Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes-ның иң бай кешеләр исемлегенә дүрт татар кергән

Айрат (с) һәм Радик (у) Шәймиевләр
Айрат (с) һәм Радик (у) Шәймиевләр

Русиядән Forbes-ның дөнья рейтингында барлыгы 155 кеше исәпләнә, быел яңа 14 миллиардер барлыкка килгән. Исемлектә дүрт татар кешесенең исемнәре дә бар. Алар Русиянең Украинага каршы баскын сугышында керемнәрен арттырды.

Forbes үзенең дөньядагы иң бай кешеләрнең исемлеген чыгарды. Русиядән миллиардерлар саны 155 кешегә җиткән.

Русиядә иң бай кеше булып Алексей Мордашов танылга – аның байлыгы 37 миллиард доллар тәшкил итә. Владимир Потанин (29,7 млрд) белән Вагит Алекперов (29,5 млрд) бу исемлекнең икенче һәм өченче урынында тора.

Русиянең иң бай кешеләр исемлегендә дүрт татар кешесе дә бар. Иң бай татар миллиардеры булып республиканың беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең өлкән улы, "Татавтодор" ширкәтенең баш мөдире Айрат Шәймиев санала. Ул дөнья рейтингында 2025 елда ул исемлектә 1626нчы кеше иде.. Forbes Айрат Шәймиевнең капиталын 1,9 миллиард доллар дип бәяләгән. Әмма бу 2024 елдагы акча белән чагыштырганда 300 миллионга кимрәк.

Шулай ук байлар исемлегендә "ТАИФ" баш мөдире Альберт Шиһабетдинов белән "ТАИФ"идарәсенең рәис урынбасары Рөстәм Сүлтиев бар. Сүлтиев белән Шиһабетдиновның һәркайсының капиталы 1,8 миллиард доллар дип бәяләнә. Аларның икесенең дә байлыгы 200 миллион долларга кимегән.

Татар байларының дүртлегендә Миңтимер Шәймиевнең кече улы Радик Шәймиев тә бар. "Нира-Экспорт"ны җитәкләгән Радик Шәймиевнең байлыгы 1,9 миллиард доллар тәшкил итә. Ул Forbes чыгарган дөньяның иң бай кешеләренең исемлегендә Узган ел Радик Шәймиев 1688нче урында булган. . Узган ел аның байлыгы 2,1 миллиард долларны тәшкил иткән. Радик Шәймиев тә абыйсы кебек үк 300 миллион доллар югалткан.

2024 елда бу дүрт татар кешесе керемнәрен арттырган иде.

Дөнья рейтингында беренче урында Илон Маск тора, аның капиталы 839 миллиард доллар тәшкил итә.

  • Татарстанның дүрт миллиардеры Айрат Шәймиев, Радик Шәймиев, Айрат Шиһабетдинов, Рөстәм Сүлтиев 2014 елдан бирле хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларын тәэмин итеп акча эшли, бу оешмалар Украинадагы тыныч халыкны үтерүдә дә кулланыла торган корал чыгара.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу дүртлектәге өч кешенең тагын да баюы, ә икесенең – Айрат Шәймиев белән Альберт Шиһабетдиновның Русия президенты Владимир Путин кулыннан югары дәүләт бүләкләре алуы ачыкланган иде.
  • 2023 елда Азатлыкта Татарстан миллиардерларының Украинадагы сугышка ничек ярдәм итүе турында тикшеренү чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG