Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2036 елга кадәр телләр үсеше програмының яңа редакциясе расланды

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Документ федераль стратегик документларга туры китерелгән.

Татарстанда 2036 елга кадәр республиканың дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмының яңа редакциясе расланды. Карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Бизнес-Онлайн язуынча, документта татар һәм урыс телләренә ярдәм чаралары сакланып калган, шул ук вакытта гомумрусия үзбилгеләнүне (идентичность) ныгытуга, традицион кыйммәтләргә һәм милләтара татулыкка игътибар арткан.

Програм яңа федераль стратегик документларга туры китерелгән. Карарда билгеләнгәнчә, Татарстан халыклары телләрен үстерү мәдәни мирасны саклау белән генә чикләнмәскә тиеш, ә гражданлык бердәмлеген ныгытуга, милләтара татулыкны арттыруга һәм патриотик тәрбиягә дә хезмәт итәргә бурычлы.

Програмда татар теле — үстерелергә тиешле тел буларак күрсәтелә. Аны дәүләт теле һәм туган тел буларак куллануны киңәйтү, мәктәпләрдә укыту, татар телендә белем алу мөмкинлекләре булдыру, Татарстаннан читтә дә үстерү, фәндә татар телен куллануны саклау, китаплар чыгырау, интернетта татар телен популярлаштыру, IT-инструментлар булдыру турында сүз бара.

"Дәүләт тел сәясәте принципларына ярашлы рәвештә, урыс телен Русия Федерациясенең дәүләт теле, туган тел һәм милләтара аралашу теле буларак саклау һәм куллануны тәэмин итү юнәлешендә эш алып барыла. Шулай ук татар телен Татарстанның дәүләт теле һәм туган тел буларак саклау, өйрәнү һәм үстерү, ике дәүләт теленең дә тиешенчә эшләвен тәэмин итү мөһим бурыч булып тора", диелә програмда.

Документта 2030 елга хакимият халыкның тел ихтыяҗларын канәгатьләндерү дәрәҗәсен кимендә 80 процентка җиткерү ниятләнә. Урам күрсәткечләренең дәүләт телләрендә булу өлешен 90 процентка җиткерү карала.

Програмга күпме акча тотылачагы әйтелми. Програмның элекке редакциясендә (2023-2030 ел) 1 миллиард сумнан артык акча бүленгән иде. 2014-2022 еллар програмында да 1 млрд сум акча каралды. Еллар дәвамында телләр үсеше програмының бюджеты арттырылмады.

Хәтта 2023 елда Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмы ниятләнгәннән 12,5 процентка әзрәк финансланган иде.

2022 елда Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмына каралган финанслар 20 процентка кимегәнен язган идек.

2020 елда пандемия сәбәпле програмның финанслануы шулай ук киметелде. 123,6 млн сум урынына 61,5 млн гына бирелде.

Бары тик 2021 елны гына Татарстан халыклары телләрен үстерүгә һәм республикада телләр күптөрлелеген саклауга өстәмә 150 млн сум биреләчәге һәм ул грантлар рәвешендә таратылачагы әйтелде.

  • Соңгы елда Русиядә милли телләргә басым янә көчәйде. Узган ел июльдә Русия президенты Владимир Путин дәүләт тел сәясәтенең нигезләрен раслау турында фәрман имзалады. Әлеге документ урыс телен, Русия республикаларының дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук урыс телен дөньяда алга этәрү максатын күздә тота. Документта иң зур урын урыс теленә бирелгән. Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG