Татарстандагы 8нче санлы төзәтү колониясе биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршиновка җибәрелгән хатларны кабат тапшырмый башлаган.
Бу хакта "Дуслык" телеграм каналы яза. Бояршинов соңгы тапкыр хатларны 7 июльдә алган.
Хатлар килмәү турында Бояршинов адвокатына җиткергән.
Шулай ук ул адвокатка колониядә теш табибы булмавын һәм шуңа күрә тешләрен дәвалата алмавын да әйткән.
- Элегрәк Бояршиновка шулай ук хатлары тапшырылмаган иде. Тавыш купканнан соң Әлмәт колониясендә утыручы Андрей Бояршиновка бөтен хатларын таршырдылар.
- Ул вакытта да хатларны бирмәүләре турында Бояршинов адвокатына хәбәр иткән иде.
- 2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе Бояршиновка каршы җинаять эше ачты.
- Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."
- Узган елны мәхкәмә аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте.
- "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум