Бүген Татарстанда, Чаллы шәһәрендә август киңәшмәсе узды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин узган уку елына хисап бирде. Аның хисабына күрә, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында "туган тел" фәнен сайлаучылар саны арткан. Быел туган телдән Бердәм республика имтиханын (БРИ) бирүчеләр саны республика буенча 79 укучы булган. Узган ел 32 кеше тапшырган. Татар теленнән БРИны бирүчеләрнең иң күбе —Казаннан. Башкаланың 58 укучысы татар теленнән БРИны тапшырган.
Министрлыкның хисапларына күрә, "Туган тел" буенча Бердәм республика имтиханын тугызынчы сыйныф укучылары да күбрәк сайлый башлаган. Быел аны 5 835 кеше тапшырган. Узган ел белән чагыштырганда күрсәткеч әллә ни үзгәрмәгән: 2024-25 уку елында имтиханны 5 802 бала тапшырган. Ә 2023-24 уку елында татар теленнән имтиханны 4 051 кеше биргән.
"Туган тел" фәне БДИ системына керми. Бу республика эчендә генә тапшырыла торган имтихан. Ул татар белгечлеге буенча белем эстәргә теләүчеләр өчен генә калдырылды. Татар теленән БРИ нәтиҗәләре белән КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтындагы татар теле һәм инглиз теле белгечлегенә үтеп була. Шулай ук татар теленнән БРИ күрсәткечләре журналистика һөнәре буенча укырга керергә теләүчеләр өчен мөһим.
Ни өчен Казанда татар теленнән имтиханны бирүчеләр саны арткан дигән сорауга, мәгариф өлкәсендәге белгечләр Азатлыкка "бу — беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укытучыларның хезмәте, тырышлыгы", дип аңлатты. "Димәк алар максатчан тырышыбрак эшли", ди алар.
2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
2023 һәм 2024 елларда 11 сыйныфтан соң татар телен 8шәр укучы сайлады.
2025 елда — 34. 9нчы сыйныфта узган ел туган телне сайлап алучылар саны 5 793 булган, аларның күпчелеге — якынча 5,6 мең укучы — татар телен сайлады. Шулай ук 110 укучы чуаш телен, 53 — удмурт, 34 — мари телен сайлады. Казанда татар әдәбиятыннан 9нчы сыйныфта бер генә укучы тапшырачак.
2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум