8 май көнне Лаеш шәһәрендә Русиянең Украинага каршы баскын сугышында һәлак булучыларга һәйкәл-мемориал ачылды. Бу хакта Лаеш районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бу – Татарстанда Украина сугышында катнашучыларга багышланган беренче зур мемориаль һәйкәл, дип яза Бизнес-Онлайн. Моңа кадәр республикада күбрәк кечерәк мемориаль формалар гына ачылган иде: Тәтештә стела, Биектауда мемориал, Чаллыда белән Базарлы Матакта истәлек тактасы.
Һәйкәл "Сокровенное" хәйрия фонды акчаларына төзелгән диелә. Гомум эшләр бәясе – 4,17 миллион сум.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов ачылыш тантанасында сугышта һәлак булучылар гомерләрен "тыныч күк йөзе" өчен бирүләрен әйткән. Чынлыкта, Русия Украинага каршы сугышны үзе башлады.
Мемориалда сугышта Лаеш районыннан үлгән 195 кеше исемнәре язылган. Азатлык Радиосының Сугышта үлүчеләр хисабында Лаеш районыннан 133 һәлак булган сугышчы турында билгеле. Бу Азатлык күп тапкыр язган тезисны дәлилли: чынлыкта үлемнәр саны күпкә күбрәк.
Азатлык Радиосы сугышта үлүчеләр исемлеген ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми.
Шул ук вакытта, Лаеш һәйкәлендә районнан барлык үлүчеләр исемнәре язылган дип тә хәбәр ителми. Димәк, бу сан да зуррак булырга мөмкин.
Азатлык Радиосы бу мемориалда язылган исемнәрне өйрәнеп, яңа исемнәрне шулай ук үз хисабына өстәячәк.
- Татарстан рәсмиләре Русиянең Украинага каршы сугышта актив катнаша: сугышка ихтиярилары күпләп җәлеп итә, һуманитар ярдәм күрсәтә, сугышны аклау пропагандасын алып бара.
- Азатлык Радиосы исәпләвенчә, республикадан сугышта кимендә 8665 хәрби һәлак булган. Бу без ачык чыганаклардан тапкан кешеләр генә, хакимият чын югалту саннарын яшерә, чын саннар күпкә югарырак булырга мөмкин.
- Республикадан сугышта үлүчеләрнең урта яше якынча элекке күрсәткечтә тора: 39,17. Иң күп үлүчеләр – нәкъ урта яшьтәге, җиң сызганып эш эшли алырлык ирләр, гаилә башлыклары.
- Быел гыйнвар башында Татарстан хакимияте Украинага каршы сугышка контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләвен 400 мең сумнан 2,5 млн сумга кадәр арттырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум