Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телендә белем бирүче 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелгән

Альбер Салихов Telegram-каналы фотосы
Альбер Салихов Telegram-каналы фотосы

Зыян күрүчеләр юк.

8 гыйнвар иртәсендә Казанда Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән.

Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарын башлыгы Альберт Салихов үз Telegram-каналында язды.

Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.

Әлеге бина республикада мәдәни мирас корылмасы статусына ия. Гимназиядә 731 бала белем ала.

Әле бу атнада башында гына Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылындагы 1нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасының түбәсе өлешчә җимерелгән иде.

Шул ук вакытта Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен Татарстан сугышчылар җибәреп һәм икътисади яктан ярдәм итә. Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә.

2026 елда республика бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG