Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабантуй стандартлары: бүрәнә калынлыгы 220 см, ә асылы турында ләм-мим

Казандагы Сабантуй, 2023 ел
Казандагы Сабантуй, 2023 ел

2026 елның мартында Татарстан хөкүмәте татарларның миллли Сабантуй бәйрәмен үткәрү тәртибен көйләүче документка үзгәрешләр кертү турында карар кабул итте. Сүз 2021 елда кабул ителгән карарга кертелгән үзгәрешләр турында бара, алар премьер-министр Алексей Песошин имзасы белән расланган. Документның төп максаты — бәйрәмне төрле дәрәҗәләрдә үткәргәндә башбаштаклыкның мөмкин кадәр киметелүе.

Хәзер Сабантуй халык бәйрәменнән бигрәк, һәр өлеше алдан уйланылган, миллиметрына кадәр язылган "конструктор"ны хәтерләтә. Яңа кагыйдәләрдә Сабантуй утарында төзеләчәк йорт бүрәнәләренең калынлыгы, делегацияләр санына кадәр билгели.

Гомер-гомергә авыл халкы үзе оештырып килгән милли бәйрәмне кысаларга кертү дөресме? Сабантуйлар шоу һәм бөтенләй дә әлеге бәйрәмгә кагылыгы булмаган уеннар тулган бер чарага әйләнә башлаганда әллә шушы регламент белән аның асылын саклап калырга тырышумы?

Делегацияләр саны арткан, ә иҗат коллективлары саны кимегән

2021 һәм 2026 елгы версияләрне чагыштырганда, иң элек терминология үзгәрүе күзгә ташлана. "Дәрәҗәләр" урынына хәзер "типлар" кулланыла.

I тип — Татарстан рәисе катнашында,
II — Русия төбәкләрендә,
III — якын һәм ерак чит илләрдә,
IV — Казан Сабан туе.

Делегацияләр саны да шактый арткан. Элек рәис катнашындагы бәйрәмгә 300 кеше җитсә, хәзер 550 кеше кирәк дип санала. Шул ук вакытта иҗат коллективлары өлеше киметелгән: 85 проценттан 70 процентка калган. Ә менә бәйрәм үзе кыскара төшкән — сәфәрләр өч көн түгел, ике көн генә булырга тиеш.

Батырга бирелә торган машина да хәзер казна хисабына бары тик рәис катнашкан Сабантуйларда гына каралган.

Традицион татар уеннарына кашыкка йомырка куеп йөгерү, бүрәнә өстендә капчык сугышы, ат чабышлары, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, баганага менү кебек ярышлар керә. Болары үзгәрмәгән.

Хәзерге кагыйдәләргә ярашлы, концерт програмы тулысынча премьералардан гына торырга тиеш — узган елгы номерларны кабатлау тыела. Сувенирларга да таләп бар: татар телендәге язмалар татар шрифты белән булырга тиеш. "VIP кунаклар" урынына "хөрмәтле кунаклар" дигән сүз кертелгән. Татарчалаштырылган.

"Татар утарын" үлчәп ясыйсы

Иң зур үзгәрешләр "татар утары"на кагыла, аны хәзер "татар бистәсе" дип атыйлар. Бу — Сабантуй мәйданында төзелә торган татар йорты үрнәге. Хәзер ул гади бер милли почмак кына түгел, ә чын архитектура проектына әйләнгән.

Йортның үлчәме төгәл билгеләнгән — 11,5×13,5 метр. Бүрәнәләрнең калынлыгы да язылган: төп йорт өчен — 220 мм, павильоннар өчен — 200 мм. 8 метрга кадәр манарасы булырга тиеш. Капкалар да контрольдә: дүрт баганалы, 9×4,5 метр, ике данәдән артык булмаска тиеш. Өстәмә итеп мәчет, кое, умарталар, эскәмия куярга рөхсәт ителә — әлбәттә, арка терәге белән, чөнки XXI гасыр.

Иң мөһиме - эчтәлек

Танылган тарихчы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, саннар һәм формаль кагыйдәләр төп нәрсә түгел. Иң мөһиме — эчтәлек: нинди ярышлар, нинди җырлар, бәйрәм кешеләргә ни бирә. Аныңча, Сабантуй — бу буыннан-буынга күчеп килгән тере традиция.

Иң мөһиме — милли нигез саклансын, ә кагыйдәләр икенчел мәсьәлә

"Иң мөһиме — милли нигез саклансын, ә кагыйдәләр икенчел мәсьәлә, — дигән ул Бизнес Онлайн басмасына. — Сабантуй кешеләрне җыя, аралаштыра, тамырларны искә төшерә. Шуңа күрә иң яхшы традицияләргә таянырга кирәк, артык уйлап чыгарасы юк".

Халык ничек тели, шулай үткәрсен

Ә менә Киров өлкәсендәге татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Язилә Әсхәтдинова Сабантуйны регламентлаштыру ярамый дигән фикердә.

—Бернинди регламентлар да булырга тиеш түгел! Моның барысын да җирле аксакаллар, бу җирдә инде дистәләрчә ел яшәгән кешеләр хәл итә. Өстән бернинди күрсәтмәләр булмаска тиеш. Без үзебез дә булдырабыз", — дигән ул Бизнес Онлайнга.

Аның хәтерендә Сабантуй — иң элек тере, ирекле бәйрәм, ул бернинди документларга да, карарларга да мохтаҗ булмаган. –

— Сабантуй безнең әби-бабайлар ничек үткәргән, шулай үткәрелергә тиеш. Хәзер исә боларның барысы да каядыр югалды. Миңа бит 70 яшь, мин бу Сабантуйларны кечкенә чактан ук күреп үстем. Ул вакытта нинди матур, күңелле иде дип хәтерлим. Ә хәзер Сабантуй — халык бәйрәме түгел, ә ниндидер шоу кебек. Шулай да барысына да ошый. Шуңа күрә шулай үткәрәләр дә", — дип саный Әсхәтдинова.

Журналист, тарихи тапшырулар авторы Альберт Шакиров халыкның Сабантуй уздырырга егәре юк икән, инструкция язарга мәҗбүр булалар дип язды үзенең Телеграм каналында.

— Ничә елдан бирле "Якут киносы феномены" дип сокланып сөйлибез, кабатлый алган булмады. Якут сабан туе да шул сериядән. Аутентик булсын өчен бәйрәм регламенттан түгел, халыктан башланырга тиеш. Әгәр халыкта аны тәэмин итәрлек егәр юк икән, гафу итегез, инструкция укып уздырып торабыз инде. Ә егәр булсын өчен нык авыл кирәк, авыл йолаларын

Шундый халык тәрбияли торган милли мәгариф кирәк

тапшырыр яшьләр кирәк, шул яшьләр белән аксакалларны бергә җыя торган мәхәллә кирәк, шундый халык тәрбияли торган милли мәгариф кирәк, бер-берсен аңласыннар өчен тел кирәк, миллилеккә мода кирәк… Кирәк инде. Ул кирәкләрдән тагын бер ГОСТ язарлык.

* * *

2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдергән иде. Үзгәрешләр алдагы елны ук башланды, 2024тә исә татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде. Сценарий авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, күмәк биюләрне куючы - хореограф Чулпан Закирова, режиссер - Айдар Җаббаров. Алар Сабантуй мәйданындагы тамаша, "пролог" өчен җаваплы булды.

Моңа карамастан, бу сабантуйны да тәнкыйтьләүчеләр табылды. "Татар ядькәрләре" фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка әйтүенчә, тамашада татарга хас булмаган күренешләр күп булган. "Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде", дип сөйләде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG