Украинаның дрон һөҗүмнәреннән соң АЗСларда бензинны бер машинага 20 литрдан артык бирмиләр.
Татарстанда рәсми төстә ягулык сатуга чикләүләр кертелде. Бу узган атнада Украина дроннарының Түбән Камадагы ТАНЕКО нефть эшкәртү ширкәтенә ясалган һөҗүменә бәйле. Рәсмиләр чикләүләрне "ясалма ыгы-зыгы" булдырмас өчен эшләнде дип кенә аңлатты.
12 июньдә Түбән Камага Украина дроннары һөҗүме булды. Бер дрон торак йортка бәрелде. Шулай ук һөҗүмнәр "Татнефть" ширкәтенең ТАНЕКО — Түбән Камада урнашкан заманча югары технологияле нефть эшкәртү заводы. Ул "Татнефть" ширкәтенеке. Бу комплекс елына 16,2 миллион тонна нефть эшкәртә ала. Русиядәге иң нәтиҗәле нефть эшкәртү заводларының берсе санала. 2024 елда ТАНЕКО корылмасына дрон төшүе әйтелгән иде. нефть эшкәртү заводына булды.
Шуннан соң Татарстан ягулык станцияләрендә зур чиратлар хасил булды.
Социаль челтәрләрдә машина йөртүчеләрнең чиратта торулары турында видеолар таралды.
Чиратлар башта Түбән Кама, Әлмәт, Чаллыда булды. Бу вакытта казаннар өстәмә канистраларга салырга ашыкты.
"Чынлап әйтәм, мин хафалана башладым. Бәлки кискен әйтәмдер, ләкин кайда соң ул бар да контрольдә дигәннәре?" дип язды alsurieltorkazan.
Азнакайда, мәсәлән, кайбер ягулык станцияләре ябылып торды, дип язды luiza_mazitowa.
Кайбер станцияләрдә дизель ягулыгы сатылмый башлады.
"Хәерле көн дип әйтәсе килә, ләкин (хәлләр) көннән-көн начаралана гына бара. Безнең станциядә бертөрле дә солярка юк. Бензин һәр машинага бары 20 литр гына бирелә. Кая тәрәрибез? Болай беркайчан булганы юк иде", дип язды блогер Айза. Аның видеосын башка каналлар да таратты.
Казанның үзендә дә дизель кытлыгы килеп чыкты дип яздылар. Ягулык станциясендә эшләүче бер хезмәткәр дизель бары ашыгыч ярдәм хезмәте һәм башка хезмәтләр өчен генә бар дип сөйли.
13 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада ягулык кытлыгы мәсьәләсен шәрехләде һәм республикада ягулыкка чикләүләр кертелгәне хакында хәбәр итте. Моны ул "ясалма ыгы-зыгы булдырмас һәм тотрыклы вазгыятьне саклау өчен" эшләнә дип аңлатты. Әмма рәсмиләр моны дроннар һөҗүме белән бәйләмәде.
Казан арты районнарының берсендә яшәүче Азатлыкка сөйләвенчә, хәзер (14 июньдә) станцияләрдә чиратлар күренми. Зур ажиотаж 12 һәм 13 июньдә булган. Бер машина йә 20 литр бензин, йә 40 литр дизель агызып алала.
Хәзер бәяләр дә үсте
— АЗСта эшләүче танышым белән сөйләштем. Кеше төнлә дә күп иде диде. 20 литр бензин ул аз. Шуңа кешеләр заправка саен барып машинасын тутыра, йә ике тапкыр килә. Халык борчыла. Әле бу хәлгә ышанып та бетми. Хәзер бәяләр дә үсте. Аннары АЗСларда ташламалар да бетерелде, —дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, халык ягулыкка кытлык булуның сәбәбен яхшы аңлый. Үзара сөйләшкәндә бар да ТАНЕКОга һөҗүм булган дип әйтә, диде ул.
Азатлык Татарстанның бер районында яшәүче авыл кешесе белән сөйләште.
Мин гомердә болай булыр дип уйламаган идем
— Иң авыры авыл кешесенә, чөнки без район үзәгенә барып ягулык алабыз. Шәһәрдә бер АЗСта бензин тапмасаң икенчесе килеп чыга. Авылларда хәл бөтенләй башка. Шуңа без махсус район үзәгенә барып, башта бер станциягә, аннан икенчесенә, кирәк икән өченчесенә барып ягулык алып кайтабыз. Мин гомердә болай булыр дип уйламаган идем, — дип гаҗәпләнде ул.
Русиянең башка төбәкләрендә урнашкан "Татнефть" станцияләрендә дә чикләүләр кертелде. Оренбур, Мәскәү өлкәсендә шулай ук бер машинага 20 литр бензин бирү генә каралган. Ульянда, Самарда АЗСлар ябылган диелде.
Шул ук вакытта бензинга бәяләр котырып үсә башлады. samira___like язуынча, Irbis станциясендә 95ле бензин 80 сумга җиткән. Моңа кадәр ул 70 сумга да җитмәгән.
Ягулыкка бәяләр июнь башыннан күтәрелә башлаган иде. Ул вакытта Татарстанда АИ-95 бензине 2,15%-ка үсеп 67,80 сумга җитте. АИ-92 — 0,65%-ка, дизель — 1,14%-ка артты.
- Украина корллы көчләре Русиядәге стратегик ширкәтләргә даими рәвештә һөҗүм итеп тора. Бу Русиянең Украинага ясалган һөҗүмнәренә җавап итеп эшләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум