Быел Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерү дәвам итәчәк. Корылмада нигезләрне ныгытачаклар һәм кирпеч өемен торгызачаклар, дип хәбәр итте "Бизнес Онлайн" Татарстанның мәдәни мирас корылмаларын саклау комитетына сылтанып.
Комплекслы төзекләндерү шулай ук түшәмнәрне һәм баскычларны ныгытуны, агачтан ясалган конструкциләрне уттан һәм биологик зарарланудан саклауны күздә тота. Төп игътибар манараның тарихи кыяфәтенә биреләчәк. Биредә оригинал тәрәзә һәм ишек элементларын торгызачаклар, югалган шакмаклы рәшәткәләрне һәм XVIII гасырга караган тимердән коелган бизәкләрне яңадан ясаячаклар.
Моннан тыш, яруслы түбәләрен һәм парапетларны бакыр белән тышларга ниятлиләр. Манара түбәсендәге мәшһүр ярымай да төзекләнлереләчәк. Бу эшләргә барлыгы 130 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Манараны төзекләндерү 2022 елда ук башланган иде. Ул вакытта белгечләр корылманы комплекслы тикшерде, кирпеч өеменең һәм нигезләрнең торышын өйрәнде, инженер эшләре үткәрде.
2024 елда монда гидроизоляция эшләре башкарылды, куркыныч ярыклар ныгытылды, фасад чистартылды һәм зыян күргән кирпеч өлешләре торгызылды.
- Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.
- XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.
- 2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум