Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Кырмаскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновка карата яңа мәхкәмә эше башлана


Марат Шәрәфетдинов
Марат Шәрәфетдинов

Аңа карата чыгарылган хөкем карары моңа кадәр гамәлдән чыгарылган иде.

Бүген, 22 декабрьдә Башкортстанның Кырмаскалы районара мәхкәмәсендә "Кырмаскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновка карата яңа процесс башланырга тиеш. "Idel.Реалии" ачыклаганча, бу хакта 12 декабрьдә мәхкәмә сайтына язма урнаштырылган.

2024 елның 19 ноябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе активист Марат Шәрәфетдиновны экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда һәм милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләүдә (Русия Җинаять кодексының 282.2 һәм 213 маддәләре) гаепле дип тапты һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм итте.

2025 елның 24 апрелендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Татьяна Писарева Шәрафетдиновка чыгарылган хөкем карарын гамәлдән чыгарды.

— Эш Башкортстан прокуратурасына кире җибәреләчәк, — дип белдерде ул чакта "Коммерсант-Башкортостан" басмасына активистның адвокаты Айгөл Лексина. — Мәхкәмә коллегиясенең мондый карар кабул итү сәбәбе төгәл билгеле түгел.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе сайтындагы эш карточкасында "гаепләү хөкеме прокурорга кире кайтару белән гамәлдән чыгарылды" дип күрсәтелгән иде. Моның нигезе итеп "җинаять-процессуаль канунны җитди бозу" аталды.

"ОВД-Инфо" хокук яклау проектымәгълүматларына караганда, Марат Шәрәфетдинов хәзерге вакытта Уфадагы 1нче тикшерү изоляторында (СИЗО-1) тотыла.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе сайтындагы эш карточкаларында 2025 елда мәхкәмәнең ким дигәндә дүрт тапкыр Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Шәрәфетдиновка сак астында тоту мөддәтен озайту турындагы карарларын кануни дип таныганы күрсәтелә; соңгы тапкыр мондый карар 7 ноябрьдә чыгарылган.

Марат Шәрәфетдиновка карата яңа эш Кармаскалы районара мәхкәмәсенә 2025 елның 11 декабрендә кергән һәм хөкемдар Тимур Бикбулатовка тапшырылган. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасында күрсәтелгәнчә, бу юлы аңа Җинаять кодексының 30нчы маддәсенең 1нче өлеше, 213нче маддәсенең 2нче өлеше (милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләренә әзерләү") генә гаеп итеп куела. 282.2 маддәнең 1нче өлеше ("экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру") нигезендәге гаепләү төшеп калган.

Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде.

Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар. "Башкорт"ның элекке активистлары фикеренчә, ул оешманың элеккке лидерларын һәм алдынгы активистларын шәхсән эзәрлекләүгә юнәлдерелгән.

2021 елның сентябрендә мәхкәмә Аманов, Кинисаров, Абкадыйровны йорт сагына җибәрде. Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары аңа амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды.

Хөкем ителүчеләрнең бөтенесе дә үзләрен эзәрлекләүне 2020 елның августында Куштауда булган протестлар белән бәйләгән иде. Ул чакта активистлар известь чыгарган чакта тауны юк итү турындагы карарны гамәлдән чыгаруга иреште.

Белешмә: Кырмыскалы эше

Башкортстанның Кырмыскалы районында яшәүче Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарлау чарасын Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә башкарды. Тентү вакытында утлы һәм салкын корал, экстремист әдәбият та табылды дип хәбәр ителде. Алданрак Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Әлмира Жукова Илнур Кинисаровка коралны китереп ташлаганнар дип белдергән иде.

Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары аңа амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды.

Соңрак мәхкәмә Абкадыйровны дүрт еллык сынау мөддәте белән шартлы рәвештә җиде елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 30 мең сум күләмендә штрафка хөкем итте; Амановка — өч еллык сынау мөддәте белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү, ә Кинисаровка — өч еллык сынау мөддәте белән шартлы рәвештә өч ел да ике айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.

2023 елның 12 апрелендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Раил Абкадыйров өчен җәзаны өч ел да алты айга кадәр, Илнур Кинисаров өчен — өч ел да бер айга кадәр киметте; Рөстәм Амановка чыгарылган хөкем карары үзгәрешсез калдырылды


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG