Тбилисида яшәүче сәяси мөһаҗир, Идел-Урал төбәгендәге хәлләрне яктыртучы журналист, блогер Эльвина Шәрифуллина 10 майда "Каршылык күрсәтүче Идел-Урал: төбәктә урам җыеннары ничек үзгәрде" дип исемләнгән онлайн лекция уздырды. Чараны Украинадагы баскын сугышка каршы, Русиядәге сәяси тоткыннар турында сөйләүче һәм аларга ярдәм итүче "Walls Will Fall" ("Диварлар җимерелә") медиапроекты оештырды. Лекция донатлар хисабына уздырылды. Җыелга акча Баймак эше нигезендә хөкем итүчеләргә китәчәк. Шәрифуллина сүзләренчә, бер өлеше төрмәдә утыручыларга "посылка"ларга тотылачак, бер өлеше төрмәдә микроинсульт кичергән Айнур Кәримовка, калган өлеше Руслан Гыйззәтуллинның балаларына җибәреләчәк. Алар икесе дә сәяси тоткын дип танылган.
Барлыгы 25 140 мең сум җыелган.
Эльвина Шәрифуллина Азатлыкка әйтүенчә, лекциядә катнашуның төгәл бәясе булмаган, кем тели шулкадәр акча түләп кергән, тыңлаган.
— Минем өчен бу — беренче тәҗрибә. Ниләр беләм, ниләр хис итәм, Татарстан, Башкортстан, Чуашстандагы хәлләр турында, андагы кешеләр, яшәеш хакында — барысын да сөйләдем. Әмма барыбер күпчелек сораулар Баймактагы хәлләр турында булды һәм лекцияне тыңлаучылар каршылык чарасына чыккан кешеләр кайда, якыннары ничек яши, ничек кичерә бу хөкем карарларын дип кызыксынды. Катнашучылар төрле иде, башлыча алар чит илләрдә яшәүчеләр һәм нигездә татар һәм башкортлар түгел. Бу тагын да мөһимрәк һәм кадерлерәк, Идел-Уралдагы сәяси каршылык, андагы сәяси тоткыннар хакында без беләбез, алар хакында башкаларга җиткерү мөһим. Русия Мәскәү яки Питербур белән генә чикләнми.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 80гә якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
- 2024–2025 елларда беренче инстанция мәхкәмәләре Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем итте. Аларның 66сына, апелляция шикаятьләре каралганнан соң, 3 ел да 3 айдан 7,5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
- Хөкем ителгәннәрнең берсенә — Минзия Әдһәмовага мәхкәмә җәзаны үтәүне (дүрт ел иректән мәхрүм итүне) балаларына 14 яшь тулганчы кичектергән. Баймак вакыйгаларында катнашкан тагын бер хатын-кызны (аның исеме аталмый) мәхкәмә "массакүләм тәртипсезлекләргә чакыру"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе 3нче өлеше) гаепле дип танып, психиатрда мәҗбүри амбулатор дәвалануга хөкем иткән.
- "Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" хокук яклау проекты мәгълүматларына караганда, 2026 елның гыйнварына "Баймак эше"ндә хөкем ителгән 64 кеше сәяси тоткын дип танылган. Хокук яклаучылар фикеренчә, әлеге эш нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең күпчелеге сәяси мотивлар аркасында җаваплылыкка тартылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум