Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленнән Бердәм республика имтиханы тапшыручылар саны ике тапкыр арткан

Бу 2017 елда мәктәпләрдә милли телләрне ихтыярига калдырганнан соң иң зур сан.

2026 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын сайлаган 11нче сыйныф укучылары саны ике тапкырга арткан. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теле имтиханын сайлаучылар 180 кешегә күбрәк. Бу хакта тематик конференциядә мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова хәбәр итте, дип яза "БИЗНЕС Online".

Презентация мәгълүматларына караганда, быел татар теленнән бердәм республика имтиханын 11нче сыйныфны тәмамлаучы 78 укучы тапшырырга җыена (узган ел — 34). Татар әдәбиятын дүрт укучы сайлаган.

9нчы сыйныф укучылары арасында да туган тел имтиханнары популярлаша: аларның күбесе татар телен сайлаган — 5 783 кеше.

Гомумән, туган тел һәм әдәбият имтиханнарын 5 889 укучы сайлаган, шуларның 12се әдәбият тапшыра. Туган тел фәнен сайлап алучылар саны быел 100дән артык кешегә арткан. Алар арасында 70 укучы — чуаш, 24 — удмурт, 22се мари телен сайлаган.

  • 2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
  • 2023 һәм 2024 елларда 11 сыйныфтан соң татар телен 8шәр укучы сайлады.
  • 2025 елда — 34. 9нчы сыйныфта узган ел туган телне сайлап алучылар саны 5 793 булган, аларның күпчелеге — якынча 5,6 мең укучы — татар телен сайлады. Шулай ук 110 укучы чуаш телен, 53 — удмурт, 34 — мари телен сайлады. Казанда татар әдәбиятыннан 9нчы сыйныфта бер генә укучы тапшырачак.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG