Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, алар сәнәгать мәйданы күгендә бәреп төшерелгән, калдыклары бер корылма өстенә төшкән һәм янгын чыккан.
Нинди корылма икәнен ул әйтмәде.
Supernova+ телеграм-каналы хәбәр итүенчә, һөҗүм Стәрлетамак нефть-химия ширкәтенә ясалган. Геолокацияне тикшергән Astra басмасы әлеге ширкәтнең "Синтез Каучук" корылмасына ясалган дигән нәтиҗәгә килгән.
"Стәрлетамак нефть-химия заводы" (СНХЗ) — Стәрлетамактагы эре нефть-химия ширкәте. Ул синтетик каучук, фенол нигезендәге антиоксидантлар (шул исәптән "Агидол"), ягулык компонентлары (авиация бензины да керә), шулай ук төрле химик өстәмәләр җитештерә.
Форум