Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Галимнәр йорты дип аталган тарихи бина Украина сугышында катнашучыларга биреләчәк


"Галимнәр йорты" бинасы
"Галимнәр йорты" бинасы

Биредә Татарстанның Археология институты булды, алар киткәч, бу бинаны Казан муниципалитетына бирү фикере булды. Казан анда татар балалар өчен үзәк оештырырга теләде. Бу хакта аерым җыелышлар булды, проект презентацияләре дә булды. Әмма хакимият бу идеядән баш тарткан.

Казанның Бутлеров урамы, 30 йортында "Ватанны саклаучылар" дип аталган махсус хәрби операциядә (Русия хакимияте үзенең Украинага каршы баскын сугышын әнә шулай дип атый) катнашучыларга ярдәм итү фонды урнашачак. Бу хакта "Реальное время" хәбәр итә. Биредә утырган археологлар бу бинадан китте, алар Татарстанның Милли китапханәсенә күчә диелде.

Бу бина берничә ел "Галимнәр йорты" дип аталды, биредә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан аерылып чыккан А. Халиков исемендәге Археология институты үзенең эшчәнлеген алып барды. Җәй көне алар бу бинадан күчүе билгеле булды. Шул вакытта бина кемгә биреләчәк, монда нәрсә урнашачак дигән сорау туды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Казан үзәгендәге ике катлы тарихи бина Казан шәһәре карамагына тапшырырга планлаштырылган иде. Ул вакытта Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова татар җәмәгатьчелеген җыеп, биредә татар телле балалар өчен үзәк булдырырга мөмкин дигән фикер белән бүлеште. Стратегик сессиядә аның проекты тәкъдим ителде, биредә балалар ниләр белән шөгыльләнә алачаклары, нинди остаханәләр эшли алачак дип аңлатылды. Әмма ахыр чиктә татар балалары өчен бу проект хупланмады.

Бүген Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин оешманың йомгаклау коллегиясендә тарихи бина тирәсендәге мәсьәлә хәл ителде дип белдерде.

— "Казандагы Александров балалар приюты" махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды өчен яраклаштырылачак, — диде Гущин.

Фонд төгәл нәрсә белән шөгыльләнәчәк, биредә ничә кеше эшләячәк — билгеле түгел. Әйтергә кирәк, ике катлы бинаның гомуми мәйданы — 1894,5 квадрат метр. Биредә озак еллар дәвамында йә балалар, йә галимнәр яшәгән яки эшләгән, бина мәдәни учак буларак да билгеле.

Бутлеров урамы, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан бина Александров балалар йорты буларак билгеле. Казандагы бу балалар йорты 1845 елда ачылган. Ә бу бинага ятим балалар 1890нчы елларда күчерелгән. Йортның проект авторы — Лев Хрщонович, аны атаклы хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс акчасына төзегәннәр. Бина балалар йорты буларак 1935 елга кадәр хезмәт иткән.

Соңрак биредә Галимнәр йорты урнаша. Советлар чорында Казанның Галимнәр йорты башта Щапов урамындагы 43нче йортта урнашкан була, аннары Мөштәри урамы, 22нче йортка күчә, ә 1935 елда — Казан университеты ректоры Гыйльми Камай инициативасы белән — Бутлеров урамына күчерелә. Бина фән һәм техника хезмәткәрләре йорты дип атала башлый. Монда, мәсәлән, химик Александр Арбузов скрипкада уйнап чыгыш ясаган, шулай ук "Качкын", "Башмагым" һәм "Шүрәле" татар опералары һәм балетларының репетицияләре узган.

2009 елда тарихи бина муниципаль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты буларак дәүләт тарафыннан сакланган статуска ия була. 2026 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бинаны торгызу эшләрен үткәрү турында беренче күрсәтмә бирде.

Соңгы елларда Казанда татар үзәкләренә биналар бүлеп бирү яки яңаларын төзү мәсьәләсе тискәре хәл ителә. Киресенчә, татарга хезмәт итүче үзәкләр кысрыклап чыгарыла. Әлегә кадәр, мәсәлән, "Казан" милли мәдәни үзәк кире халыкка кайтырылмады. Аның бинасы Милли китапханә бирелде. Хакимият Милли китапханә өчен аерым бина төзергә урын да, акча да таба алмады. Татар иҗтимагый үзәктән башта бинасын тартып алдылар, соңыннан Русиядә иң абруйлы оешманы экстремистик дип атап туздырдылар. Казанда яңа Җәмигъ мәчете өчен дә үзәктә урын табылмады. Ул Кырлай паркында төзелергә тиеш диелде, әмма бу урыннан баш тартылды. Бәйгедә Татарстан архитекторлары проекторы җиңеп чыкса да, аннары Җәмигъ мәчетен Мәскәү ширкәте төзиячәк һәм аларга Бишбатла бистәсендәге урын бүленеп биреләчәк диелде. Әмма әлегәчә төзелеш эшләре башланмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG