29 апрельдә Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча күзәтү шурасы демонтажланган Салават Юлаев һәйкәлен тикшергән. Шура утырышы реставрация цехында узган. Башкорстан дәүләтенә караган "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта реставраторлар тикшеренүләр алып бара һәм алар һәйкәлнең тимерен, буяу катламнары тикшергәннән соң һәйкәлдә җитди кимчелекләр ачыкланган. Һәйкәл тимеренең таушалган урыннары күп, зур ярыклар пәйда булган.
Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе җитәкчесе Салават Колбахтин һәйкәлнең торышы бик начар дип белдергән. "Һәйкәл гади авария хәлендә түгел, ә бик начар хәлдә", дигән ул.
Белгечләр фикеренчә, һәйкәл чуеннан коелган, әмма аның хәзерге сыйфаты түбән, анда күп бушлыклар, шлак калдыклары барлыкка килгән һәм алар тиешенчә эшкәртелмәгән.
Моннан тыш, реставрация эше белән шөгыльләнүчеләр конструкциянең үзендә җитешсезлекләр бар дип әйтә. Мәсәлән, ат башы өлешендә терәк конструкция каралмаган, һәйкәл зур өлеше үзен үзе тотып торган, иртәме-соңмы һәйкәл килеп төшә ала иде, республика төп символын югалта ала иде, дип аңлата белгечләр.
Экспертлар билгеләгәнчә, 60 ел дәвамында һәйкәл тиешенчә реставрацияләнмәгән. Буяу катламнары бер-берсе өстенә ябылган, барлыгы җиде катлам барлыкка килгән. Аттагы дренаж тишеге дә ябылып куелган, бу исә дым җыелуга китергән.
"Тышта һава торышы агрессив, ультрафиолет нурлары беркемне дә аямый, өстәвенә явым-төшем һәм җилләр дә бар. Ә ремонт эшләрен һәйкәлне мәдәни мирас объекты икәнен исәпкә алмыйча, ничек булдыра алганнар, шулай гына башкарганнар", дигән Салават Колбахтин.
Салават Юлаев һәйкәлен реставрация эшендә алты белгеч катнаша, реставрация цехы кирәкле техника белән тәэмин ителгән, дип әйтелә.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәлен яңа коярга кирәк дип белдерде. Ул реставраторларга нигезләнеп сөйләде.
"Без элеккеге документларны да ачып карадык, алдан ук бу һәйкәл чуеннан түгел, бронздан булырга тиеш булган. Бу каррозиягә каршы торган тимер, нык ул. Мондый масштбалы һөйкәлләр, чыннан да, бронздан коелган. Салават Юлаевка яңа һәйкәл кою тәкъдиме бар. Бронздан нәкъ шундый һәйкәл коелачак һәм үзенең урынына утыртылачак. Искесе белән нишләргә? Бу һәйкәл — мәдәни мирас объекты, ул да кире җыелачак, ул да сакланачак. Әмма ул һава торышына, җил, яңгыр, кояш тәэсиренә дучар булганлыктан аны нинди япма астына урнаштырып була. Кешеләр килеп карый ала. Шундый да вариант бар", дип сөйләде Радий Хәбиров.
Уфада яшәүче башкорт сәнгатькәре, танылган башкорт язучысы Мәрьям Буракаеваның кызы Таңсулпан Буракаева үзенең социаль челтәрләрендә сүтелгән Салават Юлаевның һәйкәлендә әледән-әле җитешсезлекләр табу һәм аны зурлап сөйләү һәйкәлне кире урынына кайтырмас өчен сәбәп буларак кулланыла ала дип фаразлый.
"Без күптән инде һәйкәлне урынына кайтармас өчен Салават Юлаев һәйкәлендә төрле җитешсезлекләр табып аны яраксыз дип табачаклар дип фаразлаган идек. Игътибар итегез: хәзер яңа һәйкәлне бронзадан коярга тәкъдим итәләр, ә искесен башка урынга, мәсәлән, Салават районына илтеп куярга диләр. Илтеп куячаклар, анысын беренче эш итеп башкарачаклар, аннары бронзадан яңаны кояр өчен сугыш барган вакытта акча юк дип киләчәккә калдырачаклар. Әмма ул якты киләчәк булмаячак.
Нишләргә? Яңа бронзадан коелган Салават Юлаев һәйкәле урынына урнаштырылмыйча искесен беркая да җибәрмәүне таләп итәргә кирәк. Башта Уфада урнаштырсыннар, аннары искесен алып китсеннәр", дип язган Таңсулпан Буракаева.
Социаль челтәрләрдә Салават Юлаевка яңа һәйкәл кою тәкъдиме тискәре бәяләнде.
"Башта зур шау-шу куптарып, тамаша ясап һәйкәлне реставрациягә алып киттеләр. Ә хәзер һәйкәлне рәткә китереп булмый дип таныйлар. Шуңа, туганкайлар, менә сезгә яңа әвеш-тәвеш китереп коелган һәйкәл! Әле тагын ике тапкырга бәләкәй дә булачак әле яңасы. Әмма безгә аны һәйкәл шундый ук зурлыкта дип шыттырачаклар. Черниковкадагы фонтан тарихы кебек булачак!", дип язган Instsgram-да Уфадан кулланучы.
Башка фикерләрнең эчтәлекләре мондыйрак:
"Димәк Салават архив фотоларында гына кала".
"Яңа коелган һәйкәлне нәкъ шундый итеп ясый алмаячаклар. Салават баш имәс каһарман булды, шуңа халык хәтерендә генә калачак".
"Акчаны кая куярга белмисезме? Буягыз да кире урынына илтеп куыгыз!"
"Салават Юлаевны башка күрмәячәкбез дигән сүз бу".
"Юкка гына сүтеп алып киттегез, һәйкәл менә дигән итеп тора иде әле".
"Элеккесен кайтарыгыз! Безгә яңасы, җансызы кирәкми!"
"Әлбәттә, яңа һәйкәлне коярга кирәк. Күп акча юуның менә дигән ысулы!"
"Шулай итеп югаллтык каһарманыбызны!"
Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү кирәклеге турында сөйләшүләр Башкортстанда инде ким дигәндә биш еллап барды. Медиа язуынча, әле 2019 елны ук Башкортстан республикасы мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе ("Башкультнаследие") хезмәткәрләре һәйкәлне тикшергәч аның начар хәлдә булуын әйткән.
Шул ук вакытта "Пруфы" басмасы 2017 елда Уфа шәһәренең элекке мэры Ирек Ялаловның сүзләрен искә төшерде. "Хәзерге халәтендә әлеге һәйкәл ким дигәндә тагын йөз ел тора алачак" дигән иде ул.
Төзекләндерү проекты авторы Наилә Майорова дүрт ел элек әйтүенчә, һәйкәлнең торышын тикшерү 1997, 2003, 2004, 2019 һәм 2020 елларда башкарылган.
2025 елда һәйкәл сүтелде. Һәйкәлнең үзен торгызу, аерым алганда эчке каркасны алыштыру, ярыкларны бетерү, каррозиягә каршы эшкәртү һәм югалган элементларны сәнгати яктан яңадан торгызу кебек эшләрне үз эченә алган төзекләндерү эшләре 2025 елның октябреннән 2027 елның апреленә кадәр узачак. Шуннан, ягъни 2027 елның сентябренә кадәр җирлекне матурлау һәм нигезне ныгыту эшләре эшләнәчәк.
Танатаналы ачылыш 2027 елның 11 октябренә, һәйкәлнең 60 еллыгына планлаштырыла.
Башкорт активистлары, мәдәният әһелләре Салават Юлаев һәйкәле кире урынына куелмас дип сүтү хәбәрләре тарала башлагач ук борчылуын белдерде.
Тумышы белән Оренбурдан булган, Русия Украинага каршы сугыш башлагач Германиягә китеп сәяси сыену сораган тарихчы, башкорт активисты Илшат Киньябаев Азатлыкка әйтүенчә, хакимиятләр халык каршылыгын "җиңеп" һәйкәлне сүтә икән, димәк аны кире урынына кайтарырга ниятләми.
"Аңлашыла бит инде, мондый зур чуен һәйкәлне сүтеп алып төзекләндергәндә аның җимерелү куркынычы күпкә зуррак. Шуңа күрә мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия мондый объектлар, кагыйдә буларак, урынында төзекләндерелә", ди ул.
Киньябаев әйтүенчә, башкорт халкының милли каһарманы, Мәскәү баскынчыларына каршы көрәшкән шәхес һәйкәле, Кремльнең башкортларны тулысынча урыслаштыру сәясәтенә киртә булып торуы сер түгел.
Мондыйрак фикерләрне читтәге башкортлар гына түгел, Тасулпан Буракаева кебек Башкортстанның үзендә яшәүчеләр дә әйтте.
Чөнки аңа кадәр, 2021 елда Петербур университеты алдыннан Башкортстан республикасына нигез салган Зәки Вәлиди бюсты алып куелды. Шул ук елны Вәлидинең Сибайдагы һәйкәлен дә төзекләндерәбез дип урыныннан алдылар. Ә 2023 елда һәйкәл торган постаментны җимереп ташлаулары хәбәр ителде. Башкорт активистлары республика башлыгы Радий Хәбировтан Уфада Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итте, ә ул исә үзенең матбугат вәкиле аша "мин сезгә берни вәгъдә итмәдем, һәм берни эшләмәячәкмен" дип җавап бирде. 2024 елда Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Хәбировтан Зәки Вәлидинең Башкортстандагы һәм Петербурдагы һәйкәлләрен кайтаруны таләп итте.
Белешмә: Салават Юлаев һәйкәле
Салават Юлаев һәйкәле — Уфа шәһәрендә 1967 елда куелган. Халык шагыйре, 1773-1775 еллардагы крестьян сугышы батыры Салават Юлаевка (1754-1800) багышланган сын әсәре.
Автор-сынчысы — Сосланбәк Тавасиев, СССР дәүләт премиясе, Сәнгать академиясенең Алтын медале иясе. Мигъмары (архитекторы) — Исмәгыйль Гайнетдинов.
Уфаның көньягында Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган. Русиядә иң зур атлы һәйкәл санала. Биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна.
Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исәбенә кертелгән, сурәте Башкортстан гербына төшерелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум