләрне бозганнарга 1,5-2 миллион сум түләргә туры киләчәк. Качып та китә алмаячаклар: килешү – өч яклы, студент юкка чыкса, акчаларны әти-әнисеннән түләттерәчәкләр.
  • Русия Татарстанның "Алабуга"икътисади зонасында иран дроннары җыярга Африкадан да студент кызларны яллый. 2023 ел башында икътисади зона вәкилләре илнең башкаласы Кампалага килгән, анда җирле студент кызлар белән әңгәмә үткәргәннәр.
  • The Moscow Times мәгълүматынча, аларга Угандадагыдан өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы тәкъдим иткәннәр, "Алабуга"да бер мең долларга якын акча түлиләр.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG