Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Русиянең Украинадагы баскын сугышы ихтыяҗлары өчен атлар җибәргән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элек Башкортстан да җибәргән иде

Татарстан Русиянең Украинадагы баскын сугышы ихтыяҗлары өчен атлар җибәргән. Барлыгы татар токымлы сигез ат фетнәчел Донецки "халык республикасына" киткән. Аларны республиканың әйдәп баручы ат хуҗалары тәкъдим иткән.

Татар-информ язуынча, атларга ихтыяҗ азат ителгән (басып алынган – ред.) территорияләрдә патрульлек итү һәм "яшел зона"га азык-төлек китерү өчен барлыкка килгән.

Элегрәк Башкортстан да сугыштагы хәрбиләре өчен атлар җибәргән иде. Ике ат "Башкортостан" полкына тапшырылды. "Атлар сугышка кермәячәк. Алар китерү авыр булган урыннарга азык-төзек илтәчәк", дип язды "Кызыл Таң" газетасы.

"Медиазона" мөхәррире Дмитрий Трещанин элек Азатлык Радиосына әйтүенчә, фронтта атлы гаскәр дә пәйда булган. Әлегә бу күренеш сирәк очраса да, ул бар, ә бронетехниканың әкренләп кими баруы күренә, диде ул.

  • Башкортстан һәм Татарстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә – иң алдынгы төбәкләр. Сугышта иң күп кеше югалткан төбәкләр булсалар да, Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша.
  • Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8959 кеше, Татарстаннан - 7658 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG